Сүриядә ислам (гарәп. الإسلام في سوريا‎)— Сүрия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Сүрия халкының (17 млн 500 мең кеше) ~95,00 % ы (16 млн 700 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 1,00 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Сүриянең иң зур шәһәре Алеппода урнашкан Хәлеб Бөек мәчете. Бөтендөнья мирасына кертелгән

Тарих үзгәртү

 
Өмәвиләр хәлифәлеге. 750 ел

634640 елларда, Левантны (Шам) басып алу кысаларында, Сүрияне Халид ибн әл-Вәлид җитәкчелегендәге армия белән гарәп-мөселманнар яулап ала. 635 елда Дамаск бирелә һәм анда яшәүчеләргә җан башына салым түләү шарты белән аларның тормышы, мөлкәте һәм чиркәүләре өчен куркынычсызлык вәгъдә ителә.

Бу хак хәлифәләрнең(ингл.) Сүрия өстеннән мөселманнар контролен урнаштыруга китерә һәм илнең дини, мәдәни һәм социаль структурасында җитди үзгәрешләр китереп чыгара. Моңа кадәр Сүрия Көнчыгыш православие христианлыгының төп үзәге була. Җирле халыкның Ислам диненә мөрәҗәгать итүе башлана. VII гасыр урталарында Өмәвиләр хәлифәлеге империянең башкаласын (661—774) Дамаскка урнаштыра.

Күп гасырлар дәвамында Сүрия Госманлы империясе кул астында була. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, французлар хакимияте вакытында автономиянең кыска чорлары була. 1946 елда ил бәйсезлек ала.

Ике дистә елга якын гарәп-израиль сугышында катнаша.

1980 елның сентябрендә башланган Иран-Гыйрак сугышында Сүрия Иран ягына, АКШның Гыйракка каршы сугышында Сүрия АКШ ягына баса. Әмма Сүрия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә булып калмый һәм Сүрия ахыр чиктә Гыйрак белән дипломатик мөнәсәбәтләрен торгыза [2].

Хәзерге заман үзгәртү

Сүрия — күбесенчә ислам иле; 2007 ел мәгълүматлары буенча, ил халкының 87 % ын мөселманнар тәшкил иткән. Аларның 74 % ы сөннилар (шәфигый, хәнәфи, хәнбәли мәзһәбләре), 13 % ы — шигыйлар (әләвияләр, исмәгыйлиләр, уникечеләр)[3]. Бүген Сүриядә 2 миллионга якын (халыкның 11 % ы тирәсе) әләвия исәпләнә, һәм бу дини төркем вәкилләре Сүрия сәясәтендә һәм Сүрия хәрбиләрендә өстенлек итә. Сүриянең хәзерге президенты Бәшәр Әсәд — әләвия нәселеннән шигый.

Сүриядә иң зур этник төркем (якынча 90%) — гарәпләр (левант гарәпләре). Башка төп төркемнәр — көрдләр (2 миллион кеше), төркмәннәр (100 мең-1 миллион кеше) һәм ассириялеләр (0,9-1,2 миллион кеше), чиркәсләр (160 мең кеше)[4][5][6].

Сүрия халкына башка илләрдән бик күп качаклар кушылган. Бәяләүләр буенча, 2012 елда илдә Гыйрактан 1,8 миллион качак исәпләнгән, аларның күбесе Гыйрак сугышы вакытында күченгән. Сүриядә шулай ук фәлистыйннар (560 000 кеше) һәм әрмәннәрнең (100 000 кеше) зур төркемнәре бар.

Хәзерге вакытта күрше илләрдә Сүриядән 4,5 миллион качак исәпләнә. 117 658 — Мисырда, 245 022 — Гыйракта, 635 324 — Иорданиядә, 1,1 миллион — Ливанда һәм 2,5 миллион — Төркиядә[7].

Мәчет үзгәртү

 
Өмәвиләр мәчете. Дамаск
Төп мәкалә: Өмейяд мәчете

Өмейяд мәчетеСүрия башкаласы Дамаскның борынгы районында урнашкан дөньядагы иң зур һәм борынгы мәчетләрнең берсе. Мәчетнең хәзинәсе — мөселманнар һәм христианнар хөрмәт иткән Яхьяның(рус.) (рус. Иоанн Креститель) шунда җирләнгән башы[8] .

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Syria Population History(ингл.)
  3. Izady, Michael (2018). "Syria: Ethnic Shift, 2010-mid 2018". Columbia University. Retrieved 2019-04-08(ингл.)
  4. А. А. Камраков. Особенности развития черкесской диаспоры на Ближнем Востоке. ИД «Медина», 20.05.2009(рус.)
  5. Syrian Demographics(ингл.)
  6. Central Bureau of Statistics in Syria(гар.)(ингл.)
  7. Syria Area and Population Density(ингл.)
  8. ИЭС/Йахья(рус.)