Таһир Бикчәнтәев

мөфти (Кемерово өлкәсе, Россия)

Таһир Бикчәнтәев, Таһир Әхмәдулла улы Бикчәнтәев (1980 елның 26 сентябре, СССР, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Юрга районы, Сарсаз) – ислам дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе, Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы мөфтие, Кемерово өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Кемерово өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Россия ГУФСИН каршындагы Кемерово өлкәсе – Кузбасс буенча Иҗтимагый совет әгъзасы[1]. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы (2022 елдан)[2].

Таһир Бикчәнтәев
Туган телдә исем Таһир Әхмәдулла улы Бикчәнтәев
Туган 26 сентябрь 1980(1980-09-26) (43 яшь)
СССР, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Юрга районы, Сарсаз
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре ислам дин әһеле, мөфти
Балалар ике улы
Сайт ВКонтакте

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1980 елның 26 сентябрендә Кемерово өлкәсенең Юрга районы Сарсаз авылында туган. Дин юлыннан китүендә авыл мәчете имамы булган бабасының тәэсире зур булган[3]. 1987-1993 елларда Иске Кишет урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый. 1993-1994 елларда Төмән өлкәсенең Олы Малчын авылында Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәдрәсәдә белем ала, 1994-1995 елларда Новосибирск Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәдә укый. 1997 елда ул Искитим урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган. 17 яшендә (1997 ел) Себер мөселманнарының Диния нәзарәте Омск мөфтияте составында теркәлү узган Сарсаз авылы мәчете имамы итеп сайлана, чөнки бу вакытка мәчет дин хезмәткәренең барлык функцияләрен үти, 1998 елда өстәмә мәхәллә идарә рәисе итеп билгеләнә. 1990-еллар уртасында Сарсаз мәчете Кузбасста эшләп килгән азсанлы мәчетләрнең берсе була.

2001-2002 елларда Казан шәһәренең Россия Ислам университетында укуын дәвам итә, 2002 елда Мисыр Гарәп Республикасының Каһирә шәһәрендәге «Әл-Әзһар» Халыкара ислам академиясенә укырга керә, анда 2007 елга кадәр белем ала. Мисырда белем алган елларда академиянең студентлар җәмгыяте тормышында актив катнаша, Мисырда Россия студентлары берлеген булдыруның чишмә башында тора, аннан соң Каһирәдә яшәүче ватандашларның координация советында Россия студентлары мәнфәгатьләрен яклый.

Укуын тәмамлаганнан соң туган ягы Кузбасска эшкә чакырыла. 2007 елдан Сарсаз авылы мәчете имам-хатибы булып эшли, моннан тыш, аны Кемерово шәһәре мәчетендә җомга вәгазьләре үткәрергә чакыралар. 2008 елның ноябрендә Кемерово шәһәренең «Мөнирә» җәмигъ мәчете имам-хатибы итеп сайлана һәм «Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе-мөфтинең беренче урынбасары булып эшли.

2009 елның ноябреннән Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе-мөфти булып тора[4].

2011-2016 елларда читтән торып Казандагы Россия Ислам университетының теология факультетында укыган, аннары магистратурага укырга кергән[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • «Шахтер көненә 60 ел» медале (Кемерово өлкәсе)
  • «Ышаныч һәм Игелек өчен» медале
  • «Кузбасска хезмәт иткән өчен» медале
  • «Кузбасска 70 ел» медале
  • «Россия ЭЭМ Кемерово өлкәсе буенча дәүләт идарәсенә 70 ел» медале

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ике ул тәрбияли.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү