Урмай җәмигъ мәчете

мәчет (Урмай, Комсомол районы, Чуашстан, Россия)


Урмай җәмигъ мәчете, Рәхимулла хәзрәт Минһаҗетдинов исемендәге мәчет, шулай ук Урта мәчет, Әл-Кәүсәр [1] (чуаш. Урмаел мичĕт, рус. Соборная мечеть села Урмай) ― Чуашстанның Комсомол районы Урмай авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Урмай мөхтәсибәте карамагында. Мәчетнең беренче имамы Рәхимулла хәзрәт Минһаҗетдинов исемен йөртә. Мәчетнең хәзерге Имам-хатибы – Хәмидулла хәзрәт Минһаҗетдинов (Миначетдинов).

Мәчет
Урмай җәмигъ мәчете
Урта мәчет
Ил Россия
Авыл 429153,
Чуашстан,
Комсомол районы,
Урмай, Үзәк урам
Координатлары 55°14'N, 47°30'E
Дин Ислам
Мәхәллә Чуашстан МДН
Урмай мөхтәсибәте
Урта мәчет мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы бина янәшәсендә булган мәчет
Беренче телгә алу XVII гасырның II яртысы
Төзелеш еллары 20142022 еллар
Төп даталар:
1939 ел – ябылу,
1990 – ике манаралы итеп яңадан төзү,
2014 ел – төзекләндерүне башлау
2022 – төзекләндергәннән соң яңадан ачылу
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Урмай авылында өч мәчет гамәлдә:

  • Урта мәчет, Рәхимулла хәзрәт Минһаҗетдинов исемендәге Җәмигъ мәчете (XVII гасырның II яртысы – 1939, 1990 елдан ике манаралы итеп яңадан ачылган)
  • Тау башы мәчете, Нәбиулла хәзрәт исемендәге мәчет (41нче мәхәллә, 2005 елда ачылган)
  • Кара Пулат мәчете (2010/12 елда ачылган, Чуашстан МДН Урмай мөхтәсибәтенең җәмигъ мәчете)[2] [3].

Урмайда 2010 ел мәгълүматы буенча, 2889 кеше яшәгән (1449 ир-ат, 1440 хатын-кыз).

Төзекләндерү үзгәртү

2014 елда мәхәллә кешеләре, бина эчендә дин тотучыларга урын җитмәү сәбәпле, мәчетнең мәйданын арттыру өчен, иске бинаны реконструкцияләү турында карар кабул иткәннәр. Цокольне, тарих символы буларак, үзгәрешсез калдырырга булганнар. 8 елга якын җирле халык һәм меценатлар ярдәме белән мәчетне реконструкцияләү бара.

Төзекләндерелгән Җәмигъ мәчетен ачу Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Мәчетнең иске (икенче) бинасы 1990 елның 25 маенда, нәкъ менә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул иткән көнне төзелгән булган.

2022 елның 1 июлендә яңартылган мәчетне ачу тантанасында Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Чувашстан мөфтие Альбир хәзрәт Крганов, БТК Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Пенза өлкәсе мөфтие Әбүбәкәр хәзрәт Юнкин, ХМАО-Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Луганск Халык Җөмһүрияте МДН мөфтие Илдар хәзрәт Гамбәров, Чуашстан МДН рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллаев катнашкан. [4][5].

Рәхимулла Минһаҗетдинов исемендәге (әлеге мөселман гыйбадәтханәсенең беренче имамы) Урмай җәмигъ мәчете территориясендә халык өчен ял итү һәм йөрү зонасы барлыкка килгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү