Россия мөселманнары Диния нәзарәте

үзәкләштерелгән дини оешма (Мәскәү, Россия)

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте белән бутамагыз

Россия мөселманнары Диния нәзарәте
Баш-фатир:

109044
Россия байрагы / Мәскәү, Үзәк АО, Таган районы, Беренче Крутицкий тыкрыгы., 5 - 2

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

Альбир Крганов

Нигезләү
РФ Юстиция министрлыгында теркәлү

2016 ел

dsmr.ru

Россия мөселманнары Диния нәзарәте, яки Россия мөселманнары Дини җыены (рус. Централизованная религиозная организация Духовное собрание мусульман России, ДСМР) – үзәкләштерелгән дини оешма. Россия Федерациясе төбәкләрендә теркәлү узган мөселманнарның җирле һәм төбәк дини оешмаларының бер өлешен берләштерә. 2016 елдан җитәкчесе – мөфти Альбир Крганов (1976 елгы).

Тарих үзгәртү

 
РМДН урнашкан бина. Беренче Крутицкий тыкрыгы., 5 - 2
 
Мөфти Альбир Крганов

2016 елда Россиядә өч "төп гомумроссия" мөфтияте эшли [1]: мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (Уфа), шулай ук мөфти Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы (1996 елда оешкан)[2].

Төрле вакытта Россиядә тагын бер "гомумроссия" мөфтияте булдыру омтылышлары күзәтелә. 2016 ел ахырында Мәскәүдә 10 төбәк мөфтияте вәкилләре катнашында «Россия мөселманнарының Диния нәзарәте» дини оешмасының беренче утырышы уза[3]. Оештыручылар – Себер мөселманнарының Диния нәзарәте – Омск мөфтияте, Мәскәү шәһәре һәм Үзәк регион мөселманнарының Диния нәзарәте – Мәскәү мөфтияте, Чуваш Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте. Оештыручылар составына Томск өлкәсе һәм Чуашстан мөселманнарының кайбер җирле дини оешмалары да кергән.

Оешма Россия Федерациясе юстиция министрлыгы органнарында 2016 елның 10 октябрендә теркәлгән. Изге Коръән һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәте нигезендә төзелгән, Хәнәфи мәзһәбе, матуриди(рус.) дини-хокукый юнәлешенә, шулай ук 1788 елда Екатерина II указы буенча төзелгән Ырынбур мөселман диния нәзарәте рухи-кануни принципларына һәм традицияләренә таяна.

2016 елның 30 ноябрендә Мәскәү шәһәренең «Президент-Отел»ендә 12 илдән килгән кунаклар катнашында «Россия мөселманнарының Диния нәзарәте» дини оешмасын нигезләү утырышы була. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең бертавыштан сайланган яңа җитәкчесе―мөфти Альбир Кргановка РМДН символлары — каләм белән кара савыты, таяк, чалма тапшырыла. Яңа «гомумроссия мөфтияте» башлыгы — мөфти Альбир Крганов: «оешма инде булган дини оешмалар белән көндәшлек итәргә теләми, ә киресенчә, аларны берләштерергә һәм дискуссияләр өчен ачык мәйданчык булырга ниятли», дип белдерә. Яңа гомумроссия мөфтияте башлыгын Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылган мөфти дип атыйлар.

Мөфти А. Крганов турында «югары хакимият эшелоннарында сизелерлек ярдәм күрсәтелгән дин эшлеклесе буларак билгеле» дип язганнар, Дин белгече Андрей Берман раслаганча: «Крганов Россия Иҗтимагый палатасына Президент квотасы буенча керә, бу инде күп нәрсә турында сөйли. Аның үз инициативасы белән, өстә килештермичә генә, гамәлдәге дини структураларга һөҗүм итүен күз алдына да китерүе кыен. Бу факт шул ук ҮДНнең үз миссиясен үти алмавын, яшь мөселманнарга тиешле йогынты ясамавын дәлилли. Ә яшь мөселманнар өлкән яшьтәге, смартфон дигән нәрсәне белмәүче руханилар артыннан барырга риза түгел»[4].

Структура үзгәртү

Россия мөселманнары Диния нәзарәте РФ төбәкләрендәге кайбер мөфтиятләрне берләштерә. 2017 елда аңа Мәскәү мөфтияте, Ханты-Манси – Югра мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Себер мөселманнары Диния нәзарәте, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Томск һәм Томск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Дагстан мөфтияте, Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте, Байкал мөфтияте, Волгоград мөселманнары Диния нәзарәте, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү өлкәсе мөселманнары мөхтәсибәт җыены, Новосибирск шәһәре «Җәмигъ мәчете» мөселман дини оешмасы.

РМДН голәмәләр шурасы үзгәртү

Позиция үзгәртү

2020 елда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир Крганов «конфессияара никахлар мөмкин» дип белдерә, шуның белән башка оешма — Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы голәмәләр шурасының «мөселман ир-ат белән христиан яки яһүди хатын-кыз арасында никах рөхсәт ителми» дигән позициясенә каршы килә[6][7].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү