Израильдә ислам (яһүд.  אסלאם בישראל; гарәп. الإسلام في إسرائي‎) — Израиль территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Израиль халкының (8 млн 655 мең кеше) 18,00 % ы (1 млн 516 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,10 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам – Израильнең азчылык дине. Нигездә, исламны Израиль гражданнары булган сөнни гарәпләр (шул исәптән бәдәвиләр), чиркәсләр, шигый друзлар тота.

Иерусалимда урнашкан Кыя гөмбәзе мәчете

Тарих үзгәртү

 
Кыя гөмбәзе мәчете
 
Әл-Әкъса мәчете

VIII гасыр башыннан алып XX гасыр уртасына кадәр хәзерге Израиль дәүләте урнашкан территориядә ислам дине өстенлек итә.

638 елда Фәлистыйнны гарәпләр яулап ала. Аларның җитәкчесе хәлиф Гомәр Иерусалимда булып, Гыйбадәтханә тавында дога кыла.

687—691 елларда, Өмәвиләр хәлифе Габделмәлик ибн Мәрвән(ингл.) кушуы буенча, изге урын булган нигез ташы өстендә, үзенең алтын гөмбәзе белән танылган Кыя гөмбәзе мәчете төзелә. Аның уртасында буе 17,7 метр һәм киңлеге 13,5 метр булган 1,25—2 метр биеклектәге зур булмаган калкулык урнашкан. Исламда бу таш изге дип санала һәм аңа беркем дә кагылмасын өчен, алтын рәшәткә белән әйләндереп алынган.

680-елларда Гыйбадәт тавының көньяк өлешендә Әл-Әкъса мәчете төзелә. Башта бинасы агачтан була. Мәчет кимендә 5 тапкыр яңадан төзелгән. Бүгенге көнгә кадәр сакланган таш бина 1035 елда төзелгән.

1099 елда Беренче тәре походы(ингл.) нәтиҗәсендә мөселманнар белән канкойгыч сугыштан соң, Иерусалим тәре йөртүчеләр кулына күчә.

1187 елда Әюбиләр(ингл.) солтаны Сәләхетдин Әюби җитәкчелегендә Фәлистыйнның күпчелек өлеше, Иерусалим тәре йөртүчеләрдән азат ителә. Шәһәрнең Яңадан терелү чиркәвеннән башка барлык чиркәүләре мәчеткә әйләндерелә.

XIII гасырда җирлектә хакимият мәмлүкләр кулына күчә.

XVIXX гасырларда Фәлистыйн Госманлы империясе хакимияте астында була. Сөләйман I Кануни заманында шәһәр диварларын һәм Гыйбадәтханә тавы диварларын яңадан үзгәртеп корулар уздырыла.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, 19221948 елларда, Фәлистыйн җирләре Милләтләр лигасы мандаты буенча Бөекбритания идарәсендә булган. Мандат 1948 елның 14 маенда тәмамлана. Шул ук көнне Израиль дәүләтен булдыру турында игълан ителә. Яһүд дәүләте барлыкка килү белән гарәп илләре аның легитимлыгына дәгъва белдерәләр, гарәп милләтчеләре аны юкка чыгарырга өндиләр.

1947 елда БМО Фәлистыйнны ике аерым дәүләткә — гарәп дәүләтенә һәм яһүд дәүләтенә бүлү планын кабул итә. 1948 елның 14 маенда Израиль дәүләте оеша. Гарәп дәүләте оештырылмый кала[2]. Яһүд дәүләте төзелү белән мөселман гарәпләр милли азчылыкка әверелә. Мөселманнарның югары рәсми органы — Иерусалим мөфтие хаҗи Әмин Әл-Хөсәйни җитәкчелегендәге Югары Мөселман шурасы 1937 елда мөфтинең чит илгә китүе белән эшләүдән туктый һәм хәзер дә яңадан торгызылмаган.

1967 елдан башлап Израиль дәүләте тарафыннан Иордан елгасының көнбатыш яр буе һәм Газа секторының оккупацияләнүе күп кенә мөселман оешмаларының эшчәнлеген җитди чикләүгә һәм киметүгә китерә. Израиль, халыкара хокукны бозып, оккупацияләнгән җирләрдә яһүди бистәләрен төзи[3].

1987 елда Фәлистыйн гарәпләре Израиль дәүләте тарафыннан Иордан елгасының көнбатыш яр буе һәм Газа секторының оккупацияләнүенә каршы 1нче интифада башлап җибәрә. 1994 елда Фәлистыйн автономиясе төзелә[4].

Хәзерге заман үзгәртү

Ислам — хәзерге Израиль дәүләте территориясендә тарафдарларының саны һәм әһәмияте буенча икенче урында торучы дин.

Израиль — дөньяда ил халкының дүрттән өч өлешен яһүдиләр тәшкил итүче бердәнбер ил. Ил халкының 18 % ы — мөселманнар, 2 % ы — христианнар һәм 1,6 % ы — друзлар. Мөселманнарга күпчелек сөнни һәм азчылык әхмәдия гарәпләр, шигый друзлар, сөнни бәдәвиләр, сөнни чиркәсләр (3,5 мең кеше) керә.

Израильнең Конституциясе юк. «Израильнең төп законнары» дигән документ илне яһүдләр дәүләте буларак билгели. Илдә рәсми рәвештә биш конфессия: яһүд дине, христианлык, ислам, исмәгыйлилек(ингл.) (друзлар(ингл.) дине, 120 мең кеше) һәм бәһаичылык диннәре танылган.

Иерусалим шәһәре дини корылмаларының яһүд дине, христианлык һәм исламдагы борынгыдан килүче зур роле аркасында Израильдә алар күп кенә дини каршылыклар чыганагы булып тора. Иерусалим (Әл-Кудс) — Согуд Гарәбстанындагы Мәккә һәм Мәдинәдән соң, мөселманнар өчен изге урын булган өченче шәһәр. Яһүд гыйбадәтханәләренең (Гыйбадәтханә тавы, Храм тавы) бер өлеше булган Әл-Хәрәм әл-Кудс әш-Шәрифне мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең күккә күтәрелгән, 7 кат күк аша үтеп Аллаһы тәгалә каршына баскан (Мигъраҗ) урыны дип саныйлар.

Израиль дәүләте оештырылганда биредә 806 мең кеше яшәве мәгълүм. 1949 елда ил халкы 1 млн, 1958 елда 2 млн чиген уза. 1994 ел башында Израильнең халкы якынча 5,3 миллион кеше булган. Аларның 81,5 % ы — яһүдләр, 14,1 % ы — мөселманнар, 2,7 % ы — христианнар, 1,7 % ы — друзлар һәм башка затлар. 1948—1951 елларда 687 000 кеше өстәлгән. Аларның күбесе Аурупада урнашкан нацист лагерьларыннан исән калган яһүдиләр, шулай ук Азия һәм Төньяк Африканың гарәп илләреннән килгән мөһаҗирләр. 1960-елларда илдәге мөселман гаиләләрендә уртача 9 бала, яһүди гаиләләрдә 3,4 бала туган булган. 1970—1980 елларда илдәге гаиләләрдә бала туу саны кимегән: яһүдләр гаиләсендә уртача 2,61 бала, мөселманнарда 4,68, христианнарда 2,03 һәм друзларда 3,76 бала туган[5].

Израиль дәүләте, диннәр министрлыгы аша, мөселман руханилары әзерләү, шәригать суды, изге урыннар белән идарә итү, дини һәм хәйрия кирәк — яракларына (белем бирү, медицина, мәчетләрне, зиратларны карап тоту һ. б.) финанс бүлү буенча чаралар күрә. Яңа мәчетләр төзү белән беррәттән, борынгы мәчетләр реставрацияләнгән.

Мөселман руханилары, нигездә, имамнар җирле халыктан формалаша: казый каршында имтихан узган затлар, аның тәкъдиме буенча, дин министрлыгы тарафыннан тиешле вазифага билгеләнә, аңа хезмәт хакы түләнә. Җомга көн һәм Ислам бәйрәмнәре Израильдә мөселманнар өчен рәсми рәвештә эшләми торган көннәр дип танылган. Һәр иртә Израиль радиосы гарәп телендә Коръән сурәләрен, җомга һәм бәйрәм көннәре намазларын һәм вәгазьләрне тапшыра. 1977 елдан Израиль мөселманнары хаҗга бара ала. Гарәп-мөселманнар Израильдә хәрби хезмәттән азат ителгән (мөселман бәдәвиләр, чиркәсләр үз теләкләре белән хәрби хезмәт үтә ала)[6].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү