Төркиядә ислам (төр. Türkiye'de İslam) — Төркия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Төркия халкының (84 млн 339 мең кеше) 99,20 % ы (79 млн 850 кеше) — Ислам дине тарафдары (дөньядагы мөселманнар санының 4,60 % ы) (2020)[1].

Төркиядә ислам
Дәүләт  Төркия
 Төркиядә ислам Викиҗыентыкта
Солтан Әхмәт мәчете. Истанбул
Истанбулның Сөләймания мәчете

Төркиядә диннәрнең рәсми статистикасы алып барылмаса да һәм ул халык санын алу вакытында соралмаса да, Ислам — илдә дин тотучылар саны һәм әһәмияте буенча беренче урындагы дин. Төркия мөселманнарының күбесе (~80 % ы) хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр, төрле агымнарны (әләвияләр, җәгъфәриләр, әләвитләр һ. б.) берләштергән шигыйлар да бар (20 %, нигездә, көрдләр). Суфичылык киң таралган.

Тарих үзгәртү

 
Бөек Сәлҗук дәүләте

VII гасырда һәм VIII гасыр башларында мөселман яулап алулары вакытында гарәп гаскәрләре Ислам империясенә нигез сала. VIII гасыр уртасында Исламның алтын гасыры башлана.

Хәзерге Төркия территориясендә ислам, төрек-сәлҗүкләр XI гасырның икенче яртысында да Урта Азиядән Кече Азиягә үтеп кереп, Көнчыгыш Анатолияне яулап алгач, ныклап урнаша.

1299 елдан 1922 елга кадәр яшәгән Госманлы империясенең хокук системасы дини хокукка нигезләнә. Госманлы империясе кануннары төрле даирәләрне мәдәни һәм дини мөнәсәбәтләрдә берләштерү максаты белән барлыкка килә. Госманлы империясендә 3 суд системасы була: беренчесе — мөселманнар өчен, икенчесе — мөселман булмаган халык өчен (бу системаның башында яһүдиләр һәм христианнар тора) һәм өченчесе — «сәүдә судлары» системасы. Бу система ислам тәгълиматына нигезләнгән законнар системасы аркылы идарә ителгән. Шулай ук шәригать буенча хәл ителә алмаган проблемалар солтан тарафыннан хәл ителгән. Шәригатьнең хокук системасы Коръән, Хәдис, Фикһ, Кыяс һәм җирле гореф-гадәтләрне берләштерү юлы белән булдырылган. Ике система да (канун һәм шәригать) Истанбулның юридик мәктәпләрендә укытылган. Истанбулның Бөек мөфтие шәйх-ул-ислам империянең барлык судлары өстеннән ахыргы юрисдикциягә ия булган. Аның тарафыннан әйтелгән юридик бәяләмәләр ахыргы аңлатмалар булып саналган. 18691877 елларда илне модернизацияләү максаты белән Госманлы империясендә мөселман хокукын кодлаштыру (тәртипкә китерү) — Мәҗәллә(төр.) кабул ителгән. Ул 1924 елга кадәр гамәлдә булган.

 
Мостафа Кемаль Ататөрек. 1918

Госманлы империясенең соңгы елларында Мостафа Кемаль Ататөрек тарафыннан җәмгыять тормышында диннең ролен киметү, дини традиция белән җайга салына торган җәмгыятьтән рациональ (диннән тыш) нормалар нигезендә җайга салынучы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең дөньяви моделенә күчү башлана. Аның җитәкчелегендә сөнни исламының югары сәяси—дини органы, солтанның бөтен дөнья мөселманнарының лидеры булуга омтылышлары символы булган Хәлифәт бетерелә. Ислам руханиларының хакимияте кыскартылган һәм ахыр чиктә бетерелгән. Дини фондлар миллиләштерелгән, дини белем алу чикләнгән һәм күпмедер вакытка тыелган. Тарикатьләр шулай ук бастырылган.

Төркия 1925 елда хатын-кызларга хиҗаб киюне рәсми рәвештә тыйган беренче мөселман иле булып тора.

1946 елда авторитар сәяси контроль йомшартылганнан соң, күп кенә кешеләр традицион дини практикага кире кайта башлый.

1984 елда Төркия премьер-министры Тургут Өзал «ислам белән килешү» сәясәтен башлап җибәрә.

2010 елда хатын-кызларга хиҗаб киюне тыю юкка чыгарылган.

Яңа заман үзгәртү

Төркиядә диндар мөэмин ир-атларга караганда диндар хатын-кызлар күбрәк, аларның 67 % ы үзләрен дини дип саный. Дин тотучылар шәһәрләргә караганда авыл җирлекләрендә күбрәк.

Төркия Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына (ИХО, 2011 елга кадәр Ислам Конференциясе Оешмасы) нигез салучыларның берсе. Кайбер ислам оешмаларының штаб-фатирлары Төркиядә урнашкан.

Төркия Республикасының Дин эшләре буенча идарәсенең статистик мәгълүматларына караганда, 2016 елда Төркиядә 84 624 мәчет исәпләнә. Истанбулда 3 190 мәчет һәм 119 төрбә бар[2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү