Альбир Рифкать улы Крганов (1976 елның 10 октябре, Чкаловское, Батыр районы, Чуаш АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия дини һәм җәмәгать эшлеклесе. Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие (җитәкчесе). Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы[1].

Альбир Крганов
Туган 10 октябрь 1976(1976-10-10) (47 яшь)
Чуашстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Россия ислам университеты (Уфа), И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты
Һөнәре мөфти, җәмәгать эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале

 Альбир Крганов Викиҗыентыкта

Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие һәм «Мәскәү мөфияте» Үзәк төбәге мөфтие, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие.

Биография үзгәртү

Альбир Крганов 1976 елның 10 октябрендә Чуаш АССРның Батыр районы Чкаловское авылында туа. Милләте буенча татар. Альбирның әтисе Рифкать Сабирҗан улы — имам. Әнисе Гөлчәчәк Шакир кызы.

Шыгырдан урта мәктәбен, Казанда Ислам кабул итүнең мең еллыгы мәчете каршындагы Россия һәм БДБ илләре мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәсен, Россия Үзәк диния нәзарәте каршындагы Р. Фәхретдин исемендәге ислам институты, И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетының чуаш филологиясе һәм мәдәнияте факультетын тәмамлый. 2015 елдан Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетында «Конфессиональара һәм этникара мөнәсәбәтләр иминлеге» программасы буенча магистр.

Дини эшчәнлек үзгәртү

1991 елда — Чуаш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылы Үзәк Җәмигъ мәчетенең икенче имамы һәм мөәзин.

1992 елда Казан мөхтәсибәте җитәкчесе урынбасары һәм Чуашстан, Мордовия, Мари Ил республикалары буенча куратор булып эшли. Россияның бу субъектларында Диния нәзарәте, мөфтиләр оешмасы инициаторы.

1993 елда Чуаш Республикасы мөселманнары ислам үзәге рәисе. 1994 елның 18 маеннан — Чуаш Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти. 1998—2005 елларда — Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Эчке эшләр һәм тышкы мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе.

2001 елның маеннан алып биш ай дәвамында, А.Дебердиев авыруы сәбәпле, Сембер өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкара. 2005—2012 елларда — Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары.

2008 елда — Чуаш Республикасының иҗтимагый берләшмәләре Советы Рәисе. 2010 елдан — Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү мөфтие» Үзәк төбәге мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие һәм рәисе.

2010 елдан — Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы. Милләтара мөнәсәбәтләр һәм вөҗдан иреге буенча комиссия рәисе урынбасары. 2015 елның 24 декабреннән башлап Иҗтимагый палата каршындагы терроризмга каршы тору буенча координация советы рәисенең беренче урынбасары[2] һәм терроризмга каршы көрәш буенча координация советы составында ялган дини экстремизмга каршы көрәш буенча эшче төркем җитәкчесе[3].

2014 елда РФ Президенты Указы белән Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп раслана. 2015 елның 27 апрелендә РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советының Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә конфликтлы хәлләрне мониторинглау һәм аларны хәл итү комиссиясе әгъзасы[4].

2016 елдан — Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти. 2017 елда Президент грантларын бүлү буенча Координация советы составына керә.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны белән бергә дүрт бала үстерәләр.

Бүләкләр үзгәртү

  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • Күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 4 апрелендәге рәхмәте;
  • Россия Федерациясе Президентының 2018 елгы Россия Федерациясе Президентын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү эшендә актив катнашканы өчен рәхмәт хаты
  • «Чуваш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены[5];
  • Ватан алдындагы казанышлары өчен Изге Анна император ордены[6].
  • 2021 — II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале — рухи һәм мәдәни традицияләрне саклап калганы һәм үстергәне, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытканы өчен[7]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Список членов Палаты (2014 год)
  2. Координационный совет по противодействию терроризму начал свою работу
  3. В Общественной палате РФ создадут Координационный совет по противодействию терроризму
  4. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.04.2015 № 113-рп
  5. Законодательство | Официальный интернет-портал органов власти Чувашской Республики. www.cap.ru. әлеге чыганактан 2015-12-08 архивланды. 2015-12-03 тикшерелгән.
  6. В Чувашской Республике продолжается официальный визит Главы Российского Императорского Дома Е. И. В. Государыни Великой Княгини Марии Владимировны.
  7. Әлбир Кргановка «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» II дәрәҗә орден медале бирделәр. Татар-информ, 12.09.2021

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү