Хәдичә Әхмәрова
тәрҗемәче, мәгърифәтче
Хәдичә Әхмәрова (30 апрель 1861 ел — 31 март 1945 ел) - тәрҗемәче, татар кызлары өчен беренче русча-татарча училище ачучысы һәм директоры.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык |
Россия империясе Россия республикасы[d] РСФСР[d] СССР |
Туу датасы | 30 апрель 1861 |
Туу урыны | Казан, Россия империясе |
Үлем датасы | 31 март 1945 (83 яшь) |
Җирләнгән урыны | Яңа бистә зираты |
Ата | Шаһиәхмәт Алкин |
Кардәш | Сәетгәрәй Алкин |
Ире яки хатыны | Шаһбазгәрәй Әхмәрев |
Балалар | Заһидә Тинчурина |
Һөнәр төре | тәрҗемәче |
Биография
үзгәртүХәдичә Шаһиәхмәт кызы Әхмәрова Казан шәһәрендә морза Шаһиәхмәт Алкин һәм гаиләсендә туа. Белемне гаиләдә ала.
- 1879 елда Икенче Казан ирләр гимназиясен (1874) һәм Казан Император университетын (1878) тәмамлаган Шаһбазгәрәй Әхмәровка (1881 елдан - Казан Татар укытучылар мәктәбе директоры) кияүгә чыга.[1]
- Казанда беренче булып хөкүмәт хисабына татар кызлары өчен русча-татарча училище ачучы (5.09.1901-1918) һәм аның директоры.
- Лев Толстой һәм башка рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.[1]
Балалары
үзгәртү10 балаларының 3се балачакта вафат була.
Балалары:
- :Олы кызы Маһипәрвәз (1880-1964), Петербургта югары медицина белеме алган (1912 елда) беренче татар кызы, Ленин орденлы табиб, ТАССР атказанган табибы. Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган Рөстәм Әскар улы Дәүләтшинга кияүгә чыга. Бердәнбер уллары Әскарне (1902-1918) кызыллар атып үтерә.
- :Икенче кызы Суфия (1885-?), югары белемле режиссер, актриса. Генерал Али Шәех Гали улы Әскаргә кияүгә чыга. Кызлары Динара, Гөлнара.
- :Өченче кызы Сара, Алманиядә укыган югары белемле тәрҗемәче. Яков Марк улы Букшпанга (1887-1939) кияүгә чыга. Дүрт балалары (өч кыз, улы Павел) була. Гаиләсе белән католик динен кабул иткән.
- :Төпчек кызы Заһидә (1897-1988), укытучы; Кәрим Тинчурин (1887-1938) хатыны. Балалары булмый.
- :Олы улы Даут (1883-1914), хокукчы. Хатыны Ольга Иван кызы Дампер. Бердәнбер уллары Марк.
- :Уртанчы улы Ильяс (1887-1942), юнкер мәктәбен тәмамлаган. Гаиләсе булмаган.
- :Кече улы Йосыф Әхмәров (1889-1914), әфисәр. Хатыны Нәфисә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Михаил Бирин (2021 елның 12 сентябрь). Хадича Ахмерова: татарская Васса Железнова переводила Льва Толстого. Бизнес-Онлайн. 2024 елның 27 октябрь тикшерелгән.
Чыганаклар
үзгәртү- Бурнашева З. Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1971.— 34 б.
- Махмутова А. Х. Становление светского образования у татар (Борьба вокруг школьного вопроса, 1861—1917). — Казань: Изд-во КГУ, 1982. — С. 32.
- Биктимирова Т. Ступени образования до Сорбонны.— Казань: Алма-Лит, 2003. — С. 82—86.