Төньяк-Көнбатыш фронт (Бөек Ватан сугышы)
Төньяк-Көнбатыш фронт – Бөек Ватан сугышы вакытында ССРБ Кораллы көчләре эчендәге оператив стратегик хәрби берләшмә. Фронт 1939-1943 елларда Төньяк Россиядә һәм Литва җирләрендә сугышкан.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Төньяк-Көнбатыш фронт рус. Северо-Западный фронт (СЗФ) | |
---|---|
ССРБ КК эмблемасы | |
Оештырылу елы | 1939 - ноябрь 1943 |
Ил | ССРБ |
Сугышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
Катнашу | Бөек Ватан сугышы: Балтыйк буе стратегик саклану операциясе Демянск операциясе (1942)
|
Танылган командирлар | Фёдор Кузнецов |
Тарих
үзгәртү1941 елның 22 июненә хәл
үзгәртүАлмания
үзгәртү1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч армия төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк төмәне, 14 моторлаштырылган төмән һәм 18 бригада), өч һава флоты тупланган.
Гольдап[1]—Мемель[2] сызыгында фельдмаршал Вилһельм фон Лееб җитәкчелегендә армияләрнең «Төньяк» төркеме (29 алман төмәне, 1нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Аның составында 16нче (ком. Эрнст Буш) дивизия, 18нче (ком. Курт Вегер) дивизия һәм 4нче танклар төркеме (ком. Эрих Гёпнер) берләштерелгән. 1941 елның 31 гыйнварында директива буенча, югары сәргаскәрлек Төньяк төркеменә шундый бурычны йөкләгән: Балтыйк буенда дошманның көчләрен кырып бетерергә, һәм Балтыйк диңгезнең портларын, совет флотының терәк базаларсыз калдыру өчен, яулап алырга. Балтыйк диңгезендә, армияләрнең «Төньяк» төркеменә ярдәмгә һәм Балтыйк флотына каршы хәрәкәтләр өчен алман сәргаскәрлеге якынча 100 кораб бүлеп биргән, шул исәптән 28 торпедалы катер, 10 миналы юлны каплаучы көймә, 5 су асты көймәсе, сакчы кораблар һәм тральщиклар.
Балтыйк буе стратегия саклану операциясе башлана. Фёдор Кузнецовның Төньяк-Көнбатыш фронты һәм Балтыйк флоты көчләренең өлеше, 1941 елның 22 июньнән 9 июльга хәтле үткән.
22 июньне. Шауляй юнәлешендә «Төньяк» армия төркеменең 4-нче танк төркеме Төньяк-Көнбатыш фронтының 8-нче армия саклауны ертты. Совет гаскәрләрен Дубиса елгасы артына алып ташлап, алман 41-нче моторлаштырылган корпусы Таурогенне басып алды, совет гаскәрләрен Дубиса елгасы артына алып ташлап. Эрих Манштейның 56-нчы мотокорпусы бер көн эчендә 80 км алга күчте, Каунастан төньяк-көнбатышрак районына чыкты һәм Арёгала янында Дубиса аша күперне басып алды.
Вилнүс юнәлешендә «Үзәк» армия төркеменең 3-нче танк төркеме һәм 9-нчы армиясы Төньяк-Көнбатыш фронтының 11-нче армиясының саклаун ертып, Неман аша барлык өч күперен басып алы һәм Алитус һәм Меркине районындарында елга аша чыкты.
24 июньдә 56-нчы моторлаштырылган корпусның 4-нче танк төркеме совет территориясенә 170 км эченә керә һәм Укмерге шәһәренә чыга.
25 июньдә 4-нче танк төркеме Екабпилс шәһәренә һәм Даугавпилска, ә Вермахтның 18-нче армиясе Ригага һөжүм итә.
26 июньдә Һөпнерның 4-нче танк төркеме Даугавпилс янына үтә.
28 июньдә 4-нче танк төркеменең 56-нчы моторлаштырылган корпусы көн азыгында 21-нче мехкорпуска каршы һөҗүм итә һәм аны Даугавпилстан 40 км алып ташлый.
2 июльдә Һөпнерның 4-нче танк төркеме Төньяк-Көнбатыш фронтының 8-нче һәм 27-нче армиялар бетерелгән арасына китереп бәреп керде.
5 июльдә Остров районында совет гаскәрләре дошманны контрһөҗүм иттеләр һәм алман гаскәрләрен шәһәрдән бәреп чыгардылар.
6 июльдә 4-нче танк төркеме Островны яңадан алды.
8 июльдә 4-нче танк төркеменең 41-нче моторлаштырылган корпусы Псковны көнчыгыштан читләтеп үткен һәм Лугага һөжүмне ныгыйта башлаган.
9 июльнә Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре Псковны калдырдылар.
1941 елның 22 июньнән 9 июльга хәтле үткән, Балтыйк буе стратегик саклану операциясе, тәмамланды
10 ноябрьдә. Төньяк-көнбатыш фронты гаскәрләре булышлыгы белән Ленинград фронтының 54-нче армиясы, 4-нче һәм 52-нче аерым армиялар гаскәрләре Тихвин һөжүм операциясен башладылар (10 ноябрь — 30 декабрь 1941) (карту карагыз — Тихвин һөжүм операциясе (10 ноябрь — 30 декабрь 1941)).
1 декабрь. Төньяк-көнбатыш фронт. 52-нче армиияның гаскәрләре Большая Вишерадан төньяграк дошманга яңадан һөҗүм иттеләр. Һөжүм киң буйда алып барылды.
3 декабрь. Төньяк-көнбатыш фронт. (Павел Курочкин) Тихвин. 54-нче армия (Иван Федюнинский) Войбокало—Кириши таба һөжүмгә күчте.
Төньяк-Көнбатыш фронтның сул як армиясеннән төньяктарак Торопецк-Холм операциясен үткәрәләр.
Командирлар
үзгәртүТатар телендә фронт газетасы
үзгәртү«Вата́н өче́н» - Бөек Ватан сугышы чорында фронтта чыккан беренче татар газетасы. Төньяк-Көнбатыш фронтның сәяси идарәсе органы. 1942 елның 10 июленнән 1944 нең апреленә кадәр татар телендә атнага 2 тапкыр нәшер ителә. Мөхәррире Г. Гыйльманов. Газета редакциясендә Ә. Әхмәдиев, Х. Госман, Ш. Мөдәррис, А. Салиев эшли. Язучылар М. Әмир, Г. Бәширов (псевд. Г. Разин), Ә. Ерикәй, А. Расих, шулай ук солдат һәм офицерлар Н. Гайсин, С. Минһаҗев, М. Ногманның мәкаләләре, әсәрләре басыла. Фронт таратылгач, яңа оештырылган 2 нче Белоруссия фронты карамагына тапшырыла һәм 1944 нең 24 февраленнән «Фронт хакыйкате» исемендә чыга башлый.
Искәрмәләр
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.(үле сылтама)
Бу — хәрби берләшмә турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу — ССРБ Кораллы көчләре һәм Совет Русиясе Кораллы көчләре турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |