Чулпан (мәчет, Новокузнецк)

Ислам гыйбадәтханәсе (Новокузнецк, Кемерово өлкәсе, Россия)

«Чулпан» мәчете (рус. Мечеть «Чулпан» г. Новокузнецк) ― Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Чулпан» мәхәлләсе карамагында. Шәһәрдә ачылган беренче мәчет.

Мәчет
«Чулпан» мәчете
Ил Россия
Шәһәр 654025
Кемерово өлкәсе, Новокузнецк, Орджоникидзе районы[d], Зыряновка микрорайоны, Зыряновская ур., 40.
Дин Ислам
Мәхәллә Кемерово өлкәсе МДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре үзгәртеп корылган бина
Төзелеш еллары 20032004 еллар
Төп даталар:
2003 – үзгәртеп кора башлау
2004 – мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Новокузнецк ― Кузбассның иң зур һәм иң борынгы шәһәре. 1620 елда нигезләнгән. Монда Кемерово өлкәсенең барлык мөселман халкының яртысы яши. Мөселманнар шәһәр халкының якынча унынчы өлешен тәшкил итә. Шәһәрдә ике мөселман җәмгыяте бар: «Чулпан» һәм «Абду Рахмон» [1].

Новокузнецкида коммунизмның «бөек төзелешләре» чорыннан бирле зур татар-башкорт җәмгыяте яши, аның вәкилләре, СССРда үзгәртеп кору башлангач, ата-бабаларының рухи мирасын торгызуга алына[1].

Мәхәллә 1990-елларда ирле-хатынлы Мәрван Хөсни улы (1996 елда вафат) һәм Миңнегөл Гайфетдиновлар тырышлыгы белән оештырыла. Пенсиядәге Миңнегөл Гайфетдинова (1935 елда Башкортстаннан сөрелгән мулланың кызы) Новокузнецкида үз фатиры адресы буенча «Чулпан» дини җәмгыятен теркәгән һәм намазлар уку өчен үз фатирын биргән[1].

2003 елда мәчет өчен яраклы корылма эзләп, Миннегел Гайфетдинова һәм аның икенче ире имам Рәшит Зәки улы Гыйззәтов шәһәр читендәге Орджоникидзе районында сатуга куелган ташландык һәм ярым җимерелгән «Комета» кинотеатры бинасына игътибар иткәннәр. Бинаны сатып алырга эшмәкәр Юрий Моисей улы Асаилов (Азәрбайҗан яһүде, вафат) ярдәм иткән, бина аның акчасына сатып алынган, ремонт белән Азиз Баһаветдинов һәм башка шәхси иганәчеләр ярдәм иткән. Төзелеш 2003 елда, барлык кирәкле рөхсәтләрне алгач башланган. Төзелеш (дөресрәге, үзгәртеп кору) эшләре якынча ел ярым дәвам иткән һәм шул вакыт эчендә иске кинотеатр бинасы ике манаралы җәмигъ мәчетенә әверелә. Мәчет 2004 елның 14 ноябрендә ачылган [2].

Мәхәлләнең нигезен җирле мөселманнар (күпчелек татарлар, шулай ук башкортлар) тәшкил итә, мәхәллә әгъзалары арасында шулай ук таҗиклар, кыргызлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар, казакълар, Төньяк Кавказ халыклары да бар. «Чулпан» мәчетенә йөрүчеләрнең күпчелеген хезмәт мигрантлары тәшкил иткән[3]. Әмма шәһәрнең бер читеннән икенчесенә намазга бару проблемалы була, юлга гына берәр сәгать вакыт кирәк була. 2008 елда Новокузнецкида икенче мөселман җәмгыяте – «Абду Рахмон» барлыкка килә һәм теркәлү үтә (имам Амиржон Ризоев)[1]. Шәһәрнең төньягында Завод районында «Садовый» сәүдә үзәге территориясендә базарда эшләүче таҗиклар һәм үзбәкләр өчен «Абду Рахмон» гыйбадәт бүлмәсе ачылгач, «Чулпан» мәчетенә йөрүче таҗиклар һәм үзбәкләрнең саны сизелерлек кимегән.

БДБ мөселман төбәкләреннән, нигездә Таҗикстаннан чыккан мөселманнар вакытлы гыйбадәтханә бинасы итеп «Садовый» күмәртәләп сату сәүдә базасы территориясендәге зур ангарның икенче катындагы склад бинасын җайлаштыралар. Җомга намазына килгән халык икенче каттагы намаз залына сыймый, 100-150 кеше урамда намаз укый, бәйрәм гаетләренә бирегә 7 меңләп кеше килә, бөтен территория биләп алына[1].

Новокузнецк шәһәрендә Кемерово өлкәсенең барлык мөселман халкының яртысы яшәгәнлектән, шәһәрдә яңа зур мәчет (җәмигъ мәчете) төзү мәсьәләсе туа. Башта Җәмигъ мәчете өчен җир шәһәрнең Завод районына керү урынында бүлеп бирелгән, ләкин бу карарга җирле халык каршы чыккан. Нәтиҗәдә, аз кешеле районда 2,5 гектар җир бүлеп бирелгән. Шәһәр мэриясенең шәһәр төзелеше һәм җир ресурслары комитеты мәчет өчен җир участогы бүлеп бирүне килештергән[1].

Икенче катта «Мәхәллә һәм шәһәр татар җәмгыяте музее» урнашкан. Шулай ук мәчеттә ашханә һәм кухня, ритуаль бина, имам кабинеты һәм башка бүлмәләр бар.

Кузбасс башлыгы (1997―2018) Әман Молдагазы (Гомәр) улы Түлиев (1944―2023) мәчеткә бүләк ясаган (тукымага Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме язылган)[4].

Мәчет янында Коръәнне өйрәнү, балаларны иман нигезләренә һәм гарәп телендә уку һәм язуга өйрәтү өчен мәктәп эшли. Китап күргәзмәләре үткәрелә.

Имамнар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү