Ак йорт (ингл. the White House) — АКШ президенты резиденциясе. Вашингтонда, Пенсильвания-авеню, 1600 (ингл. 1600, Pennsylvania Avenue) адресы буенча урнаша. Ак йорт — АКШның иң популяр туристик истәлекле урыннарның берсе. Ак йорт Джордж Вашингтоннан башка бөтен президентлар өчен рәсми резиденция булды. 1814 елның августында Ак йорт британиялеләр тарафыннан яндырылды, аннан соң йортны реконструкцияләделәр.

Ак йортның төньяк ягы

Башта бинаны «Президент сарае» дип атадылар. Беренче тапкыр «Ак йорт» термины 1811 елда кулланылды. Рәсми исем булып исә аны 1901 елда Теодор Рузвельт әмере буенча атый башлыйлар.

Ак йорт 20 доллар акчасында сурәтләнгән.

Сылтамалар үзгәртү