Юрий Андропов

совет дәүләт һәм сәячи эшлекчесе, СБКФ ҮК генерал сәркатибе, ССРБ Югары Советы Президиумы рәисе
(Ю. В. Андропов битеннән юнәлтелде)

Юрий Андропов (1914 елның 15 июнендә Россия империясе Ставрополь гөбөрнәсе — 1984 елның 9 феврале, Мәскәү) — сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе.[1] — 1982—1984 елларда ССРБ җитәкчесе, СБКФ ҮК Генераль секретаре.

Юрий Андропов
Туган телдә исем Юрий Владимирович Андропов
Туган 2 июнь 1914(1914-06-02)
Нагутск станциясе, Ставрополь губерниясе, Россия империясе
Үлгән 9 февраль 1984(1984-02-09) (69 яшь)
Мәскәү, РСФСР
Үлем сәбәбе бөер эшчәнлегенең җитешсезлеге
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Яшәгән урын Кутузов проспекты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы  Россия империясе
РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Рыбинск елга укуханәсе[d], СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d] һәм Петрозаводск дәүләт университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет 1) Нина Ивановна Енгалычева
2) Татьяна Филипповна Лебедева
Балалар беренче никахтан
улы: Владимир
кызы: Евгения
икенче никахтан
улы: Игорь
кызы: Ирина
Ата-ана
  • Владимир Константинович Андропов (әти)
  • Евгения Карловна Флеккенштейн (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены
Хәрби дәрәҗә әрме янаралы[d]

 Юрий Андропов Викиҗыентыкта

СБКФ ҮКның идеология буенча секретаре (1982). ССРБ Югары Советы 3нче һәм 6-10нчы чакырылыш депутаты[2] ССРБ дәүләт иминлеге Комитеты Рәисе (1967—1982). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1974).

1954—1957 елларда Андропов Венгриядә ССРБ һәм Россия илчесе булып эшли, 1956 елгы Венгр күтәрелешен бастыруда катнаша.

1967 елның 10 маенда ССРБ дәүләт иминлеге Комитеты рәисе итеп тәгаенләнә. Андропов чорында совет дәүләт иминлек органнары антисовет эшмәкәрлегенә һәм башкаса фикер йөртүче диссидентларга каршы сталинча катъгый алымнарны кулланмаган.

Л. И. Брежневның сәламәтлеге начарайган саен, Юрий Андропов чит ил эшләре министры Андрей Громыко һәм оборона министры Дмитрий Устинов белән ССРБ сәячәтен билгели башлыйлар.

1982 елның 10 ноябрендә Л. И. Брежневның вафатыннан соң, 1982 елның 12 ноябреннән Юрий Андропов аны КПСС ҮК Генераль секретаре вазыйфасында алмаштыра, Советлар Союзының рәсми лидеры була. Аз гына эшләү (15 ай) вакытында Андропов партия-дәүләт аппаратының коррупциясен бетерүгә, социалистик системаның икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән берничә чара күрде. Коммунистик партиянең кайбер җитәкчеләренә карата җинаять эшләре кузгатылды, тикшерү башланды. «Эш вакыты — эштә!» девизе белән эш калдыруларга каршы көрәш башланды.

1984 елның 9 февралендә Андропов бөер авыруыннан вафат була.

Чыгышы үзгәртү

 
Ю. В. Андроповның туу турында таныклыгы күчермәсе. 1932 елның 17 марты

Андроповның чыгышы турында мәгълумат яшерен һәм буталчык (аның әнисе совет разведчигы булган)[3].

Владимир Константинович Андропов (? — 1919) — үги әтисе, тимер юл эшчесе, инженер[4]. Телеграфист. 1919 елда тифтан вафат була[5].

Андроповның әнисе, музыка укытучысы Евгения Карловна Флекенштейн[6], бай яһүд гаиләсе,[5][7][8][9] — Финляндия кешеләре, «Ювелир әйберләр» магазине тотучылар[10] Карл Францевич Флекенштейн[6] һәм Евдокия Михайловна Флекенштейн[6] кызлыкка алып, карап үстерә. Евдокия Михайловнаның кызы, Андроповның әнисе, 17 яшеннән кызлар гимназиясендә музыка укыта[6].

Белеме үзгәртү

  • Моздок 7еллык тимер юл фабрика-завод мәктәбе (хәзер Ю. В. Андропов исемендәге 108нче урта мәктәп).
  • В. И. Калашников исемендәге Рыбинский елга техникумы.
  • СБКФ ҮК карамагындагы Югары партия мәктәбе (1947).
  • Петрозаводский Карел-Фин дәүләт университеты 1946—1951 елларда (Мәскәүгә эшкә күчерелә һәм укуын калдыра)[11].

Карел-Фин АССРында эшләгән һәм яшерен оешма төзегән елларда Ю. В. Андропов фин телен өйрәнә язык, инглиз телендә иркен аралашырга, Венгриядә венгр телен өйрәнә[12].

Биографиясе үзгәртү

 
Комсомол билете № 4411236, 1939 ел

Беренче үги әтисе үлгәннән соң, Юрий әнисе белән Моздок шәһәренә күченә һәм 1932 елга кадәр анда яши. 7 класс тәмамый. Идел буйлап матрос булып йөри. 1932 елда В. И. Калашников исем ендәге Рыбинск елга техникумына укырга керә[13], 1936 елдан комсомол эшендә.

Өйләнә. Владимир һәм Евгения исемле балалары туа.

Отто Куусинен, ВКП(б)ның күренекле эшлечесе, аның карьера үсешендә күп ярдәм күрсәтә.

Рыбинскта, Ярославль өлкәсендә комсомол бүлек мөдире. 1938 елның декабреннән ВЛКСМның Ярославль өлкә комитетының беренче секретаре. 1939 елда Рыбинск һәм Углич гидроүзәкләрен төзергә өлкәдән 7 мең комсомолны юнәлткәне өчен, 1944 елны Ҡызыл Хезмәт Байрагы ордены бирелә[14].

Карел-Фин ССРында (1940—1951 еллар) үзгәртү

 
I дәрәҗәдәге "Ватан сугышы партизанына"медале
 
Кызыл Байрак ордены

1940 елның июнендә Юрий Андропов Карел-Фин Совет Социалистик Республикасына комсомол эшенә җибәрелә[15]

1944 елның сентябреннән Ю. Андропов ВКП(б)нең Петрозаводск ҡала комитетының икенче секретаре.

Сугыш елларында яшерен кушаматы «Могикан»[15].

СБКФ ҮК һәм ССРБ Чит ил эшләре министрлыгы үзгәртү

1953 елның 15 маеннан Андропов Вячеслав Молотовның тәкъдиме белән[16] ССРБ Чт ил эшләре министрлыгына эшкә күчә. 1953 елдан Андропов 4нче Европа бүлеген (Польша, Чехословакия) җитәкли һәм скандинавия бүлегендә стажировка үтә[17].

Венгриядә илче үзгәртү

 
Партия билете № 04988079, 1955 ел

1953 елның 18 июлендә Андроповны Венгрия Халык Республикасына СССР илчесе итеп тәгаенлиләр.

Андропов антикоммунистик Венгр күтәрелешен басуда актив роль уйный. Шулай ук Янош Кадарны мәскәү төзегән венгр хөкүмәтен җиткләргә күндерә. Владимир Крючков, Андропов совет гаскәрләрен Будапештка кертү турындагы сөйләшүдән баш тартты дип хәтерли[18].

СБКФ ҮК бүлек мөдире һәм секретаре үзгәртү

 
Ю. В. Андропов, Эрих Һонеккер и Леонид Брежнев. 1967 ел.

1957—1967 елларда — Отто Куусинен җитәкчелегендә СБКФнең социалистик илләрнең коммунистик һәм жшче партияләре бәелән бәйләнеш бүлеге мөдире була. "Россия-ҡытай мөнәсәбәтләре"нә аеруча күп вакыт бүлергә тура килә[19]. СБКФнең XXII съездында (1961) тәү тапкыр ҮК әгъзасы, ә бер елдан СБКФ ҮК секретаре (23. 11. 1962 — 22. 06. 1967) итеп сайлана.

Бу чорда Андропов Брежневның көнбатыш сәясәте архитекторы була. Үзенең консультантлары белән бергә Андропов Халыкара хәүефлеген киметүгә омтылыш һәм көнбатыш белән якынаю курсын эшли.[20].

Дәүләт иминлеге Комитеты рәисе (1967—1982 еллар) үзгәртү

 
Юрий Андроповның, Дәүләт иминлеге Комитеты рәисенең танытмасы

1967 елның 18 маеннан 1982 елның 26 маена кадәр Андропов ССРБ Дәүләт иминлеге Комитеты рәисе вазыйфасын башкара. 21 июня 1967 елның 21 июненнән Политбюро әгъзалыгына кандидат, ә соңыннан Политбюро әгъзасы. Андроповның СБКФ ҮК эшләгән чордагы консультанты Шаһназаров истәлкләрендә мона нинди сыгымта ясый:

«Брежневка, әлбәттә, чит басмаларда чыккан совет сәясәтенең калкып килгән йолдызы — Андропов турында язган мәкаләләрен уҡырға биргәннәр инде, аларда Андроповның тиз арада лидер булачагын күзаллаганнар. Бу хәйләкәр һәм мәкерле генсекны сагайткан, һәм ул үзенең гадәттәгечә интриган манерасына тугъры калып, үзенә янаган көндәшен читләтү һәм отыш алуның үзенчәлекле юлын сайлый — Андроповны Дәүләт иминлек Комитетына эшкә җибәрә. Аның намуслылыгын яхшы белгәнлектән, Леонид Ильич тыныч йоклый алган: иң җаваплы участкага куя һәм, йомшартыбырак әйткәндә, читкәрәк этеп куя».[21] Андроповны кертү Брежнев өчен иң беренче тышкы сәясәтен гарантияләгән.[22] Андроповның 15 ел җитәкләгән ССРБ Иминлек Комитеты дәүләт һәм җәмгыятьнең бөтен өлкәләренә үз контролен ныгыта һәм киңәйтә. ССРБда Диссидент һәм милли хәрәкатенә каршы тору аның эшчәнлегенең бер юнәлеше булып торды[23]. Аларны чит илләргә куу, кайсының психикасы какшаган дип тану киң тарала. 1974 елда язучы Александр Солженицын ССРБнән куыла һәм гражданлыгын югата. 1980 елда академик Андрей Сахаров Түбән Новгород (Горький)га сөрелә, һәм КГБның даими контроле астында яши[24]. Архивные документы[25] Андропов аларны шәхсән үзенең күзәтүе астына ала.

1974 елда Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме, 1976 елда Андроповка армия генералы исеме бирелә.

1979 елның ахырында Андропов Афган сугышын (1979—1989) һәм Әмин сараена һөҗүмне оештыручыларның берсе була[26].

Дәүләт иминлеге Комитеты роленең көчәеүе үзгәртү

 
Ю. В. Андропов

Андропов вакытында ССРБ ССРБ Иминлек Комитеты дәүләың бөтен предприятие һәм оешмаларны күзәтү астында тотучы хезмәткәрләре куелган район бүлекчәләрен булдырган. Шәхси состав югары эш хакы алган, өстенлекләр белән файдаланган[27]. Андропов аларны каты тотса да, бөтә урыннарны контролдә тотучы бу төркем үзләренең мәнфагәтьләрен яхшы кайгырткан[27]. Кадр сәячәте партия органнары кулында булса да, ССРБ Иминлек Комитеты кысылмича бер тәгаенләү дә тормышка ашырылмаган[27].

Партия һәм дәүләт җитәкчесе үзгәртү

 
Партия билете № 00000017, 1973 ел

Л. И. Брежневның вафатыннан соң, 1982 елның 12 ноябрендә СБКФ ҮК чираттан тыш Пленумы карары белән Андропов СБКФ ҮК Генераль секретары итеп сайланды. Яңа җитәкче вазыйфада Андропов генераль секретарь аппаратын кинәт кыскарта.

Андропов җәелдергән дәүләтнең икътисади хәлен яхшырту өчен көрәш хезмәт дисциплинасын ныгъту буенча киң масштаблы кампаниядән башланды. СССР-ның кайсыбер шәһәрләрендә көч органнары күргән чаралар 1980-че елларда халыкка гадәттән тыш кебек тоелды. Мәсәлән, Ленинградта һ. б. шәһәрләрдә эш сәгатьләрендә кинотеатрларда, эре универмагларда һ. б. кеше күп йөргән урыннарда, эштән киткән кешеләрне белергә тырышыу максатында, милиция камаулары, халыкның документларын тикшерүләр оештырыла.[28].

Шуның белән беррәттән коррупция турындагы шау-шу куптарган эшләргә юл ачылды, хезмәтсез керемнәр, спекуляция белән көрәш игълан ителде. Сәүдәдә явыз ниятләргә каршы көрәш зур колач алды. Мәскәү шәһәре Башкарма комитетының элеккеге сәүдә идарәсе башлыгы Трегубов, Николай Петрович судка бирелде; аның артыннан Мәскәү Башторгының 25 җаваплы хезмәткәре, Мәскәүнең Зур гастрономнары директорлары кулга алынды. Үзбәк ССРда "мамык мафия"сен тикшерү башланды; КПССның Краснодар крае комитеты беренче секретаре Медунов Сергей Федорович адресына гаепләү белдерелде. Эчке эшләр министры урынбасары Щёлоков Николай Анисимович һәм аның урынбасары Чурбанов Юрий Михайловичка карата гаепләүләр[29].

Андропов партия һәм дәүләт аппаратын, дәүләт иминлеге органнарын да кертеп, «чистарта» башлый. Ун биш ай идарә итү дәверендә ССРБнең 18 министрын алмаштыра, КПСС өлкә комитетларының 37 беренче секретаре яңадан сайлана. Андропов үзенең тарафдаштары командасын җыя башлый. Югары җитәкчелеккә төбәк эшлеклеләрен: Горбачёв Михаил Сергеевичны, Лигачёв Егор Кузьмичны, Воротников Виталий Ивановичны, Рыжков Николай Ивановичны, Чебриков Виктор Михайловичны, Алиев Гейдар Алирза оглын, Романов Григорий Васильевичны һ. б. кертә.

1983 елның башында Андропов Горбачёвка һәм Рыжковка икътисади реформаны әзерли башларга куша. СБКФ ҮКда махсус Икътисад бүлеге булдырыла һәм аның башына Н. И. Рыжков куела. Партия-дәүләт курсын эшләргә күренекле галимнар: академиклар Аганбегян, Абел Гезевич, Арбатов Георгий Аркадьевич, Заславская Татьяна Ивановна, Богомолов Олег Тимофеевич, икътисад фәннәре докторлары Абалкин Леонид Иванович, Петраков Николай Яковлевич кебек галимнарны һәм тагы башкаларны җәлеп итә[30].

Андропов 1983 елның 15 июнендәге СБКФ ҮК Пленумында мөһим мөрәҗәгатендә үзенең реформатор курсын билгели: илне һәм җәмгыятьне чын-чындан аңлап белер кирәк, Советлар Союзы тистәләгән еллар дәвамында башыннан үткәргән бик катмарлы күренешләргә грамоталы, фәнни диагностика кирәк.

СБКФ ҮК 1983 елның июнь Пленумында Ю. В. Андропов «җитештерүнең бик күп өлкәләрендә технологик түңкәрелеш» алга китүне тәьмин итүче фәнни-техник революциянең төп юнәлешләрен атады. Шул Пленумда Андропов әйткән «ватан икътисадының интенсив үсешенә» күчү, «башлыса эштә социалистик төзелеш өстенлекләрен фәнни-техник революция казанышлары белән» берләштерү кирәклеге ассызыклана[31].

Андропов СБКФнең XXVI съезды һәм артабангы Пленумнары эшләгән производствоны бөтен яклы интенсификацияләүгә, фәнни-техник прогрессны алга җибәрүгә, халык хуҗалыгы белән идарә итүне камиллаштыруга, кадрларның җаваплыгын, оешканлыгын һәм тәртибен, халык тормшының матди һәм рухи кимәлен тайпылышсыз үстерүгә күп игътибар бүлгән.

Тышкы сәясәт өлкәсендә Андропов СССРның тышкы сәяси дошманнары белән акыллы компромиссларга омтылган, әммә СССР һәм АКШның берберсенә ачыктан-ачык ышанмаучанлыгы шартларында андый компромисс килеп чыкмаган. Бу вакытта Аурупада урта ераклыктагы ракеталарны урнаштыру мәсьәләсе буенча кризис туа, Әфганстанна сугыш дәвам итә. 8 марта 1983 елның 8 мартында АКШ президенты Рональд Рейган чыгышында ССРБен «Явызлык империясе» дип атый, 1983 елның 23 мартында стратегик оборона инициативасы доктринасын игълан итә. 1983 елның 1 сентябрендә совет һава киңлегендә Корея авиакомпаниясенең 269 пассажиры булган «Боинг-747» самолётын Сахалин өстендә бәрдергән СУ-15 ССРБ ПВО истребителе кискенлекнең төп сәбәбе була.

 
Ю. В. Андроповның рәсми документтагы авторграфы

1983 елның көзендә Андроповның сәламәтлеге кискен начарлана. Юрий Владимирович Октябрь бәйрәме уңаеннан 7 ноябрь демонстрациясендә мавзолей трибунасында булмады[32][33][34].

Вафаты үзгәртү

  Тышкы медиафайллар

1980 елның гыйнварында Андропов Әфганстанга сәфәр кыла, анда ул чәчәк авыруы йоктыра, аның нәтиҗәсендә күрү мөмкинлеге начарая һәм бөер эшмәкәрлеге өзлегә.

1983 елның июль һәм август айларында Андроповның сәламәтлеге һаман начарлана, һәм ул вакытның зур өлешен шәһәр читендәге йортта, еш кына урында ятып эшли. Ә Мәскәүгә ФРГ канцлеры [Һельмут Коль] килгәч, генераль сәркатип Кремльгә килә, машинадан бары тик тән сакчылары ярдәмендә генә чыга ала. Юрий Андроповны күзәткән табиблар аңа сакланырга киңәш итә — хәтта кечкенә салкын тию дә авыр нәтиҗәләргә китерә ала диләр.

Үлеменә бер ай калган чакта Рональд Рейган белән бергә Юрий Андроповны Time журналы «ел кешесе» (1983) дип таный.

Андропов 1984 елның 9 февралендә 70нче яшендә вафат була. Рәсми версия буенча, үлем сәбәбе күп еллар дәвамында подагра чире аркасында бөеренең эшләмәүе.

Җирләү үзгәртү

 
Кызыл мәйдан. Кремль стенасындагы некрополдә Андроповның кабере, 2016 ел

[35]. Хушлашу өчен күп илләрнең хөкүмәт әһелләре, шул исәптән Бөекбритания премьер-министре Маргарет Тэтчер һәм АКШ вице-президенты өлкән Джордж Буш килгән иде.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

 
Ю. В. Андроповка Социалистик Хезмәт Каһарманы исемен бирү турында ССРБ Югары Советы Президиумы Указы

ССРБ бүләкләре үзгәртү

Чит ил бүләкләре үзгәртү

  • «Георгий Димитров» ордены (Болгария)
  • I дәрәҗәдәге «Болгария Халык Республикасы» ордены (Болгария)
  • Сухэ-Батор ордены, Кызыл Байрак ордены (Монголия)
  • «Азатлык кояшы» ордены, «Йолдыз» ордены (Әфганстан)
  • Карл Маркс ордены (Германия Демократик Республикасы)
  • Байрак ордены (алмазлар белән) (Венгрия Халык Республикасы) һ. б.
  • медальләр

Гаиләсе үзгәртү

Нина Ивановна Енгалычева (1914—1994) белән тәүге никахыннан (1935—1940) кызы Евгения (1936)[38][39] һәм улы Владимир (1940—1975)[40][41]. Олы улының, Владимир Юрьевичның язмышы уңышсыз була — урлашканы өчен ике тапкыр төрмәдә утыра. Иреккә чыккач, Тираспольгә китә.[42]

Татьяна Филипповна (Лебедева) (1917—1991) белән икенче никахыннан[43] ике бала — улы Игорь (1941—2006) һәм кызы Ирина (1947) туа. Ирина Юрьевна Маяковский исемендәге театр актёры Михаил Иванович Филипповка кияугә чыга.

Тарихи ролен бәяләү үзгәртү

Андропов интеллектуал, иҗат кешесе иде. Брежневтан аны ярамсаклануны һәм байлыкка омтылышны яратмавы аерып торды, ришвәтчелекне һәм казна акчасын үзләштерүчеләргә түзеп тормаучан булды. Принципиаль мәсьәләләрне хәл иткәндә Андропов катьгый консерватив позициядә торды[44]. ССРБ Дәүләт иминлеге комитеты генералы Филипп Денисович Бобков болай дип искә алды:[45]:

 

Ул элекке революционерларның иң яхшы сыйфатларын туплаган … яңа җәмгыятьне чын төзүче булды… югары белемле кеше… күп укыды һәм әдәбиятне күзәтте, музыка яратты, шигырьләр язды.

 

Рихард Зоргенең сәхәбәсе [, Айно Андреевна Куусинен (Туртиайнен) Куусинен үз туганнарына да, минем туганнарыма да беркайчан да ярдәм итмәвен раслаучы мемуарлар язган, һәм Андропов та бар уңышларына да үз көче белән өлгәшкән. Юрий Владимирович үз гаиләсе әгъзалары белән сөйләшкәндә дә, ул барысына да, протекциясез генә ирешүен, беркемгә дә бурычлы булмавын, беркайчан да үз гаилә әгъзаларының киңәшләрен тыңламавын һәм аларны тыңламаячагын ассызыклады. Тик нәкъ менә кызы Ирина протекциясе буенча КДБ Рәисе Мәскәүгә философ һәм әдәбият белгече Михаил Михайлович Бахтинны кайтарган, аңа Дәүләт премиясен бирдергән.[46]

Шул ук вакытта кайбер экспертлар, шул исәптән Сергей Назипович Гавров полагают, что Андропов «русским Дэн Сяопины» булуы һәм, кирәкле реформалар үткәреп, СССРны саклап клуы бик мөмкин иде ди[47].

Үз интервьюсында Кытайның хәзерге курсына туры килә торган реаль реформалар Дэн Сяопин килү белән түгел, ә Кытай Халык Республикасы белән көнәркәшлек иткән Андропов курсы йогынтысы астында эшли башлады, дип белдерде Дэн Сяопинның варисы Цзян Цзэминь ягъни шул ук фикерне әйтте. Цзян Цзэминь ассызыклаганча, КХР үзенең икътисади үсешендә "андропов юлы"ннан китте һәм шуның аркасында, Советлар Союзыннан аермалы буларак, юкка чыгу һәм таркалудан котылды. Чыннан да, Андропов командасы үткәргән реформалар кайсыдыр ки икътисади нәтиҗә бирде. Рәсми (нык арттырылган) мәгълүматларга караганда, 1983 елда икътисад үсеше темплары 4,2 % тәшкил иткән (1982 елдагы—3,1 % ка карата); милли керем 3,1 %ка арткан; сәнәгать җитештерүе-4 %ка; КХР җитәкчелеге күзлегеннән төп күрсәткеч — авыл хуҗалыгы продукциясе — 6 % ка арткан[48][49]

Андроповның Россиянең икътисадый үсешенә карашын актуальләштерү омтылышлары соңгы елларда сизелә. Әйтик, 2009 елның сентябрендә, Андроповның тууына 95 ел тулу уңаеннан, «түгәрәк өстәл» үткәрелде, анда илнең әйдәп баручы икътисадчылары Андроповның «Карл Маркс тәгълиматы һәм СССРда Социалистик төзелешнең кайбер мәсьәләләре» турында фикер алыштылар. Юрий Владимирович мирасын бер якты да якламича гадел өйрәнү кирәклеге турында нәтиҗә ясалды[50].

Андропов эшчәнлеген тикшерүче галимларда хәзерге вакытта аның фигурасы һичшиксез кызыксыну уята, Бурлацкий әйткәнчә, В. В. Путин, аңа кадәр Андропов тәүдә иминлек органнарында эшләп, шуннан дәүләт җитәкчесе булды. Андропов җитәкчелегендә дәүләт иминлеге органнарының элеккеге хезмәткәрләре беренче тапкыр сәламәт һәм спорт яшәү рәвеше алып барды, һәм Андропов генерал сәркатип вазыйфасында ришвәтчелеккә каршы көрәш күрсәтә башлады. [ref name=autogenerated9|>, бигрәк тә генсек постында[19]. Аның «сәяси мирасы Советлардан соң Россиядә бик кирәкле булып тора, дип билгеләп үтәләр»[19].[51].

Истәлек үзгәртү

 
ССРБ ДИК эмблемасы белән Андропов артимаркасы. 2014
 
«Юрий Андропов» теплоходы
  • Ю. В. Андропов исемндәге 108нче урта мәктәп һәм Моздоктагы һәйкәле.
  • 1984—1989 елларда Рыбинск шәһәре Андропов исемен йөрткән.
  • Россиядә бер Андропов проспекты, шулай ук төрле шәһәрләрдә һәм авылларда 20 урам һәм тыкрык Андропов исемен йөртә[52].
  • Ю. В. Андропов исемендәге Климовский махсуслаштырылган патрон заводы, Новолипецкий металлургия комбинаты, «Ростсельмаш» производство берлеге.
  • 1980нче еллар ахырында төзелгән Россия пассажир теплоходы Юрий Андропов исемен йөртә[53], номер Международная морская организация|IMO: 8620105[54].
  • «Юрий Андропов» авыр атом ракета крейсеры , 1992 елдан — «Бөек Пётр» атом крейсеры.
  • Андропов һәйкәлләре туган Солун-Дмитриевский авылында, Петрозаводск шәһәрендә (скульптор Михаил Коппаев), Мәскәүдә Кремль стенасы янында некрополь, шулай ук Мәскәүдә, Петрозаводск, Ярославль, Рыбинск шәһәрләрендә, Нагутскоеда мемориаль такталар.
  • Андропов исемендәге 4нче Ленин, Кызыл Байрак орденлы Кантемир гвардия танк дивизиясе (1984 елдан).
  • Ю. В. Андропов исемендәге КГБ ССРБ ДИК Институты, хәзер Россия Тышкы разведка Академиясе.
  • Ставрополь краенда Андропов районы бар.

Юрий Андропов турында документаль фильмнар үзгәртү

  • «Ю. В. Андропов. Страницы жизни», режиссёр Олег Уралов (1985).
  • Николай Карлович Сванидзе. 85-я серия. «1983 год — Юрий Андропов». 2016-01-17 тикшерелгән.
  • 2000 — «Андропов» — Телеканал «НТВ», автор фильма — Евгений Киселёв.
  • 2004 — «Юрий Андропов» (цикл «Бремя власти»), реж. Андрей Кончаловский.
  • Проект Дэвида Гамбурга; Сценарий Валерии Бойко, режиссёр-постановщик Александр Шамайский (2006). «Владыка Кубанский». НТВ. 2017-02-23 тикшерелгән.
  • 2009 — «Юрий Андропов. 15 месяцев надежды» — ТК «Останкино» по заказу ОАО «Первый канал», автор фильма — Медведев, Сергей Константинович, главный редактор — Анненский, Александр Исидорович.
  • «Кремлёвские похороны. Юрий Андропов» — документальный фильм из цикла «Кремлёвские похороны». НТВ
  • «Юрий Андропов в лабиринте власти» документальный фильм из цикла «Кремль-9» — ТК «Останкино» по заказу ОАО «Первый канал», автор фильма — Алексей Пиманов.
  • 2014 — «Юрий Андропов. Терра инкогнита» — «ВГТРК», реж. Андрей Куренков.
  • 2014 — «Андропов. Между Дзержинским и Дон Кихотом» — РОО ассоциация «Наше кино» по заказу ОАО «Телекомпания НТВ», ведущий Владимир Чернышёв, реж. Сергей Краус.
  • Шеф-редактор: Александр Оносовский; продюсеры: Сергей Медведев, Олег Вольнов; ведущий: Сергей Медведев (2014). «Истина, страшней которой нету…». ТК «Останкино» по заказу ОАО «Первый канал». 2017-02-06 тикшерелгән.

Кинода гәүдәләнеше үзгәртү

  • Вольф Кахлер («Огненный лис», 1982)
  • Галикс Колчицкий («Чёрный квадрат» фильмы, 1990)
  • Захарченко, Вадим Викторович ("Убийство на «Ждановской» фильмы), 1992)
  • Жолобов, Вячеслав Иванович («Красная площадь», 2004; «Туман рассеивается», 2010; «Дом образцового содержания», 2010; «Дело гастронома № 1», 2011; сериал «Казнокрады», 2011; «Алхимик. Эликсир Фауста», 2014; «Джуна», 2015; «Паук», 2015; Операция «Сатана», 2018)
  • Лановой, Василий Семёнович («Брежнев», 2005)
  • Стосков, Юрий Викторович («КГБ в смокинге», 2005, «Поединки. Правдивая история. Тегеран-43. Фильм 4», 2010)
  • Тезов, Сергей Леонидович («Осведомлённый источник в Москве», 2009)
  • Козаков, Михаил Михайлович («Последняя встреча», 2010)
  • Антон Кузнецов («Карлос», Франция-Германия, 2010)
  • Гордиенко, Иван Алексеевич («Охотники за бриллиантами», 2011); «Хоккейные игры», 2012)
  • Барковский, Сергей Дмитриевич («Петля Нестерова», 2015).
  • Жолобов, Сергей Иванович («Таинственная страсть», 2016).
  • Ильгиз Булгаков («Обгоняя время», 2019).

Хезмәтләре үзгәртү

  • Избранные речи и статьи. — М., 1979
  • Избранные речи и статьи. — М., 1983
  • Избранные речи и статьи. — М., 1984
  • Учение Карла Маркса и некоторые вопросы социалистического строительства в СССР // Коммунист. — 1983. — № 3[55][56][57].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Слух об иной дате рождения отца пошел после издания в Москве какой-то книги. Её автор совершенно безосновательно высказал предположение, что Андропов родился на год позже. И эта информация пошла гулять по стране. У нас в семье всегда была известна только одна дата — это 1914 год. Все остальное чистейшие выдумки, которые даже не стоит и обсуждать» (Дочь Юрия Андропова от первого брака, Евгения Волкова) (Ярославская газета «Караван-РОС» от 28.06.2004)
  2. Список депутатов Верховного Совета СССР 3-го созыва. әлеге чыганактан 2012-12-05 архивланды. 2015-08-19 тикшерелгән.
  3. Л. Млечин, «Детство Юрия и другие тайны из жизни Председателя» 2010 елның 11 май көнендә архивланган. («Совершенно секретно», № 5 за 2008 год)
  4. Легендарная личность. әлеге чыганактан 2007-10-22 архивланды. 2007-12-01 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Загадка происхождения Юрия Андропова. Был ли он евреем?. История России.. statehistory.ru. әлеге чыганактан 2018-07-05 архивланды. 2019-02-06 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 «Справочник Москвы 1914 года», стр. 695. әлеге чыганактан 2017-04-06 архивланды. 2017-02-10 тикшерелгән.
  7. «Недавно мои люди вышли в Ростове на одного человека, который ездил по Северному Кавказу — местам, где я родился и где жили мои родители, и собирал о них сведения. Мою мать, сироту, младенцем взял к себе в дом богатый еврей» (см. кн.: Чазов Е. Здоровье и власть. Воспоминания «кремлёвского врача». М., 1992.).
  8. «Мать моя родителей не помнила, она в младенческом возрасте была подкинута в семью купца Флекенштейна и воспитывалась в ней до шестнадцати лет» (из автобиографии Андропова).
  9. «Судьба матери будущего генсека необычна: ещё в младенческом возрасте её подбросили в корзинке к купцу по фамилии Файнштейн. Он удочерил девочку и дал ей свою фамилию. Историки до сих пор спорят, была ли в действительности мать Андропова еврейкой не только по вероисповеданию, но и по происхождению. По словам сотрудников рыбинского музея (Рыбинского исторического музея-заповедника — Прим.), купец мог согрешить на стороне, а потом сделать вид, что девочку ему подбросили. Но никаких доказательств этому предположению пока нет. Карл не бросил ребёнка, воспитал и выучил девочку» (Ярославская газета «Караван-РОС» от 28.06.2004).
  10. «Справочник Москвы 1914 года», столб. 1007. әлеге чыганактан 2017-04-06 архивланды. 2017-02-10 тикшерелгән.
  11. Юрий Владимирович Андропов. әлеге чыганактан 2011-05-12 архивланды. 2010-11-28 тикшерелгән.
  12. Швед, Владислав Николаевич (2016-04-29). АНДРОПОВ. «АНГЛИЙСКИЙ АГЕНТ». 2020-07-20 тикшерелгән.
  13. В архиве найдено заявление о поступлении: «Прошу принять меня в техникум речного судоходства на отделение судоводительное или судостроительное. В настоящее время я работаю помощником киномеханика, рабочий стаж имею 2-годичный» (Андропов).
  14. Ю. А. Васильев. Ю. В. Андропов. На пути к власти. М., Вече, 2018
  15. 15,0 15,1 Карелия № 21 (26 февраля 2004 г.). әлеге чыганактан 2014-08-12 архивланды. 2010-11-30 тикшерелгән.
  16. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Жирнов не указан текст
  17. «Профиль» — деловой журнал. Новости, Политика, Экономика, Финансы, Бизнес
  18. Неизвестный Андропов. Часть первая — Известия (2012-08-02). әлеге чыганактан 2012-08-02 архивланды. 2020-07-20 тикшерелгән.
  19. 19,0 19,1 19,2 Архивированная копия. әлеге чыганактан 2015-12-22 архивланды. 2015-08-16 тикшерелгән.
  20. https://www.svoboda.org/a/29269966.html
  21. ГЕОРГИЙ ШАХНАЗАРОВ (2001). "С ВОЖДЯМИ И БЕЗ НИХ".
  22. Сюзанна Шаттенберг. Леонид Брежнев: величие и трагедия человека и страны. // РОССПЭН, 2018, ISBN 978-5-8243-2244-6, С. 491
  23. Докладная записка Ю. В. Андропова в ЦК КПСС о разгроме Всероссийского Социал-Христианского Союза Освобождения Народа (ВСХСОН). әлеге чыганактан 2009-10-28 архивланды. 2009-07-15 тикшерелгән.
  24. Медведев Р. А. Связь времен. Ставрополь, 1992.
  25. アーカイブされたコピー. әлеге чыганактан 2007-05-21 архивланды. 2007-05-21 тикшерелгән.<
  26. Решение Политбюро ЦК КПСС №П176/125 от 12 декабря 1979 года.. әлеге чыганактан 2012-12-15 архивланды. 2012-11-26 тикшерелгән.
  27. 27,0 27,1 27,2 Би-Би-Си: «Юрий Андропов: новый Сталин или советский Дэн Сяопин?». әлеге чыганактан 2012-11-16 архивланды. 2012-11-26 тикшерелгән.
  28. Андропов. Биография Юрия Андропова. Глава КГБ. Генсек Генеральный секретарь ЦК КПСС Юрий Владимирович Андропов. әлеге чыганактан 2013-11-04 архивланды. 2013-11-03 тикшерелгән.
  29. История России. 1917—2009 (А. С. Барсенков, А. И. Вдовин).§ 2. Конституция СССР 1977 года и положение в стране в годы позднего «развитого социализма». 1977—1985 г. Поиски путей упрочения социализма при Андропове и Черненко 2014 елның 27 апрель көнендә архивланган.
  30. Б. Н. Земцов, А. В. Шубин, И. Н. Данилевский «История России» Политика Ю. В. Андропова И К. У. Черненко. Выводы 2014 елның 15 декабрь көнендә архивланган.
  31. К 100-летию со дня рождения Ю. В. Андропова. әлеге чыганактан 2015-10-01 архивланды. 2015-05-16 тикшерелгән.
  32. Серый кардинал. Юрий Андропов писал стихи и предвосхитил «перестройку». әлеге чыганактан 2017-12-13 архивланды. 2017-12-12 тикшерелгән.
  33. Один год из жизни Юрия Андропова — Литературная газета
  34. Архивированная копия. әлеге чыганактан 2018-08-16 архивланды. 2017-12-12 тикшерелгән.
  35. Похороны Юрия Владимировича Андропова, журнал «Смена», № 1363, март 1984. әлеге чыганактан 2014-01-12 архивланды. 2013-09-04 тикшерелгән.
  36. по Указу Президиума Верховного Совета СССР о награждении за строительство Рыбинского и Угличского гидроузлов на Волге в конце 1930-х годов, когда Андропов был первым секретарём Ярославского обкома ВЛКСМ.
  37. Публикация из альманаха: Альманах «Лубянка» — отечественные спецслужбы вчера, сегодня, завтра. әлеге чыганактан 2012-05-09 архивланды. 2012-03-16 тикшерелгән.
  38. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок autogenerated6 не указан текст
  39. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок autogenerated7 не указан текст
  40. Блоцкий О. М. Неизвестный сын Андропова. әлеге чыганактан 2011-08-28 архивланды. 2011-10-31 тикшерелгән.
  41. Юрий Владимирович Андропов 2010 елның 3 май көнендә архивланган.
  42. Тайна генсека " Профсоюзные Вести. әлеге чыганактан 2017-08-05 архивланды. 2016-09-10 тикшерелгән.
  43. Могила Т. Ф. Андроповой на Троекуровском кладбище. әлеге чыганактан 2017-04-26 архивланды. 2017-03-28 тикшерелгән.
  44. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок sen не указан текст
  45. Издательский Дом «Новый Взгляд» ЖАНДАРМСКАЯ МАДОННА
  46. А. Рудевич. 7 фактов о Михаиле Бахтине. © Русская Семёрка russian7.ru. әлеге чыганактан 2018-05-09 архивланды. 2018-05-08 тикшерелгән.
  47. Итоговый выпуск программы «Суд времени» «Андропов: завинчивание гаек или политика с двойным дном?» на федеральном телевизионном канале Петербург — Пятый канал 2010 елның 5 декабрь көнендә архивланган.
  48. А. Рудевич 10 фактов, которые помогут лучше понять Юрия Андропова. © Русская Семёрка russian7.ru. әлеге чыганактан 2018-05-09 архивланды. 2018-05-08 тикшерелгән.
  49. А. Гамов. При Андропове СССР мог пойти по пути Китая? //Комсомольская правда. 2007. әлеге чыганактан 2007-11-13 архивланды. 2019-02-21 тикшерелгән.
  50. ВЭО России сегодня. әлеге чыганактан 2014-12-05 архивланды. 2014-12-05 тикшерелгән.
  51. Андропов в Венгрии (1953—1957): посол СССР как проводник советского влияния в «народно-демократической» стране | Уроки истории 2015 елның 22 декабрь көнендә архивланган.
  52. Федеральная информационная адресная система 2015 елның 21 апрель көнендә архивланган.
  53. Теплоход «Юрий Андропов» на портале cruiseinform.ru 2017 елның 21 март көнендә архивланган..
  54. Теплоход «Юрий Андропов» 2014 елның 19 октябрь көнендә архивланган..
  55. Часть первая.
  56. Часть вторая 2011 елның 15 август көнендә архивланган..
  57. На сайте Sovetika.ru 2007 елның 8 декабрь көнендә архивланган..

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Элгәре:
Евгений Киселёв
Чрезвычайный и Полномочный Посол СССР в Венгрии
1954—1957
Аннары:
Евгений Громов

Калып:Библиоинформация