Сарсаз мәчете (Кемерово өлкәсе)
Сарсаз мәчете (рус. Мечеть д. Сарсаз Юргинского муниципального округа Кемеровской области) ― Россия Федерациясенең Кемерово өлкәсе Юрга муниципаль округы (районы) Сарсаз авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле дини җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
Мәчет | |
Сарсаз мәчете
| |
Ил | Россия |
Авыл | 652051, Кемерово өлкәсе, Юрга районы[d], Сарсаз, Верхняя ур., 13 |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Кемерово өлкәсе МДН / җирле мөселман дини оешмасы |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | манарасы түбәсендә |
Төзелеш еллары | 1993—1996 еллар |
Төп даталар: 1993 ― төзелеш башланган
1996 ― ачылган | |
Халәте | гамәлдә |
Сарсаз авылы Юрга шәһәре белән чиктәш. Соңгы елларда авылга шәһәрләрдән кешеләр күченә башлый. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләренә ярашлы, халыкның милли структурасында татарлар 528 кешедән 61%, руслар 36 % тәшкил иткән[1]. 2010 елда авыл халкының (барлыгы 420 кеше) милли структурасында татарлар ~60 % тәшкил иткән[2]. 2020 елда авылда 469 татар яшәгән [3].
Тарих
үзгәртүКузбассның төньягында, Кемероводан 82 км ераклыкта урнашкан Сарсаз авылы 1909 елда нигезләнгән. Том губернасының калмак татарлары яшәгән җирлегенә хәзерге Татарстан территориясендәге ике татар авылыннан ― Әлки һәм Сарсаздан казан татарлары һәм мишәрләр күченгән[4]. Күченүчеләр арасында яңа нигез салынган авылның исеме турында бәхәс чыккан, дип санала. Күченеп утыручылар арасында сарсазлылар бер кешегә күбрәк булган, шуңа күрә авылны «Сарсаз» дип атарга карар иткәннәр. Әлкидән гаиләләре белән күченеп килгән кешеләр арасында бертуган Бикчәнтәевлар булган: олысы – Шаһабетдин, кечесе – Шәрәфетдин. Шаһабетдинны Сарсазда мулла итеп билгелиләр (аның вафатыннан соң Миңнехан Абдуллин мулла булган). Авылда мәчет төзелә, анда намазлар укыла башлый һәм Ислам нигезләре дәресләре үткәрелә. Гарәп теле һәм Ислам нигезләренең беренче укытучысы – Төркия белән сугыш[d] вакытында ниндидер сәбәп белән Сарсазда калган төрек хәрби әсире (өлкәннәр сүзләре буенча, генерал) булган. 1917 елгы революциядән соң төрек укытучысы Төркиягә китә, мәчет бинасын башлангыч татар мәктәбе итеп бирәләр. 1929―1930 елларда фәннәр татар телендә укытылучы мәктәп эшләгән әле[5].
1926 елда авылда 73 хуҗалык булган һәм 382 кеше яшәгән (күпчелек руслар). 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Сарсазда 476 кеше яши.
1930-елларда СССРда диннәр эзәрлекләнә башлагач, дин тотучыларга кыенга килә. Намазлар өйләрдә генә укыла башлый, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре, әгәр кышкы вакытка туры килсә, мәхәллә кешеләренең мәйданы рөхсәт иткән зуррак йортларында, җәйге вакыт булса, зиратта билгеләп үтелгән. Дин тотучы кешеләрне җирле хакимият эзәрлекләгән. Мәсәлән, 1945 елның апрелендә Ураза бәйрәмен үткәрү өчен, мөселманнар үтенече буенча, иртәнге вакытка колхоз конторасы бинасы бирелгән. Икенче көнне үк булган хәл турында районда билгеле була, комсомол ячейкасы секретаре Сәлихова (Сәетбаталова) Бануны комсомол райкомына чакыралар һәм җинаять эше кузгаталар. Аны төрмәдән Җиңү коткара. Ул вакытта колхоз рәисе итеп фронттан кайткан Идиятулла Фәйзуллин билгеләнә. Дин тотучылар үтенече буенча, ул зиратны койма белән әйләндереп алырга ярдәм иткән. Барысы да җинаять эше белән тәмамлана, нәтиҗәдә аны рәис вазыйфасыннан төшерәләр[6].
1993 елда Заһидулла Бикчәнтәев һәм Миңзифа Абдулова инициативасы, 1990―1993 елларда халык депутатларының Кемерово өлкә советы рәисе булып эшләгән Ә. Г. Тулеевның (1944–2023) ярдәме белән, авылда мәчет төзелеше башлана. Төзелешнең җитәкчесе һәм оештыручысы ― «Искитимский» совхозы директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Миңзифа Хәбибулла кызы Абдулова. 1996 елда, Корбан бәйрәмендә, мәчет тантаналы рәвештә ачыла[6]. Имам итеп Заһидулла Бикчәнтәев, аның урынбасары итеп Рәшит Шаһабиев сайлана. 1990-еллар уртасында Сарсаз мәчете Кузбасста эшләп килгән азсанлы мәчетләрнең берсе була.
1997 елда мәчет имамы итеп унҗиде яшьлек Таһир Бикчәнтәев сайлана. Аның җилкәсенә мөселман дини оешмасын булдыру һәм рәсми теркәү бурычы йөкләнә. 1999 елның 19 апрелендә Сарсаз авылы җирле дини җәмгыяте (мәхәллә) беренче мәртәбә Омск мөфтияте составында рәсми теркәлү узган[7]. 2004 елның 30 августында Россия Федерациясе Пенсия фондында, 2008 елның 1 гыйнварында Россия Федерациясе Социаль иминият фондында теркәлү узган[8].
2001–2007 елларда, Таһир Бикчәнтәев Казан шәһәрендә, аннары Мисырның Каһирә шәһәрендә укыган чорда, имам-хатыйб вазыйфаларын Рәшит Шаһабиев башкара[6].
2007 елда Таһир Бикчәнтәев Сарсазга кайта һәм яңадан имам-хатыйб вазыйфаларына керешә. Бу вакытта мәчеттә Ислам нигезләрен һәм гарәп телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе оештырыла. Өлкәннәр һәм балалар өчен дәресләрне Таһир хәзрәт үзе үткәрә. 2008 елда аны Кемерово шәһәренең Җәмигъ мәчетенә имам-хатыйб вазыйфасына чакыралар. Сарсазда аның урынына имам итеп Шамил Галиев сайлана, ул хәзерге вакытта да эшли. Сарсаз җирле мөселман дини оешмасы рәисе булып Фәрит Закирҗан улы Галимов эшләгән[6].
Соңгы елларда авылда яшәүче татарлар үз көчләре белән мәчетне төзекләндергән. Мәчеттә барлык дини чаралар һәм мөселманнарның төп бәйрәмнәре Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелеп килә[6].
Имам
үзгәртү2008 елдан имам-хатыйб Ибраһим улы Шамил хәзрәт Галиев[9].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2015-12-14
- ↑ Сарсаз. татарыкузбасса.рф(рус.)
- ↑ Милли-мәдәни мирасыбыз: Томск өлкәсе татарлары. – Казан, 2016. – 432 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; ундүртенче китап).
- ↑ История Сарсаза. татарыкузбасса.рф(рус.)
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Сарсаз. Религия. татарыкузбасса.рф(рус.)
- ↑ ММРО д. Сарсаз Юргинского района. audit-it.ru
- ↑ РО Мусульман д.Сарсаз Юргинского муниципального округа. list-org.com
- ↑ ММРО д. Сарсаз Юргинского района. dumko42.ru
Сылтамалар
үзгәртү- Мечеть д. Сарсаз ВКонтакте
- Фоторепортаж: Татарские деревни Кузбасса
- д. Сарсаз. YouTube видео, 1:13