Франгиза Илбәкова

артист, җырлар авторы, «Башкортстан» ДРТК сы үзхәбәрчесе

Илбәкова Франгиза Фәннән кызы (1965 елның 15 сентябрендә Башкорт АССР ы Салават районы Юлай авылында туган) — артист, җырлар авторы, «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе журналисы, хәбәрчесе[1].

Биографиясе үзгәртү

Франгиза Фәннән кызы Илбәкова 1965 елның 15 сентябрендә Башкорт АССР ы Салават районы Юлай авылында авыл хезмәтчәннәре Фәннән Миңнәхмәт улы һәм Cәрбиямал Баһаветдин кызы гаиләсендә туган.

Әлкә урта мәктәбендә укыган елларында ук үзен сәләтле, иҗатка ынтылган кыз итеп күрсәтә.

1983-1987 елларда Уфа сәнгать институтының театр факультеты уенчы һөнәре бүлегендә күренекле педагог һәм режиссёр Рифкать Вәкил улы Исрафилов класында укый. Уку чорында, икенче курстан бирле, күренекле артислар Зәйтүнә Бикбулатова, Хөсәен Кудашев, Хәй Фәхриев, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Олег Ханов, Гөлли Мөбәрәкова, Хәмит Яруллиннар белән чыгыш ясый.

Тормыш һәм иҗат юлы үзгәртү

1987-1992 елларда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең «Ядкәр» ансамблендә сөйләү жанры актрисасы булып эшли. Ансамбль составында Русиянең күп өлкәләренә гастролләргә йөри, халыкара фестивальләрдә катнаша.

1992-1996 елларда Мәскәү телевидение хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтының «Матур телевизион режиссура» бүлегендә укый.

1996-2007 елларда һөнәри әзерлекле яшь режиссёр «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Тамаша» иҗади төркемендә эшли. Тапшыруларның сифатын арттыру эшендә күп көч түгә.

Аның башлангыч тапшырулары — «Куласа» программасы, «Дарман», «Җомга». Сәнгатьле тапшыруларның үсешенә өлеш индерде. Тамашачыга әдәбият һәм мәдәният эшмәкәрләренең — Зәйнәб Биишева, Мостай Кәрим, Заһир Исмәгыйлев, Хамматов Яңыбай Хаммат улы, Шәһит Ходайбирдин, Гайса Хөсәенов, Илшат Йомагулов, Тәлгат Шәриповның — иҗади портретларын күрсәтте. Данлыклы якташы шагыйрь Рәми Гариповның шигъри образын үзенчәлекле итеп ачты. Равил Бикбаев, Кәтибә Кинйәбулатова, Йомабикә Ильясова, Булат Рафиков, Кадим Аралбай, Тамара Ганиева һәм башка язучылар һәм шагыйрьләр турында телевизион фильмнарын тамашачы яратты. «Мөхәббәтнең дүрт мизгеле» дигән шигъри фильмы (Франгиза Илбәковның сценарие һәм режиссурасы) «Җир һәм кешеләр» төбәк фестиваль-конкурсында Гран-при белән билгеләнде[2].

Франгиза Илбәкова — «Манара» дини тапшыруы, «Айгөл иле» телевизион журналы, «Ак тирәк —күк тирәк» интерактив программасы, «Аркайым» интеллектуаль клубы, «Инсан» тапшырулар цикллары кебек проектларның режиссёр-куючысы. Якты дөнья белән вакытсыз хушлашкан яшь шагыйрләр истәлегенә багышланган «Нәзер» телетапшырулар циклын тамашачы югары бәһалады. Клипмейкер һөнәре телевидениеда яңа юнәлеш дип исәпләнгән чорда режиссёр күп санда клиплар төшерде.

Франгиза Илбәкова шулай ук «Фирангиза» псевдонимы астында язган күп җырлар авторы буларак билгеле. Ул билгеле композиторлар Салават Низаметдинов, Ришат Сәгыйтов, Артур Туктаголов, Галинур Юламанов, Юрий Шитов, тормыш иптәше Ишморат Илбәков һәм кызы Зөлхизә Илбәкова белән хезмәттәшлек итеп, күп җырлар иҗат итә[3]. Аның кайбер җырлары чын хитка әйләнгән, Башкортстан Республикасының бөтен радиостанцияләр һәм телеканалларында яңгырый.

2013 елдан «Башкортстан» телерадиокомпаниясенең Телевидение-радио сәнгате мәктәп-студиясендә эшли.

2015 елда 50 яшен билгеләгәндә, Франгиза Илбәкова үзенең шигырлар һәм җырлар җыентыгын һәм үзе төшергән клиплары белән тәлинкә чыгарды[4].

2016 елдан «Башкортстан» ДТРК сы сәнгатьле программалары бүлегендә үз хәбәрче булып эшли, автор һәм режиссёр буларак тапшырулар оештыра. «Күчтәнәч» гаилә белән күңел ачу программасында җөмһүрият артисларының ижадын пропагандалаганы өчен театр һәм кәмит оешмалардан бик күп рәхмәт хатлары алды.

2018 елда Франгиза Илбәкова «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесенең телерадио сәнгать мәктәп-студиясендә телевидение корреспонденты юнәлештә уку курсын үтте. Франгиза Фәннән кызы җәмәгать эшләрендә актив катнаша: «Сылукай», «Бал прессы», «Журфест» кебек республика әһәмиәтендәге яшьләр акцияләре, иҗади конкурслар, бәйрәмнәр оештыра . Яңа амбициоз проектлар планлаштыра.

2020 елның 6 мартында Уфа шәһәре Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов Илбәкова Франгиза Фәннән кызын «Хатын-кыз – милләт әсәһе» IV Республика конкурсында җиңүе белән котлады.

Франгиза Илбәкова Киров районы Хакимиятенә «Үзем булып калам» («Остаюсь собой») шигырлар җыентыгын бүләк итте[5].

Гаиләсе үзгәртү

Тормыш иптәше Илбәков Ишморат Каюм улы — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе курайчысы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1997)

Кызлары Зөлхизә Илбәкова — иҗади шәхес, композитор һәм җырчы-башкаручы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • «Хатын-кыз – милләт әсәһе» IV Республика конкурсы җиңүчесе
  • «Мөхәббәтнең дүрт мизгеле» дигән шигъри фильмы «Җир һәм кешеләр» төбәк фестиваль-конкурсында Гран-прига лаек булды

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.
  2. Франгиза Илбәкова
  3. Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.(рус.)(Тикшерелгән 6 декабрь 2020)
  4. Франгиза Илбәкова
  5. Франгиза Илбәкова 6.03.2020

Чыганаклар үзгәртү

  • Земля салаватка, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.

Сылтамалар үзгәртү