Рональд Рейган

40-нчы АКШ президенты (1981—1989 еллар), Республикан фиркасе әгъзасы, Калифорния штатының 33-нче губернаторы (1967—1975)

Ро́нальд Ре́йган (ингл. Ronald Wilson Reagan; 1911 елның 6 феврале — 2004 елның 5 июне) — АКШ сәясәтчесе, 40-нчы АКШ президенты (19811989 еллар), Республикан фиркасе әгъзасы. Калифорния штатының 33-нче губернаторы (19671975).

Рональд Рейган
Туган телдә исем Ronald Wilson Reagan
Туган 6 февраль 1911(1911-02-06)
Тампико, Иллинойс, АКШ
Үлгән 5 июнь 2004(2004-06-05) (93 яшь)
Лос-Анджелес, Калифорния, АКШ
Үлем сәбәбе пневмония[1] һәм Альцһеймер авыруы[2]
Күмү урыны Рональд Рейган китапханәсе[d]
Яшәгән урын Rancho del Cielo[d][3]
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Диксон югары мәктәбе[d][4][5] һәм Эврика көллияте[d][4][5]
Һөнәре сәясәтче, актер
Эш бирүче Warner Bros.[d][4]
Сәяси фирка АКШ Республика фиркасе
Җефет 1) Джейн Уайман
2) Нэнси Рейган
Балалар уллары: Маурин, Пэти һәм Рон
Ата-ана
Кардәшләр Нил Рейган[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы һәм Американский театр военных действий (1939—1945)[d]
Хәрби дәрәҗә рядовой[d][6], второй лейтенант[d][6], беренче лейтенант[d][6] һәм капитан[d][6]

 Рональд Рейган Викиҗыентыкта

Рональд Рейган АКШ-ның иң популяр президентларыннан санала[7].

1930 елларда Лос-Анджелескә килеп, актерлык карьерасын башлый. Соңрак General Electric ширкәтендә сәяси эшчәнлегенә керешә. Башта АКШ-ның Демократик фиркасендә әгъза булса, 1962 елда исә Республикан фиркасенә керә. 1966 һәм 1970 елларда Калифорния штаты губернаторы сайлауларында җиңү яулый.

1968 һәм 1976 елларда АКШ президенты вазифасына намзәтлек кыла, ләкин фирка эчендә сайлауларда җиңелә. 1980 елда рәсми төстә Республикан фиркасеннән президентлыкка кандидат була. Сайлауларда ул җиңә. 1981 елда аның гомеренә уңышсыз һөҗүм ясала. Байтак сәяси һәм икътисади реформалар инициаторы була.

1985 елда кабат сайланганда Американың 49 штаты аны хуплап тавыш бирә[8]. Икенче срокта, беренчедән аермалы буларак, ССРБ белән уртак тел табуга омтыла. Рональд Рейган берничә мәртәбә Советлар Берлегендә була һәм дистәләрчә тапкыр Михаил Горбачев белән очраша.

1994 елда аның Альцһеймер чире белән авырганы билгеле булгач, Рейган халык алдына бик чыкмый башлады. Әлеге авырудан ул 2004 елда вафат булды [9].

Фотосурәтләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү