Тилзит солыхы, алман. Frieden von Tilsit, фр. Traités de Tilsit, рус. Тильзитский мир1807 елның июнь аенда Франция һәм Россия империясе, шулай ук Франция һәм Пруссия арасында төзелгән солых килешүе. 1806-1807 еллардагы Россия империясеПруссияФранция сугышында Наполеон армиясе җиңгәннән соң имзалана. Рус гаскәре әлеге сугышта Пруссия ягыннан катнашкан була.

Пруссия 1807 елда (кишер-сары) һәм Тилзиттән соң югалткан җирләре (башка төсләр)
Ике императорның Неман уртасында салдагы павильонда очрашуы
 
Александр I
 
Наполеон

Александр I һәм Наполеон Тилзиттан (хәзерге Калининград өлкәсе Советск) ерак түгел Неман елгасы уртасындагы салларга ясалган павильонда очрашалар һәм министрлардан башка гына сөйләшүләр үткәрәләр.

Россия императоры Пруссияне Наполеон тарафыннан бөтенләй тар-мар ителүдән авырлык белән генә саклап кала. Шулай да Пруссия җирләренең яртысын диярлек югалта: Эльбаның сул ягындагы җирләр яңа төзелгән Вестфалия кыйраллыгына, Котбус округы Саксониягә бирелә, Данциг (Гданьск) ирекле шәһәр статусы ала. Белосток округы Россия империясенә күчә. Франция һәм Пруссия арасындагы килешү буенча, Пруссия Франциягә 100 млн франк контрибуция түләргә һәм Бөекбританияне континенталь камауга кушылырга тиеш була.

Пруссия Франциягә бәйле булып кала: аңа 42 меңнән артык гаскәр тотарга рөхсәт ителми, контрибуцияне түләп бетергәнче Пруссия кирмәннәрендә француз гарнизоннары урнашып тора. Польшаны бүлгәләү нәтиҗәсендә Пруссиягә кушылган җирләр Варшава герцоглыгына берләшәләр.

Александр I Франциянең барлык яулап алган җирләрен һәм Аурупаның сәяси системасындагы үзгәрешләрне таный. Ф.Ф. Ушаковның Урта диңгезгә булган походыннан соң рус флоты карамагында булган Ион утрауларын Франция карамагына бирергә ризалаша.

Наполеон Ольденбург, Саксен-Кобург, Мекленбург-Шверин герцоглыкларын торгызырга ризалаша. Франция императоры солых кына төзеп калмыйча, Россия империясе белән союз төзергә дә хыяллана. Балкан илләрен һәм Финляндияне күптәннән Россия империясе йогынтысында булган җирләр буларак таный. Наполеон солых килешүенә Россия империясе һәм Франция арасында хәрби берлек төзү турында яшерен маддә кертүгә ирешә. Әлеге маддә буенча, Россия империясе һәм Франция, аларга һөҗүм булган чагында, бер-берсенә ярдәмгә килергә тиеш була.

Франция басымы астында Александр I Бөекбритания белән Франция арасында арадашчы булырга ризалаша. Әгәр Англия Александр I нең арадашчылыгына риза булмаса һәм Франциядән тартып алган колонияләрне кире кайтармаса, Россия империясе Англия белән мөнәсәбәтләрне бетерергә һәм Бөекбританияне континенталь камауга кушылырга тиеш була.

Россия империясе шулай ук Валахия һәм Молдавиядән гаскәрләрен чыгарырга һәм Төркия белән тынычлык килешүе төзергә өстенә ала. Әгәр Төркия Россия империясе белән ике арадагы мөнәсәбәтләрдә Франция арадашчылыгын кабул итмәсә, Наполеон Төркиягә каршы сугыш башларга вәгъдә итә.

Тилзит солыхы 1812 елгы Ватан сугышы башланганчы көчендә була.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 32 (Те-Ул). М.: НИ БРЭ, 2016. ISBN 978-5-85270-369-9
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. История России. XVIII-XIX века. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-327-X