Козьмодемьянск

(Чикмә битеннән юнәлтелде)

Козьмодемьянск (Күзмәдимән[1], Көҗмәдимьян[2], рус. Козьмодемьянск, тау мари телендә Цикмӓ, болын мари телендә Чыкма, чуаш. Чикмĕ) — Мари Илнең көньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр, Таулы Мари районының районының административ үзәге.

Козьмодемьянск
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Мари Ил
Координатлар 56°20'31"тн, 46°33'49"кнч
Эчке бүленеш юк
Башлык Владимир Торопов
Нигезләнгән 1781
Беренче телгә алу 1583
Мәйдан 13 км²
Халык саны 21 262 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 83632
почта индекслары 425350
Рәсми сайт kozmodemjansk.ru

Халык саны — 21 262 кеше (2010)[3].

География үзгәртү

Шәһәр Иделнең (Чабаксар сусаклагычы) биек уң ярында, Йошкар-Оладан 104 километрга көньяк-көнбатышка таба урнаша. Республикасының сул як ярдагы өлеше белән Козьмодемьянскны борамлы кичү тоташтыра.

Климат үзгәртү

Козьмодемьянск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −8 −7 −1 9 18 22 24 21 15 7 −1 −6 8
Уртача температура, °C −10,4 −9,1 −3,6 5,5 13,4 18,0 20,0 17,6 11,4 4,5 −3,7 −7,9 4,8
Уртача минимум, °C −14 −14 −7 2 8 13 15 13 8 2 −6 −12 1

Тарих үзгәртү

Козьмодемьянск крепость буларак 1583 елда нигезләнгән.

1708 елда, Россияне сигез губернага бүленү вакытында, Козьмодемьянск Казан губернасына беркетелгән. 1727 елданөяз шәһәре.

1791 елда монда мари краенда беренче халык училищесы ачыла. XIX гасырның ахырында Козьмодемьянскта биш уку йорты булган: өчкласслы училищесы, хатын-кызлар училищесы (1862 елда ачылган), мари хатын-кызлар мәктәбе, ике чиркәү-мәхәллә мәктәбе.

1861 елда шәһәрдә стационар шифаханәсе ачыла.

1917 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла.

1920 елда Козьмодемьянск һәм өязе Түбән Новгород губернасына кертелә. 1921 елда Мари Автономияле өлкәсенә кертелә; 1936 елдан — Мари АССР составында.

Халык үзгәртү

1840[4] 1897[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[3]
4 254 5 284 12 625 15 302 18 792 24 746 22 771 21 262

Милли состав: руслар — 65,7%, чирмешләр — 28,8%, татарлар — 1,0%, чуашлар — 0,8%.[11]

Транспорт үзгәртү

Тимер юл элемтәсе юк, иң якындагы станцияләр Чабаксар (ераклык — 86 км) һәм Йошкар-Ола (120 км).

Автобус элемтәсе: Мәскәүгә, Түбән Новгородга, Йошкар-Олага автобуслар баралар.

Истәлекле урыннары үзгәртү

  • Александр Григорьев исемле сәнгать-тарихи музее
  • Этнографик музее
  • Остап Бендер музее

һ.б.

Шәһәрдә туганнар үзгәртү

  • Андрей Эшпай — композитор.

Фотогалерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://escriptorium.univer.kharkov.ua/bitstream/1237075002/1838/4/Tataro-Bashkirskaya___3.pdf
  2. https://vk.com/doc30068424_448317684
  3. 3,0 3,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-03-04 
  4. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=458
  6. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-01