Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете
Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете (гарәп. جامع محمد الأمين, Җәмиг Мөхәммәд әл-Әмин) — Ливан башкаласы Бәйрут шәһәрендә урнашкан сөнни җәмигъ мәчете. 2008 елдан — Бәйрутның төп мәчете.
Мәчет | |
Ил | Ливан |
Шәһәр | Бәйрут |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | 2002—2007 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүМәчет төзелеше Ливан премьер-министры (1992—1998, 2000—2004) Рәфыйк Харири акчасына башкарыла. 2002 елда мәчетнең нигез ташы салына. Әмма Р. Б. Харири 2005 елда бомба шартлатып, үтерелгән. 2008 елның 17 октябрендә премьер-министр улларының берсе, шулай ук Ливан премьер-министры (2009—2011, 2016—2020) Сәгъдәт Харири тарафыннан Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете ачыла. Тантанада шулай ук Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Оман, Күвәйт, Джибути һәм Фәлистыйн автономиясе министрлары катнаша.
2008 елдан Бәйрутның төп мәчете булып тора.
Архитектурасы
үзгәртүАрхитектор — Азми Фәхури (Azmi Fakhuri). Лимонит ташыннан төзелгән бина архитектурасында госманлы, шулай ук Мисыр мәмлүкләре архитектураларының стиль элементлары бар. Мәчет, бер яктан, Истанбулдагы Изге София Соборын, икенче яктан, Солтан Әхмәт мәчетен хәтерләтә.
Сылтамалар
үзгәртү- Mohammad Al-Amin Mosque(ингл.)