Фәлистыйнда ислам

Фәлистыйнда ислам (гарәп. الإسلام في إسرائي‎; яһүд.  אסלאם בישראל) — Фәлистыйн территориясендә ислам дине. Ислам — Иордан елгасының көнбатыш яр буенда һәм Газа секторында иң танылган диннәрнең берсе. Фәлистыйн дәүләте халкының күп өлеше — мөселманнар (Көнбатыш ярда 85 % һәм Газа секторында 99 %).

Рамаллаһ(ингл.) шәһәрендә урнашкан мәчет

Тарих үзгәртү

 
Хәлиф Гомәр империясе. 644 ел
 
Әл-Әкъса мәчете
 
Кыя гөмбәзе мәчете

VIII гасыр башыннан алып XX гасыр уртасына кадәр Фәлистыйнда ислам дине өстенлек итә. 638 елда Фәлистыйнны гарәпләр яулап ала. Аларның җитәкчесе хәлиф Гомәр Иерусалимда булып, Гыйбадәтханә тавында дога кыла.

687—691 елларда, Өмәвиләр хәлифе Габделмәлик ибн Мәрвән(ингл.) кушуы буенча, изге урын булган нигез ташы өстендә, үзенең алтын гөмбәзе белән танылган Кыя гөмбәзе мәчете төзелә. Аның уртасында буе 17,7 метр һәм киңлеге 13,5 метр булган 1,25—2 метр биеклектәге зур булмаган калкулык урнашкан. Исламда бу таш изге дип санала һәм аңа беркем дә кагылмасын өчен, алтын рәшәткә белән әйләндереп алынган.

680-елларда Гыйбадәт тавының көньяк өлешендә Әл-Әкъса мәчете төзелә. Башта бинасы агачтан була. Мәчет кимендә 5 тапкыр яңадан төзелгән. Бүгенге көнгә кадәр сакланган таш бина 1035 елда төзелгән.

1099 елда Беренче тәре походы(ингл.) нәтиҗәсендә мөселманнар белән канкойгыч сугыштан соң, Иерусалим тәре йөртүчеләр кулына күчә.

1187 елда Әюбиләр(ингл.) солтаны Сәләхетдин Әюби җитәкчелегендә Фәлистыйнның күпчелек өлеше, Иерусалим тәре йөртүчеләрдән азат ителә. Шәһәрнең Яңадан терелү чиркәвеннән башка барлык чиркәүләре мәчеткә әйләндерелә.

XIII гасырда җирлектә хакимият мәмлүкләр кулына күчә.

XVIXX гасырларда Фәлистыйн Госманлы империясе хакимияте астында була. Сөләйман I Кануни заманында шәһәр диварларын һәм Гыйбадәтханә тавы диварларын яңадан үзгәртеп корулар уздырыла.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, 19221948 елларда, Фәлистыйн җирләре Милләтләр лигасы мандаты буенча Бөекбритания идарәсендә булган. Мандат 1948 елның 14 маенда тәмамлана. Шул ук көнне Израиль дәүләтен булдыру турында игълан ителә. Яһүд дәүләте барлыкка килү белән гарәп илләре аның легитимлыгына дәгъва белдерәләр, гарәп милләтчеләре аны юкка чыгарырга өндиләр.

 
Фәлистыйн территориясе БМО карары буенча 1947 елда. Сары төс белән — гарәп дәүләте, кишер-сары төс белән — яһүд дәүләте күрсәтелгән

1947 елда БМО Фәлистыйнны ике аерым дәүләткә — гарәп дәүләтенә һәм яһүд дәүләтенә бүлү планын кабул итә. 1948 елның 14 маенда Израиль дәүләте оеша. Гарәп дәүләте оештырылмый кала[1]. Яһүд дәүләте төзелү белән мөселман гарәпләр милли азчылыкка әверелә. Мөселманнарның югары рәсми органы — Иерусалим мөфтие хаҗи Әмин Әл-Хөсәйни җитәкчелегендәге Югары Мөселман шурасы 1937 елда мөфтинең чит илгә китүе белән эшләүдән туктый һәм хәзер дә яңадан торгызылмаган.

1967 елдан башлап Израиль дәүләте тарафыннан Иордан елгасының көнбатыш яр буе һәм Газа секторының оккупацияләнүе күп кенә мөселман оешмаларының эшчәнлеген җитди чикләүгә һәм киметүгә китерә. Израиль, халыкара хокукны бозып, оккупацияләнгән җирләрдә яһүди бистәләрен төзи[2].

1987 елда Фәлистыйн гарәпләре Израиль дәүләте тарафыннан Иордан елгасының көнбатыш яр буе һәм Газа секторының оккупацияләнүенә каршы 1нче интифада башлап җибәрә. 1994 елда   Фәлистыйн автономиясе төзелә[3].

2012 елда БМО Генераль Ассамблеясендә тавыш бирү нәтиҗәсендә (138 — риза, 9 —- каршы, 41 — тавыш бирми кала) Фәлистыйнга БМОда дәүләт-күзәтүче статусы бирелә.

Хәзерге заман үзгәртү

Ислам – хәзер Иордан елгасының көнбатыш яр буенда һәм Газа секторында иң танылган диннәрнең берсе. Фәлистыйн дәүләте халкының зур күпчелеге — мөселманнар (Көнбатыш ярда 85 % һәм Газа секторында 99 %)[4].

Сөнниләр үзгәртү

Сөнниләр Фәлистыйн мөселманнарының 85 % ын тәшкил итә, шуларның 40 % ы – шәфигый мәзһәбендәге сөнниләр. Сәләфичелек(ингл.) 1970 елларда, Фәлистыйн студентлары чит илләрдә дини белем алып кайткач, Газа секторында тамыр җәйгән. Газадагы кайбер сәләфи төркемнәре Согуд Гарәбстаныннан финанс ярдәме алуны дәвам итә[5].

Шигыйлар үзгәртү

1923—1948 елларда Милләтләр лигасы мандаты буенча Фәлистыйн белән Британия идарә иткәндә, илдә 7 шигыйлар авылы булган (4 мең кеше). 1948 елда гарәп-израиль сугышы вакытында кешеләр авылларын ташлап киткән.

1979 елдан башлап, Иран йогынтысында Газа секторында яшәүче сөнни мөселманнарның шигый исламга күчүе күзәтелә[6].

Әхмәдия үзгәртү

Әхмәдия — Фәлистыйндагы төп мөселманнар тарафыннан танылмый торган Ислам сектасы. Әхмәдияләр җәмгыяте эзәрлекләүләргә дучар була һәм җирле шәригать судлары тарафыннан кертелгән никах чикләүләрен кичерә. Әхмәдияләр күбесенчә Көнбатыш ярда очрый[7].

Әл-Хәрәм әл-Кудс әш-Шәриф үзгәртү

Фәлистыйннар башкала итеп исәпләүче Иерусалим шәһәре дини корылмаларының яһүд дине, христианлык һәм исламдагы борынгыдан килүче зур роле аркасында алар күп кенә дини каршылыклар чыганагы булып тора. Иерусалим (Әл-Кудс) — Согуд Гарәбстанындагы Мәккә һәм Мәдинәдән соң, мөселманнар өчен изге урын булган өченче шәһәр. Яһүд гыйбадәтханәләренең (Гыйбадәтханә тавы, Храм тавы) бер өлеше булган Әл-Хәрәм әл-Кудс әш-Шәрифне мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең күккә күтәрелгән, 7 кат күк аша үтеп Аллаһы тәгалә каршына баскан (Мигъраҗ) урыны дип саныйлар.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. PALESTINIAN QUESTION(ингл.)
  2. Palestine and Israel, Islam in. 2013 елның 2 декабрь көнендә архивланган. Oxford Dictionary of Islam(ингл.)
  3. Государство Израиль. Израиль и арабский мир. Jewish Encyclopedia(рус.)
  4. The World Factbook. 2014 елның 8 июнь көнендә архивланган. Central Intelligence Agency (CIA)(ингл.)
  5. Colin P. Clarke. How Salafism’s Rise Threatens Gaza. foreignaffairs.com, 11.10.2017(ингл.)
  6. Avi Issacharoff. Hamas Brutally Assaults Shi'ite Worshippers in Gaza. haaretz.com, 17.01.2012(ингл.)
  7. Maayana Miskin. PA's Moderate Muslims Threatened. israelnationalnews.com, 31.05.2010 (ингл.)