Тубыл

(Тубыл шәһәре битеннән юнәлтелде)

Тубыл (рус. Тобольск) — Россия шәһәре. Төмән өлкәсенең Тубыл районы үзәге. Өлкә үзәге Төмәннән 240 чакрым читтә урнашкан. XVIIXIX гасырларда Себер башкаласы булып саналган.

Тубыл
рус. Тобольск
Байрак[d]
Нигезләнү датасы июль 1587
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Тубыл районы, Тубыл провинциясе[d], Тубыл шәһәре шәһәр бүлгесе, Тубыл гөбернәсе, Тобольское наместничество[d], Себер губернасы[d], Тубыл өязе, Тобольская область[d], Тобольский разряд[d], Тобольский округ[d] һәм Тобольский округ[d]
Административ-территориаль берәмлек Төмән өлкәсе
Сәгать поясы UTC+05:00
Хөкүмәт башлыгы Владимир Мазур[d]
Халык саны 98 886 (2017)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 90 метр
Кардәш шәһәр Печ һәм Соргыт[2]
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены
Мәйдан 222 км²
Почта индексы 626128 • 626150 • 626159
Рәсми веб-сайт tobolsk.admtyumen.ru(рус.)
Төнге күренеше
Кышкы күренеше
Җирле телефон коды 3456
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Тубыл Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

 
Тубыл кремле

1586 елны воеводалар Василий Сукин, Иван Мясной һәм письменный голова Данила Чулков гаскәр белән Себергә килеп җитәләр, алар борынгы татар шәһәрләре Чимги-Тура һәм Тубыл-Тура өстендә Төмән һәм 1587 елда Тобольски хәрби кәлгә-калаларын салалар”, дип яза язучы Фәүзия Бәйрәмова.[3]

География үзгәртү

Тубыл Көнбатыш Себердә, Төмәннән 247 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Иртешка Тубыл елгасы кушылу урыны янындагы порт.

Тубылдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Салехард ~ 1771 км Ханты-Мансийск ~ 415 км Түбән Варта ~ 795 км
Соргыт ~ 562 км
Пермь ~ 982 км
 
Җилләр розасы
Тум ~ 1358 км
Екатеринбург ~ 536 км
Чиләбе ~ 621 км
Төмән ~ 246 км
Курган ~ 414 км
Омск ~ 480 км

Климат үзгәртү

  • Уртача еллык температура — 0,9 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 2,9 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 75%
Тубыл климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 5,5 5,5 14,7 29,5 35,7 37,2 36,1 33,8 30,1 23,0 12,3 4,5 37,2
Уртача максимум, °C −12,7 −10,3 −1,4 7,3 16,3 22,4 23,9 20,4 13,7 6,1 −4,7 −10,7 5,9
Уртача температура, °C −17,1 −15,6 −7 1,8 10,2 16,7 18,7 15,3 9,0 2,2 −8,2 −14,9 0,9
Уртача минимум, °C −21,6 −20,7 −12,6 −3,2 4,7 11,4 13,7 10,7 4,9 −1,2 −11,8 −19,3 −3,8
Абсолют минимум, °C −48,5 −47,7 −41,8 −30,3 −14,6 −2,2 1,2 −2,9 −6,5 −34,4 −40,1 −51,8 −51,8
Явым-төшем нормасы, мм 23 17 17 24 44 57 67 73 53 40 34 27 476
Чыганак: Погода и климат

Тубылда татар мәгарифе үзгәртү

 
Тубылдагы татар бистәсенең күренеше. Уртасында татар мәчете. 1912 елдагы С. М. Прокудин-Горскийның фотосүрәте.

1934 елда өлкә татар педагогия училищесы Тубыл шәһәренә күчерелгән, 1955 елда мөстәкыйль уку йорты буларак ябылды, рус педагогия училищесына татар бүлеге итеп күчерелеп, 3-4 едан соң ул бүлек тә ябылды. Татар педагогия училищесы үзенең яшәү дәверендә өлкә мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен бер мең ярым укытучы әзерләп чыгарган.

1950 елда Төмән дәүләт педагогия институты каршында татар мәктәпләре өчен рус һәм татар телләре укытучыларын әзерләү өчен икееллык курслар ачыла, ул бүлек 1953 нче елда Тубыл педагогия институтына 4 еллык аерым-аерым татар теле һәм рус теле бүлекләре итеп күчерелә. Татар теле укытучылары әзерли торган бүлек 1959 нчы елда соңгы чыгарылышын ясап, ябыла. 6 елдан соң, 1965 нче елда, рус–татар бүлеге дә ябыла.

Шул еллар арасында Тубыл педагогия институты 250 татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләп, татар мәктәпләренә юллый. Ул елларда соңрак филология фәннәре докторлары Фәрит Хатипов, Азат Әхмәдуллин, Гомәр Саттаров һәм Габделхәй Әхәтовлар студентларга нигезле белем бирү белән бергә, аларны һәръяктан үсеш алган татар мәгърифәтчеләре итеп тәрбияләп чыгардылар. Ул буын укытучылары өч-дүрт дистә еллар дәвамында Төмән өлкәсендә туган телне тиешле дәрәҗәдә саклап килделәр.

Шуннан соң, 1990 нчы елга кадәр, өлкәдә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф, татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләү туктатылып торылды.[4]

Тубылның үзендә дә туксан яшьлек 15 нче номерлы татар этнокультуралы мәктәбе бар. 1918 елда мәдрәсә булып ачылган бу бинаны татарлар 1960 елларда татар мәктәпләренә көн бетә башлаган вакытларда саклап калган. Укучыларга татар теле һәм әдәбият атнага ике тапкыр укытыла.[5]

Халык үзгәртү

1840[6] 1856[7] 1897[8] 1913[7] 1926[7] 1931[7] 1939[7] 1959[9] 1970[10] 1979[11] 1989[12] 2002[13] 2010[14]
16 362 ~16 100 29 544 ~24 500 ~18 200 ~23 500 ~32 200 36 484 49 260 61 969 94 143 92 880 99 698

Милли состав: руслар (75,6 %), татарлар (16,0 %), украиннар (2,5 %), башкалар (5,9%).[15]

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  2. http://admsurgut.ru/rubric/120/Partnery-Surguta
  3. Тубыл шәһәре 425 еллыгын билгеләде
  4. Төмән җирендә татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү тарихыннан
  5. ВТ. Татарлык үзебездән тора, archived from the original on 2012-06-15, retrieved 2012-06-25 
  6. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 http://www.mojgorod.ru/tjumensk_obl/tobolsk/index.html
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=732
  9. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  14. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-07, retrieved 2012-11-24 
  15. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-27, retrieved 2012-11-24 

Сылтамалар үзгәртү