Төп менюны ачу

Юзеф Понятовский, Иосиф (Юзеф) Антоний Понятовский, пол. Józef Antoni Poniatowski (07.05.1763, Вена, Австрия — 19.10.1813, Лейпциг, Саксония (хәзерге Алманиядә) — Австрия армиясе полковнигы (1786), поляк гаскәре генерал-майоры (1789), поляк гаскәре генерал-лейтенанты (1792), Бөек Варшау герцоглыгының хәрби министры һәм сәргаскәре, Франция маршалы (1813), поляк кенәзе, Австрия генералының улы. Наполеон кул астында Польша мөстәкыйльлеген кайтару турында кайгырткан милли-азатлык хәрәкәте вәкиле, поляк халкының милли каһарманы.

Юзеф Понятовский
Prince Joseph Poniatowski by Józef Grassi.jpg
Туу датасы 7 май 1763(1763-05-07)
Туу урыны Вена, Австрия
Үлем датасы 19 октябрь 1813(1813-10-19) (50 яшь)
Үлем урыны Лейпциг, Алмания
Иялек Австрия байрагы Австрия империясе
Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
ФранцияFlag of France.svg Франция
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:Франция, маршал
Җитәкчелек иткән корпус командиры (1812-1813)
[[commons:Category:Commons-logo.svg Józef Antoni Poniatowski Викиҗентыкта|Юзеф Понятовский]] Викиҗыентыкта

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1763 елның 7 маенда Венада туган. Әтисе Анджей Понятовский (1734-1773), поляк асылзаты, гомер буе Австриядә яши, хәрби карьера ясый, фельдмаршал-лейтенант (генерал-лейтенант) дәрәҗәсенә ирешә. Алманлашкан чех милләтеннән булган хатыны графиня Мария Тереза Кински (17361806) аша Изге Рим империясенең югары аристократия даирәсенә эләгә. Император Иосиф IIнең шәхси дусты була, улына, шуның хөрмәтенә, Иосиф (Юзеф) исеме куша. 1764 елда Речь Посполитая тәхетенә аның соңгы короле Станислав Понятовский утыргач, Анджей Понятовскийга, корольнең якын туганы буларак, кенәз титулы бирелә. Анджей Понятовский туган теленә карганда, алманча яхшырак сөйләшкән. Улына 9 яшь тулганда вафат була.

АвстриядәҮзгәртү

Юзеф (Иосиф) Понятовскийның балачагы Венада уза, ул үз чоры өчен бик яхшы белем ала. Әтисе вафатыннан соң, ике император — Изге Рим империясе кайзеры, ул ук Австрия императоры һәм Польша императоры — аны үз химаясе астына ала. 1777 елда Праһа янында хәрби уеннар вакытында Юзефка Автрия императоры офицер дәрәҗәсе бирә. Ике елдан поручик Понятовский 2нче атлы карабинерлар полкына билгеләнә, 21 яшендә майор була, 1786 елда подполковник дәрәҗәсе ала.
1788 елда Төркия белән сугышта катнаша, Шабац[1] кирмәнен алганда каты яралана. Батырлыгы өчен полковник дәрәҗәсе бирелә. Император Иосиф II аны үзенең флигель-адъютанты итеп билгели. Әлеге дәрәҗәдә Юзеф Понятовский үзенең монархын Русия империясенә, Екатерина II янына визиты вакытында озата бара.

ПольшадаҮзгәртү

1789 елда башланып киткән Бөек француз инкыйлабы бөтен Аурупаны тетрәтә. Польшада XVIII гасырның 80нче елларында ук башланып киткән милли-азатлык хәрәкәте нәтиҗәсендә, Польша сеймына (1788-1792 елгы дүрт еллык сейм) сайлауларда «Ватандарлар фиркасе» җиңеп чыга. 1789 елда Речь Посполитая сеймы чит илләрдә хезмәт итүче поляк хәрбиләрен үз Ватаннарына кайтырга чакыра. Юзеф Понятовский Австрия армиясеннән отставкага чыгып, көз көне Варшауга кайта, өр-яңадан Польша гаскәре (рус. Войско Польское) төзү эшендә катнаша. 26 яшендә генерал-майор дәрәҗәсе ала һәм гвардия пехотасы сәргаскәре итеп билгеләнә. Польша сеймы 1791 елның 3 маенда илдә башланган үзгәртеп коруларны канунлашыручы «Төп канун» (конституция) кабул итә. Ләкин поляк магнатлары ризасызлык белдерә, үз хокукларын яклау өчен Тарговица[2] конфедерациясенә берләшәләр, корольгә һәм хөкүмәткә каршы фетнә күтәрәләр. Гаскәр җибәреп, аларны Пруссия һәм Русия империясе яклап чыга. Ике айдан соң король Станислав Понятовский фетнәчеләргә кушыла. Көньяк армия сәргаскәре итеп билгеләнгән Юзеф Понятовский фетнәчеләрнең төп көчләре белән сугыша, Речь Посполитаяның иң шәрәфле хәрби бүләге - Virtuti Militari (Виртути Милитари) алтын медале белән бүләкләнә, ләкин уңышка ирешә алмый. Польшаның бирелүе, корольнең тәхеттән баш тартуы белән килешә алмыйча, берничә офицер белән Австриягә мөһаҗирлеккә китә.

Тадеуш Костюшко күтәрелешеҮзгәртү

1793 елның гыйнварында Пруссия һәм Русия империясе катнашында Польшаны икенче тапкыр бүлгәләү башлана. 1794 елның мартында Польшаның мөстәкыйльлеген яклап, Тадеуш Костюшко җитәкчелегендә күтәрелеш башлана. Польшага каршы Пруссия, Русия империясе, Австрия көрәшә. Юзеф Понятовский яңадан Варшауга кайта һәм башкаланы төньяктан алманнардан саклаучы дивизия белән җитәкчелек итә. Т. Костюшко әсир итеп алынгач, аның урынбасары генерал Т. Вавржецкий җитәкчелек итә. А.В. Суворов җитәкләгән урыс гаскәре 9 ноябрьдә Варшауны ала. Күтәрелеш бастырыла. 1795 елның гыйнварында Польшаны өченче мәртәбә бүлгәләү башлана, ул Аурупаның сәяси картасыннан мөстәкыйль дәүләт буларак юкка чыга. Екатерина II нең генерал-поручик дәрәҗәсе белән урыс гаскәренә хезмәткә күчү тәкъдимен кире кагып, Ю. Понятовский Австриягә китә. 1798 елда Варшауга кайта. Пруссия короле аның кайбер утарларын кайтарып биргәч, Варшау янындагы Яблонна дигәнендә 8 ел яши. Павел I нең урыс гаскәренә хезмәткә күчү тәкъдимен дә кире кага. Әлеге чорда бернинди сәяси вакыйгаларда катнашмый. Үзенә лояль булган өчен, Пруссия короле аңа генерал дәрәҗәсен кайтара, Пруссиянең Кара бөркет ордены белән бүләкли.

Наполеон кул астындаҮзгәртү

1806 елда Наполеон Пруссияне тар-мар итә. Фридрих-Вилгельм III Понятовскийны Варшау губернаторы итеп билгели. Наполеон, Варшауга якынаю белән, Польшаның мөстәкыйльлеген кайтарырга вәгъдә бирә. Понятовский поляк халкына, Пруссиягә каршы көрәштә Наполеон ягында булырга чакырып, өндәмә белән чыга. Күпчелек халык аны хуплый. 1806 елның ноябрендә ул төзегән ватандашлар милициясе (Милли гвардия) Варшау капка төбендә маршал Иоахим Мюрат җитәкчелегендәге француз гаскәрен каршы ала. Мюратка яшь поляк асылзатының холкы ошаса да, Наполеонның Понятовскийга мөнәсәбәте баштарак уңай булмый. Ләкин Польша короле итеп, Наполеонның берәр туганын билгеләүне сорагач, мөнәсәбәт яхшыга үзгәрә. 1807 елның башында Наполеон Варшауда хөкүмәт комиссиясе (Польшаның вакытлы хөкүмәте) төзи. Понятовскийга дивизия генералы дәрәҗәсе белән хәрби министр вазифасы йөкләнелә. Тилзит солыхы (1807 елның 7 июле) төзелеп, Бөек Варшау герцоглыгы оешкач та, Понятовский үз урынында кала. Наполеон аны Шәрәфле легион орденының Командор хачы белән бүләкли. Ләкин Понятовский Ватанының мөстәкыйльлек ала алмавына борчыла. Бөек Варшау герцоглыгы Саксониягә кушыла. Саксония короле бер үк вакытта бөек герцог та булып тора. Наполеон үз кул астындагы поляк асылзатлары өстеннән каты контроль оештыра. Генерал-губернатор, бер үк вакытта Польшадагы француз гаскәренең сәргаскәре итеп маршал Луи Даву билгеләнә. Понятовскийның әлеге маршал белән мөнәсәбәтләре бик киеренке булса да, икесенең тырышлыгы белән Поляк гаскәре (рус. Войско Польское) төзелә. 1808 елда, француз гаскәре Польшадан киткәндә, Наполеон Понятовскийны Поляк гаскәренең сәргаскәре итеп билгеләп калдыра. 1809 елда Австриягә каршы сугышта, Наполеон ягыннан катнашып, эрцгерог Фердинадның 20 меңле гаскәренә каршы торып, беренче чирканчык ала. Понятовский һәм аның штабының барлык офицерлары һәм генераллары шәхси батырлык күрсәтүгә карамастан, поляклар, сан буенча икеләтә артык булган австриялеләргә каршы тора алмыйча, Варшауны бирү турында сөйләшү башларга мәҗбүр булалар. Варшау бирелә. Армия көньяк-көнчыгышка чигенә, Австрия империясе составында булган Галициягә һөҗүм белән яный. Австрия гаскәре башкаладан чигенергә мәҗбүр була. Шенбрунн солыхы (1809 елның 14 октябре) нәтиҗәсендә Австрия Польшага Краковны һәм Галициянең бер өлешен кайтарырга мәҗбүр була. Сәләтле хәрби башлык итеп күрсәткән өчен, Наполеон Понятовскийны үзенең иң зур бүләге – Шәрәфле легион орденының Зур хачы белән бүләкли. Саксония короле Изге Генрих ордены белән, Польша хөкүмәте Виртути Милитари орденының Зур хачы белән бүләкли.

Наполеонның Русиягә каршы сугышыҮзгәртү

 
Бородино сугышында

1812 елда Понятовский Бөек армиянең, Вестфалия короле, Наполеон энесе Иероним (Жером) Бонапарт кул астындагы, уң флангына керүче 35 меңлек 5нче (поляк) корпусы белән җитәкчелек итә. 1812 елның 4-6 (16-18) августында Смоленскига Никольское һәм Раченки бистәләре ягыннан һөҗүм итә. 1812 елның 26 августында (7 сентябрендә) Бородино сугышында Наполеон гаскәренең уң флангында хәрәкәт итә. Үзенең корпус генералларына биргән фәрманында Мәскәүне талауны булдырмаска кушуы мәгълүм. Бөек армия Русиядән чигенгәндә, поляк корпусы зур югалтулар кичерә, 1812 елның ноябренә 800 сугышчысы кала. 29 октябрьдә көчле контузия алган Понятовский, гаскәрен калдырып, Польшага китәргә мәҗбүр була. Яңадан сафка баскач, 1813 елның мартында француз армиясенең 8нче (поляк) корпусы белән җитәкчелек итә, Алмания җирләрендә сугышларда катнаша. 1813 елның 16-19 октябренда Лейпциг янында, тарихка Халыклар сугышы дип кереп калган кырылышта Понятовскийның 8нче (поляк) корпусы да катнаша: Конневиц районында австриялеләргә каршы тора. Наполеон 1813 елның 16 октябренда Понятовскийга Франция маршалы дәрәҗәсе бирә. Поляк корпусына Лейпцигтан Эльстер елгасы аша чигенүче француз армиясенең төп көчләрен каплап тору бурычы куела. Камап алынган поляк гаскәре Русия императорына гына бирелергә риза була. Александр I аларны шәхси химаясенә ала, поляк гаскәриләрен хәрби әсирләр итеп карамаска боера.

ҮлемеҮзгәртү

 
Р.К. Вудвиль. «Понятовскийның соңгы һөҗүме».1912

19 мартта, Плейсса елгасын кичкәндә, кулы яралана. Эльстер елгасына барганда, икенче тапкыр яралана. Яралы килеш, аты белән елгага сикерә, ләкин өченче пуля күкрәгенә тия. Аның гәүдәсен 5 көннән генә табалар. Хәрби хөрмәт күрсәтеп, җирләнә.
1814 елда Александр I ризалыгы белән җәсәде Варшауга кайтарыла.
1816 елда Краковка Польша корольләре һәм милли каһарманнары җирләнә торган Вавель кирмәненең чиркәвенә күчерелә.

ХәтерҮзгәртү

Һәйкәле язмышыҮзгәртү

 
Варшаудагы һәйкәле

Польша патшалыгы Русия империясенә кергән вакытта, Наполеон сугышларында катнашкан поляк хәрбиләре, милли каһарманнарының исемен мәңгеләштерү өчен, аңа һәйкәл куярга рөхсәт сорыйлар. Русия хөкүмәте авырлык белән ризалык бирә. Һәйкәлне Дания мигъмары Бертель Торвальдсен ясый. 1830 елда башланган поляклар күтәрелеше бастырылгач, Русия хөкүмәте һәйкәлне сатып ала, генерал-фельдмаршал И.Ф. Паскевичның Варшаудагы резиденциясе бакчасына яшерә. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1915 елда һәйкәлне Варшаудан алып китеп яшерәләр. 1923 елда, ССРБ һәйкәлне Польшага кире кайтаргач, һәйкәл Варшау үзәгенә урнаштырыла. 1944 елда, Варшау күтәрелеше бастырылгач, фашистлар һәйкәлне җимерәләр. 1952 елда Дания хөкүмәте һәйкәлнең сакланып калган Торвальдсен моделе буенча ясалган копиясен бүләк итә. Башта һәйкәл Лазенки паркында урнаштырыла, 1965 елда ПХР министрлар шурасы бинасы каршына күчерелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Szymanowski «Poniatowscy», Женева, 1880.
  2. Фролов Б.П. Военные противники России. СПб.: «Полигон», 2008.ISBN 978-5-17-0447165-2

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Сава елгасы буендагы кирмән, хәзер Сербия шәһәре
  2. Украинада