Ливанда ислам

Ливан башкаласы Бәйрут шәһәрендә урнашкан Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете

Ливанда ислам (гарәп. الإسلام في لبنان‎) — Ливан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Ливан халкының (6 млн 825 мең кеше) 57,70 % ы (3 млн 519 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

ТарихҮзгәртү

 
Финикия(ингл.) картасы

Ливан халкының тарихы катлаулы. Ливан диңгез финикиялеләренең мәдәният үзәге булып 1000 елдан артык торган.

Безнең эрага кадәр I гасырда төбәк Рим империясенең хакимиятенә эләгә һәм ахыр чиктә империянең иң зур христиан үзәгенә әверелә.

VII гасырдан гарәп мөселманнары яулап ала. Алар белән төбәккә ислам үтеп керә.

XII гасырдан Иерусалим корольлегенең бер өлеше булып тора.

12611516 елларда Мисыр, 15171918 елларда Госманлы империясе кул астында яши[2].

Беренче бөтендөнья сугышыннан 1943 елга кадәр — Франция протектораты.

1943 елда бәйсезлек ала. 19751990 елларда Сүрия һәм Израиль катнашуы сәбәпле, илнең эчке хәле катлаулана, мөселман һәм христиан җәмгыятьләре арасында Гражданнар сугышы бара.

Хәзерге заманҮзгәртү

 
Ливан дини төркемнәре картасы. Сөнниләр куе яшел төс белән бирелгән

Ливанда рәсми халык санын алу, илнең дини төркемнәре арасында катлаулы баланс аркасында, 1932 елдан бирле үткәрелми. Ливан халкы, барысы да диярлек, этник гарәпләргә тәңгәлләштерелә. Әмма Ливан халкының этник чыгышы катлаулы, ул күп кенә этник төркемнәрдән килә һәм үзара тыгыз бәйләнгән төркемнәр катнашмасыннан гыйбарәт. The World Factbook билгеләп үткәнчә, халыкның бер өлеше үзен гарәп дип түгел, ә финикияле(ингл.) буларак күрсәтә ала. Ливанның 5 % халкы – әрмәннәр[3].

Ливанда рәсми тел — гарәп теле, француз, инглиз телләре иркен кулланыла, шулай ук өстәмә рәвештә әрмән теле файдаланыла[4].

Мөселманнар Ливан халкының 54—60 % ын, христианнар 40,5 % ын алып тора. Шулай ук башка диннәрнең (шул исәптән буддачылык тарафдарлары, мормоннар(ингл.) һ. б. диннәрнең) зур булмаган җәмгыятьләре яши[5].

Ислам динен ил халкының ~60 % ы, шул исәптән друзлар тота. Сөнниләр ил халкының 27,4 % ын тәшкил итә, аларның күпчелеге шәфигый мәзһәбе сөнниләре, хәнәфи һәм хәнбәли мәзһәбе сөнниләре җәмгыятьләре дә бар. Шигыйлар (уникечеләр, әләвияләр һәм исмәгыйлиләр) ил халкының 26,8 % ын тәшкил итә. Илдә берничә зур суфичылык ордены, шул исәптән нәкышбәндия һәм кадирия тарикатьләре эшли.

Ливан парламентында урыннарны бүлгәндә, друзлар җәмгыяте Ливанның биш мөселман җәмгыятенең (сөннилар, шигыйлар, друзлар, әләвияләр һәм исмәгыйлиләр) берсе буларак карала[6].

Ливанның төрле сәяси һәм дини лидерлары арасында төзелгән килешү шартлары буенча, Ливан президенты — марони(ингл.) (ил халкының ~25% ы маронилар), премьер-министр — сөнни, ә парламент спикеры — шигый мөселман булырга тиеш.

Ливан дөньяви ил булып саналса да, никах, аерылышу һәм мирас кебек гаилә мәсьәләләре элеккегечә дини хакимиятләр тарафыннан хәл ителә. Гражданлык никахына чакырулар дини хакимиятләр тарафыннан бертавыштан кире кагыла, әмма башка илдә төзелгән гражданлык никахлары Ливан гражданнар (дөньяви) хакимияте тарафыннан таныла.

2009 елда Ливан эчке эшләр министры Зиад Баруд динне күрсәтүне Ливанның шәхес таныклыгыннан төшереп калдыруга ирешкән. Дини хакимиятләр никах, аерылышу һәм мирас кебек гаилә мәсьәләләрен тулысынча контрольдә тота.

МәчетҮзгәртү

Мөхәммәт Әл-Әмин мәчетеЛиван башкаласы Бәйрут шәһәрендә урнашкан сөнни җәмигъ мәчете. 2008 елдан Бәйрутның төп мәчете булып тора.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү