Рус Олысы

Алтын Урда дәүләтенең төньяк-көнбатыш олысы
(Урыс Олысы битеннән юнәлтелде)

Рус Олысы [1] соңрак Мәскәү олысы - Алтын Урда дәүләтенең төньяк-көнбатыш олысы (1240-1480).

Алтын Урданың
Рус Олысы
Алтын Урда чәчәк ату дәверендә


 

 

 

 

1240 ел — 1480 ел




Дин күпчелек православие
Хан Ярлыгын алган кенәзләр
 - 1263-1303 Даниил Александр улы
 - 1303-1325 Юрий Даниил улы
 - 1325-1340 Иван I Калита
 - 1340-1353 Симеон Горур
 - 1353-1359 Иван II Кызыл
 - 1359-1389 Дмитрий Донской
 - 1389-1425 Василий I
 - 1425-1433 Василий II Кара
 - 1433 Юрий Дмитрий улы
 - 1433-1434 Василий II Кара
 - 1434 Юрий Дмитрий улы
 - 1434 Василий Кыек
 - 1434-1445 Василий II Кара
 - 1445 Дмитрий Шемяка
 - 1445-1446 Василий II Кара
 - 1446-1447 Дмитрий Шемяка
 - 1447-1462 Василий II Кара
 - 1462-1505 Иван III (1480 елга кадәр, соңрак бәйсез)

Алтын Урда 7 төп олысыннан торган:

Алтын Урда таркалганнан соң Болгар Олысы нигезендә Казан ханлыгы барлыкка килгән, Себер Олысы Себер ханлыгына, Кырым олысы Кырым ханлыгына, Зур Урда Әстерхан ханлыгына һәм Нугай Урдасына, ә Рус олысы бәйсез Мәскәү кенәзлегенә әверелгән.

Мәскәү кенәзлеге үз тирәсендә бүтән рус кенәзлекләрен берләштереп, Мәскәү дәүләтенә әйләнгән.

1480 елга кадәр Мәскәү дәүләте Зур Урдага ясак түләгән, Угра бәрелешеннән соң түләүләр туктатылган.

1484 елга кадәр Мәскәү дәүләте Казан ханлыгына ясак түләгән, Иван III Мөхәммәд Әмин ханына тәхеткә утырырга ярдәм иткәннән соң, Мәскәү Казанга ясак түләргә туктата, ләкин Касыйм ханлыгына акча җибәрергә дәвам итә. Әммә Казанга ясак түләүне туктаганнан соң, Мәскәү кенәзлеге бәйсез дәүләт булып санала.

Кайбер тарихчылар буенча Рус олысыннан килеп чыккан Мәскәү дәүләте Казан ханлыгы, Әстерхан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Себер ханлыгы, Нугай Урдасы кебек Алтын Урданың бер варисы булып санала.

Тарих үзгәртү

Бату хан үзгәртү

 
Бату хан

1236 елда монгол-татарлар гаскәре көнбатыш явын башлап, Идел буе Болгары дәүләтен басып алган.

1237 елның кышында Рязань, Коломна, Мәскәү, Владимир, Сүздәл, Ярославль, Тверь, Кастрама шәһәрләрен басып алынган, Новгородка 100 км барып җитмәгәч, Бату хан үз гаскәрен көньяк ягына борып юнәлдергән.

1240 елда Бату хан гаскәре Киев шәһәрен басып алгач, Галиция-Волынь кенәзлеген үтеп Маҗарстан, Көнчыгыш Алмания, Польша, кайбер Балкан илләре һәм бүгенге Италиянең Триест шәһәренә кадәр һөҗүм итеп 1242 елга зур территорияне басып ала.

1243 елда Каракорымдагы бөек хан Үгәдәй үлеме турында ишеткәч, Бату хан яңа хан сайлау өчен җыелган колылтайда катнашкан өчен көнчыгышка юнәлә. Ләкин Болгар шәһәренә җиткәч, Идел буенда калырга карар итә.

Нигез салыну үзгәртү

1242 елда Бату хан басып алган территориядә яңа бердәм дәүләткә нигез сала. Шул ук елны Бату хан Болгар әмире, рус кенәзләре, Кырым, Кавказ бәкләрен чакырып, яңа тәртипне урнаштыра: салым, ясак зурлыгын куя, баскаклар, даруглар билгели, 7 олысның һәр хакиме Алтын Урда ханы биргән ярлык белән билгеләнә.

 
Александр Невский

Рус кенәзе Александр Невский Алтын Урда белән хезмәттәшлектә яшәргә карар итә, 1247 елда ярлык ала, Көнбатыш һөҗүменә каршылык итә, Рус Олысын нигез салучыларның берсе булып санала.

Рус кенәзләре еш кына ярлык алган өчен бер-берсенә каршы мәкерле ысуллар кулланганнар, хыянәт иткәннәр, хәттә үтергәннәр. Фактик рәвештә Алтын Урда ханы Рус олысындагы кенәзләрне ярлык биреп билгеләгән.

Үзбәк хан үзгәртү

 
Иван Калита

Үзбәк хан Мәскәү шәһәренә өстенлек бирә башлаган, Иван Калитаны татар хакимиятеннән рус баскагы итеп билгели. Шуннан соң Мәскәү көч туплый башлаган. 1300 елда митрополия Киев шәһәреннән Владимир каласына күчерелгән.

Үзбәк хан Мәскәү шәһәрен юри көчәйткән, хан руслар үзара низаглашуын бетерергә болай итеп ниятләгән, ләкин нәтиҗәдә Мәскәү шәһәре соңрак зур көч туплаган, шуны Үзбәк хан алдан исәпкә алмаган.

Низаглашу чоры үзгәртү

Алтын Урда низаглашу чорында Рус олысының кенәзләре низагның төрле якларында катнашканнар.

Аксак Тимер Алтын Урдага һөҗүм иткәннән соң, дәүләтнең күп шәһәрләре җимерелгән калган, Алтын Урда зәгыфьләнгән. Шуны күреп, Рус олысы сепаратист ниятләрен еш күрсәтә башлаган.

Алтын Урда низаглашу чорында дәүләт зәгыйфьләнә һәм Литва кенәзләре Рус олысының көнбатыш өлешен басып ала башлаган.

Украинаны югалту үзгәртү

 
Литва кенәзе Ольгерд

Алтын Урда ханнары Җанибәк һәм Бәрдибәк үлгәннән соң, низаглашу чоры башлана, шуны күреп, 1362 елда Зәңгәр су янындагы сугышта Литва кенәзе Ольгерд Мурат хан нойоннары гаскәрен җиңә һәм Киев тирәсендәге биләмәне басып ала, шуннан соң Алтын Урда Украинаны югалта башлый.

Мәскәү олысы үзгәртү

Зәңгәр су янындагы сугыштан соң (1362), Алтын Урда Украинаны югалтканнан соң, Мәскәү кенәзлеге күп бүтән рус кенәзлекләрен кушканнан соң, Рус олысы еш кына Мәскәү олысы дип йөртелә башлый (соңрак Мәскәү иле, русча Московия).

Алтын Урда соңгы көчле хакиме Идегәй үлгәннән соң, дәүләт зәгыйфьләнә һәм соңрак таркала башлый.

Алтын Урда мирасчысы үзгәртү

 
Мәскәү бөек кенәзе Иван III

1480 елда Угра елгасындагы басып тору нәтиҗәсендә Рус олысы Сарай шәһәренә ясак түләргә туктаган, ләкин Казан ханлыгына (1487 елга кадәр), Кырым ханлыгына һәм Касыйм ханлыгына 1681 елга кадәр салым түләгән.

Тәңкәләр үзгәртү

 
Дмитрий Донской тәңкәләре

XIII гасырдан Алтын Урдада ике башлы кош (ике башлы бөркет) белән тәңкәләр сугылган, мисал өчен бәкләрибәк Ногай тамгасында ике башлы кош сурәтләнә[2]. Дмитрий Донской акча суккан тәңкәләрдә кенәз башлыгында гарәпчә һәм кирилча текст бар.

Токта, Җанибәк, Үзбәк, Туктамыш ханнары идарә иткән чорында ике башлы кош белән тәңкәләр сугылган[3]. Бу тәңкәләр Идел буенда, Кырымда да табылган. Бер риваять буенча "ике башлы кара кош" борынгы татар бер нәселенең билгесе булган [4]

Киев Русенең тәңкәләрендә тик Өч япьле (Трезуб) сугып сурәтләнгән, ә Мәскәү олысында ике башлы кош 1497 елда Иван III идарә иткән чорда гына сугылган, шулай итеп Россиянең гербы - ике башлы бөркет нәкъ Алтын Урда тәңкәләреннән мирас итеп алынган[3][5].

Рус олысы Алтын Урданың күп тәртипләрен ияләшә: салым системасы, почта, үзәкләштерелгән хакимият, җирле хакимнәрне ярлык тапшыру ярдәмендәге билгеләү, гаскәр төзелеше. Соңрак Рус олысы Алтын Урда дәүләтчелеген үзләштереп, Россия патшалыгы һәм Россия империясенә әйләнә, шуңа күрә Алтын Урда дәүләтенең мирасчысы булып санала.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.z-rus.ru/ru_history_6.php 2015 елның 7 июль көнендә архивланган. Русский улус Золотой Орды (1240-1480 гг.)
  2. http://skifos.livejournal.com/55551.html
  3. 3,0 3,1 http://navimann.livejournal.com/360982.html
  4. Дом Чингиз-хана» (Алтын Урук): клановая принадлежность и ее атрибуты // Этнологические исследования в Татарстане. – Казань, 2007
  5. http://v-n-zb.livejournal.com/6123024.html