Словакиядә ислам

Словакиядә ислам (словак. Islam na Slovensku) — Словакия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Словакия халкының (5 457 мең кеше) 0,15 % ы (10 866 кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Amnesty International кебек хокук саклау оешмалары тәнкыйть итүгә карамастан, Словакия — Европа берлегендә рәсми ачылган мәчете булмаган соңгы илләрнең берсе булып кала[2][3].

Словакиядә ислам
Дәүләт  Словакия

Тарих үзгәртү

 
Уйвар әяләте. 1683 ел

1526 елның җәендә Истанбулдан походка чыккан солтан Сөләйман I армиясе август ахырында Маҗарстан чикләренә килеп җиткән. Мохач янындагы бәрелештә җиңгәннән соң, хәзерге Словакиянең күп җирләрен Госманлы империясе үзенә куша. XVII гасырда Үзәк һәм Көньяк Словакиянең бер өлеше Госманлы империясе кул астына кергәч, Уйвар әяләте төзелә. Аңа Мәхмәт IV идарәсе вакытында нигез салына. 1663 елда Көпрүлү Фазыл Әхмәт Паша(ингл.) җитәкчелегендәге госманлы экспедиция корпусы Уйвар шәһәрендә (бүгенге Нове-Замки, Словакия) Габсбурглар монархиясе гарнизонын тар-мар итә һәм төбәкне яулый. Көнчыгыш Словакияне контрольдә тотучы Югары Маҗарстан кенәзлеге шулай ук Госманлы империясенә буйсына. Ул җирләр 1699 елда Карловиц килешүенә кул куйганнан соң Австриягә кайтарыла.

Яңа заман үзгәртү

Йөз ел элек Братислава грады(ингл.) янында Изге Мартин католик соборы, яһүд синагогасы, православие чиркәве, шулай ук мәчет булган. Бүген бу урында католик һәм православие чиркәүләре генә калган[3].

Ислам хакимият тарафыннан рәсми дин итеп танылмау сәбәпле, Словакия хәзерге вакытта Европа берлегендә (Афинада мәчет төзелгәннән соң) рәсми ачылган мәчете булмаган бердәнбер ил булып тора. Илдә мәчет булмауны сылтау итеп, Словакия үзендә мөселман качакларын кабул итәргә теләми, христиан динендәге качакларны (мәсәлән, Сүриядән) гына кабул итә — әлеге мәсьәләдә Европа берлеге белән бәхәскә керә.

Словакиянең 70 % халкы илдә ислам диненә, мөселманнарга ислам үзәкләре төзүгә рөхсәт бирүгә, аларның дини йолаларын үтәүләренә принципиаль каршы[4].

Демография үзгәртү

Словакиянең Ислам фонды мәгълүматлары буенча (2013), илдә 4 меңнән 5 меңгә кадәр мөселман яши. Мөселманнарның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел, чөнки ислам — дәүләт тарафыннан танылган һәм теркәлгән дин түгел. Мөселманнар бирегә ислам илләреннән әле ил Чехословакия составында вакытында ук килгән, кайберләре соңгы 10-20 елда килгән качаклар, мөһаҗирләр. Җәмгыять әгъзаларының күпчелеген Албания, Босния ватандашлары һәм гарәпләр тәшкил итә.

Оешма үзгәртү

Словакия ислам мәдәнияте үзәге (словак. Slovensko Kultúrne Centrum), Словакиянең Ислам фонды (Кордоба ислам үзәге) 1999 елда оешкан. Әлеге фонд күп еллар буе хөкүмәттән мәчет ачарга һәм төзелеш башларга рәсми рөхсәт алырга тырышса да, аның тәкъдиме кире кагылып килә. Хәзерге вакытта Фондның төп бурычы — исламны рәсми дин итеп таныту. 2007 елда Словакия парламенты дини җәмгыятьне теркәү өчен аның 20 000 тарафдары булырга тиеш, дигән канун кабул иткән (чагыштыру өчен: күрше Чехиядә дини җәмгыятьне теркәү өчен 300 әгъза җитә)[3]. Шул ук вакытта, Словакиядә хәзер, исламнан башка, барлыгы 18 дин танылган, шуларның бишесе дәүләт бәйсезлеге турында игълан ителгәч (1993 елның 1 гыйнваре), автомат рәвештә рәсмиләштерелгән.

Фондның шәһәр үзәгеннән ерак түгел зур булмаган җир кишәрлеге — мәчет төзелеше өчен билгеләнгән буш участогы бар[5].

Словакиянең Ислам фонды рәисе, оешмага нигез салучыларның берсе — Мөхәммәд Хасна, 1991 елда Братиславага Сүриядән табиблыкка укырга килгән, судта тәрҗемәче булып эшләгән. Мөхәммәд Хасна — нигездә, студентлар, бизнесменнар һәм дингә яңа килүчеләрдән торган Словакия мөселман җәмәгатьчелегенең ил конституциясе гарантияли торган дин ирегенә хокукын яклаучы[6].

Мәчет үзгәртү

Рәсми мәчет төзү рөхсәт ителмәгәч, мөселманнар намаз уку өчен яраклаштырылган бүлмәләрне арендага алырга, мөселман дине бәйрәмнәрен спортзалларда үткәрергә мәҗбүр була.

Словакиянең Ислам фонды Братиславаның Обходна (Obchodná) урамында урнашкан. Беренче катында мәчет итеп файдаланылучы гыйбадәт бүлмәсе бар.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү