Иж-Бубый авылы тарихы музее

Викибирелмәләрнең буш элементы

Иж-Бубый авылы тарихы музее (рус. Музей истории села Иж-Бобья) — Татарстанның Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). 2011 елдан Әгерҗе районы мәдәни мирас һәм тарих музее филиалы. Иж-Бубый авылы тарихы һәм 17811911 елларда авылда эшләгән Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихы белән таныштыра.
Координатлары:?56.469003° т. к.. 52.995914° кч.оз. (G) (O) (Я).

Иж-Бубый авылы тарихы музее
Нигезләү датасы 1989
Урын 422202 ТР, Әгерҗе районы, Иж-Бубый, Үзәк ур.,30.
Директор Гөлнас Фелис кызы Җәмитова
Сайт Музей сайты

Тарих үзгәртү

 
Музей бинасы (Бубилар йорты) ремонтка кадәр

Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбендә[1] мәдрәсәгә багышланган музей 1989 елның 25 маенда ветеран укытучы Рәмзия Арслан кызы Хәлиуллина, мәктәп директоры (соңрак «Бубыйлар мирасы» (Наследие Буби) фондының башкаручы директоры) Раиф Мөхәммәтҗан улы Гәрәев тырышлыгы белән ачыла. Математика укытучысы Р. А. Хәлиуллина — Иж-Бубый авылы тарихы, бигрәк тә Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихы буенча эзләнү эшләре алып барган шәхес. Әгерҗедә туып, балачагында Иж-Бубый авылында яшәгән, шунда тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаган Советлар Берлеге Каһарманы хәрби диңгезче Асаф Котдус улы Габдерахманов (19182000) Акъярдан кунакка кайткач, музей өчен мәктәп тарихы турында мәгълүматлар белән документлар тапшыра[2]. 1999 елда музейга «мәктәп музее» исеме бирелә. Берара вакытлыча музей мәчет бинасында урнашып тора[3].

Экспонатлар үзгәртү

Музей экспонатларын җыю берничә этаптан тора. XX гасыр уртасында башланган беренче этапта этнография, нумизматика тупланмалары, вакыйгаларда катнашучыларның истәлекләре туплана. Әлеге эшне Иж-Бубый мәктәбе тарих укытучысы Илһамия Аппакова оештыра. Авылдан чыккан күренекле шәхесләр (авыл хуҗалыгы эшчәннәре, санаторий хезмәткәрләре, Вадандашлар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучылар) турында мәгълүмат җыела бара.

1989 елда Иж-Бубый мәктәбенең яңа бинасында музей ачу тантанасы була. Музей бүлмәсендә даими экспозицияләр булдырыла, экскурсоводлар билгеләнә.

1991 елның маенда Бубый мәдрәсәсенең 210 еллык юбилее үткәрелә[4]. Тантанага килгән галимнәр Азадә-Айшә Рорлих (АКШ), Раиф Мәрданов, Диләрә Тумашева, Гөлнара Газизова (барысы да - Казан), кунаклар - мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләренең нәселе – Габдулла Бубиның кызы Ситдыйка Бубинская (Санкт-Петербург), Аидә Тайсина (Казан), Мәдинә Рәхимкулова (Ырынбур) һ. б. музейга ярдәм күрсәтә.

Өченче этапта булачак музей — бертуган Бубилар йортында ремонт эшләре тәмамлангач (йорт республика «Мирас» программасына кертелеп, 4 млн сум акча бүлеп бирелгән)[5], Иж-Бубый мәктәп музееннан аерылып, аерым музей буларак, «Иж-Бубый авылы тарихы музее» булып эшли башлый. Әгерҗе районы башкарма комитетының 2011 елның 19 гыйнварындагы 11нче санлы карары белән Иж-бубый авылы тарихы музее «Әгерҗе районы мәдәни мирас һәм тарих музее» муниципаль бюджет мәдәни учреждениесенә филиал итеп кертелә.

Экспозиция бүлекләре: «Мәгърифәт учагы каһарманнары», «Мәдрәсә мөгаллимнәре», «Совет чоры мәктәбе - тарих битләрендә (1917-1989 еллар)», «Үткәннәребезгә тугры калып, заман белән бергә атлыйбыз (1990-2011 еллар)», «Дәреслекләр һәм китаплар», «Онытылмас очрашулар», «Бубыйлар кабызган якты учак ялкынланып яна бүген дә....», «Сугышчан Дан экспозициясе».

Музейның гомуми мәйданы 18 кв. м.

Әдәбият үзгәртү

  1. Бертуган Бубилар hәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль жыентык. Казан: «Рухият», 1999.
  2. История населенных пунктов Агрызского района. Казань: «Тамга», 2003.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү