Бу фоторәссам турында мәкалә. Язучы Фәрит Гыйльми (1947-1993) белән бутамагыз
Фәрит Гыйльмияр, Фәрит Зәйнулла улы Гыйльмияров (1950 елның 4 октябре, БАССР, Караидел районы, Түбән Түргәнәй) — архитектор, рәссам-фотограф, БР фоторәссамнар, ССРБ (РСФСР) архитекторлар (1988 елдан) берлекләре әгъзасы. Уфа дәүләт «Нур» татар театрын проектлауда һәм төзүдә өлеше зур.

Фәрит Гыйльмияр
Туган телдә исем Фото: ArtAgeLess.com
Фәрит Зәйнулла улы Гыйльмияров
Туган 4 октябрь 1950(1950-10-04) (73 яшь)
БАССР, Караидел районы, Түбән Түргәнәй
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Самар дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре корымчы, фоторәссам
Җефет Рәмилә Фәйзрахман кызы
Балалар кызы Айгөл
Ата-ана
  • Зәйнулла (әти)
  • Кәримә (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Нур» театры

1950 елның 4 октябрендә Башкортстан АССР Караидел районы Түбән Түргәнәй авылында сигез балалы гаиләдә туган. Хәрби хезмәттә булганнан соң, Куйбышев инженер-төзелеш институтын тәмамлый. «ГИПРОНИИАВИАПРОМ»ның Куйбышев бүлекчәсендә архитектор булып эшли. 1987 елда Башкортстанга кайтып, Уфаның Октябрь районы баш архитекторы була.

«Тулпар» журналында, «Неделя» нәшрият йортында фоторәссам булып эшли. «Полиграфсервис» ҖЧҖ архитекторы вазифасын башкара. 1997 елда Уфа дәүләт «Нур» татар театры бинасын проектлауда һәм төзүдә катнаша (театр проекты БР архитекторлар берлегенең еллык 2нче премиясен ала). 2008 елдан башлап, һөнәри нигездә Уфаның сүтелеп-югалып барган урамнары һәм йортлары сурәтләрен, туган ягы Караидел табигатен фотога төшерә. Күренекле шәхесләрнең — Наҗар Нәҗми, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев, Заһир Исмәгыйлев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Мөдәррис Әгъләмов, Нәҗибә Сафина һ. б. — ул төшергән фоторәсемнәре китап, буклет, альбомнарга кергән. Болгар, Биләр, Җүкәтау шәһәрләренең архитектурасын өйрәнә. Уфада (2001, 2016[1]), Казанда, Караиделдә, Самарда шәхси күргәзмәләре узган.

Илдар Юзеев:

Фәрит! Әллә ниләр әле күрәсем бар...
Алларымда ята рәсемнәр.
Күңелемне матурлата торган
Гүзәллекләр көтәм мин синнән.
Икебез дә Кара, Ак Иделдән,
Матурлык бит безне бер иткән.
Кара Иделләрне агартырлык
Чын әсәрләр көтәм Фәриттән.

Әдәбият үзгәртү

  1. Венера Гыймаева, Рәүф Идрисов. Матурлык бит безне бер иткән. «Мәйдан», 2005 ел, сентябрь, 82-85 бб.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү