Отто Куусинен
Отто Вилһелм улы Куусинен (фин. Otto Ville Kuusinen, рус. Отто Вильгельмович Куусинен; 4 октябрь 1881, Лаукаа, Васа губернасы, Финляндия бөек кенәзлеге, Рәсәй империясе — 17 май 1964, Мәскәү, ССРБ) — Финляндия, РСФСР һәм ССРБ сәясәт эшлеклесе, язучы, марксизм теоретигы, ССРБ ФА академигы.
Отто Куусинен | |
---|---|
Туган телдә исем | фин. Otto Wille Kuusinen рус. Отто Вильгельмович Куусинен |
Туган | 4 октябрь 1881 Лаукаа, Финляндия бөек кенәзлеге, Рәсәй империясе |
Үлгән | 17 май 1964 (82 яшь) Мәскәү, ССРБ |
Үлем сәбәбе | яман шеш |
Күмү урыны | Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d] |
Ватандашлыгы | Финләндия бөек кенәзлеге[d] Финляндия Финляндская Демократическая Республика[d] СССР |
Әлма-матер | Хельсинки университеты[d] һәм Император Александр университеты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, язучы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, дипломат |
Сәяси фирка | Финляндия социал-демократик фиркасе[d], Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Коммунистическая партия Финляндии[d] һәм Социалистическая рабочая партия Финляндии[d] |
Җефет | Айно Андреевна Куусинен[d] |
Балалар | Хертта Куусинен[d] |
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТегүче гаиләендә туган. Фин милләтеннән. Ювәскүлә шәһәрендә гимназияне, Һелсингфорста университетны (1905) тәмамлый.
- 1921 гә хәтле Финляндиядә фирка эшендә.
- 1921-1939 да Коминтерн Президиумы әгъзасы һәм башкарма комитетының сәркәтибе.
- 1939—1940 дә курчак «Фин Демократик Җөмһүрияте»нең хөкүмәте рәисе.
- 1940 дан Карел-Фин ССР Югары Шурасы рәисе.
- 1957 г. СБКФ ҮК сәркәтибе.
ССРБ ЮШ депутаты (1-6 чакырылышлары). Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләнгән.
Гаиләсе
үзгәртүОтто Куусинен өч мәртәбә өйләнгән булган. 1902 дә Сайма-Паулина Дальстрөмгә өйләнгән (1924 тә аерылышканнар). Балалары: кызы Һертта-Элина (1904—1974), фин сәясәтчесе; улы Эса (1906—1949), журналист һәм тәрҗемәче, 1937 дә төзәтү-хезмәт лагерена хөкем ителгән, 1939 да азат ителгән[1]; кызы Рийкка (1908—?); улы Һейкки (1911—?), физик, Һелсинки университеты доценты; улы Танели (1913—?), пианист.
1923 тә Айно Туртиайненгә (1880—1970, 1930-елларда Коминтерн хезтмәкәре) өйләнгән. 1937 дә ул 8 ел лагерьләргә хөкем ителгән, 1947 дә янә кулга алынган, 1955 тә иреккә чыгарылган. Сорау алуларда иренә каршы ялган күрсәтмәләр бирүдән баш тартса да, ул [Куусинен] аны яклап та кармаган.
1936 дан Мария Амирагова белән яшәгән.