Хоккей

(Һоккей битеннән юнәлтелде)

Хокке́й (ингл. hockey) — такымлы уен төрләренең бер вәкиле. Уенда ике такым каты, түгәрәк тупны яки алканы көндәш такымның капкасына кәшәкә ярдәмендә кертергә тиеш. Һәрбер такымда капканы туптан яки алкадан саклап торган капкачы була.

Алкалы хоккей

«Хоккей» сүзенең мәгънәсе үзгәртү

Бу хакта төрле фикерләр бар. Ләкин иң билгелеләре — Британия һәм Канада версияләре.

Британия версиясе үзгәртү

Британия чыганаклары «хоккей» терминының килеп чыгышын «хауки» яки «хоки» сүзе белән бәйли. Урта гасырларда Англия графлыкларының күбесендә уңыш җыю бәйрәмнәре нәкъ шулай аталган. Әлеге бәйрәмнәрдә үткәрелгән уенның максаты тупны кәкре таяклар белән көндәшләр зонасына кертү булган. Шунысы кызык: бүгенге көндә дә АКШның көньяк штаты эшчеләре хокки — җир сөрү өчен җайлаштырылган чапкыга охшаш инструмент кулланалар.

Канада версиясе үзгәртү

Канадалылар исә бу мәсьәләгә карата башка ике төрле карашта торалар. Шуларның беренчесе буенча, «хоккей» сүзе мохауклар теленнән алынган. Кай-чандыр алар чирәмдә шуңа охшаш уен уйнаганнар. Ул «хогий» дип аталган һәм «авырта» дигән мәгънәне белдергән. Баксаң, бу уенда җиңелгән як җәзалауга дучар булган икән. Канадада кабул ителгән версияләрнең икенчесе гадирәк һәм күпләргә таныш. Ул «хоккей» сүзенең килеп чыгышын «көтүченең кәкре башлы таягы» дигән мәгънәне аңлаткан борынгы француз сүзе «хокэ»га кайтарып калдыра.

Чаналарда хоккей яки хоккей-бозда команда спорт уены, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен алкалы хоккей аналогы. Уен ике команданың махсус чаналарына каршы тора, алар алканы кәшәкәләр белән тапшырып, көндәшләренең капкасына иң күп тапкыр керттерергә һәм үзләренекенә кертмәскә тырыша. Көндәш капкасына иң күп алкалар керткән команда җиңә. Следж-хоккей кышкы Паралимпия уеннары программасына керә.[1]

Хоккейның төрләре үзгәртү

  • Инлайн-хоккей — роликлы тимераякларда уйналучы хоккейның алкалы хоккейга охшаш төре.
  • Туплы мини-хоккей (ринк-бенди) — шайбалы хоккей мәйданчыгында уйнала торган туплы хоккей.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чанада Хоккей.

Шулай ук карагыз үзгәртү