Габсбурглар монархиясе
Габсбурглар монархиясе, Габсбурглар империясе яки Австрия монархиясе (алман. Habsburgermonarchie, Österreichische Monarchie) — Габсбургларның Австриядәге биләмәләре идарәсе астындагы җыелма территорияләренең рәсми рәвештә атамасы.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/8e/Growth_of_Habsburg_territories.jpg/250px-Growth_of_Habsburg_territories.jpg)
Гадәттә 1526 елдан башланган дәвергә атап кулланыла, нәкъ шушы вакытлардан Фердинанд I үзенең биләмәләренә Чехия таҗы җирләрен һәм Маҗарстанны куша. Бу дәвер Австрия империясе оештырылганга кадәр бара.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/4/45/Habsburg_Monarchy.gif/220px-Habsburg_Monarchy.gif)
"Габсбурглар монархиясе" термины 1276 елдан башланган чордан (Австриянең Габсбурглар идарәсе астына күчү вакыты) 1918 елга кадәр (Австро-Венгриянең җимерелүе) киңрәк мәгънәдә дә куллана ала. 1804 елга кадәр Һабсбурглар идарәсе астындагы территорияләрнең рәсми рәвештә бердәм исеме булмый.
Габсбурглар империясе атамасы шулай ук Испания, Испания Нидерландлары, Фран - Конне, Ломбардия, Неаполитан кыйраллыгы, Сицилия, Сардиния һәм Испаниянең Америкада биләмәләрен үз эченә алган Изге Рим империясе императоры Карл V Һабсбург идарәсе астындагы дәүләт берәмлекләренең җыелмасын билгеләү өчен дә киң кулланыла.
Чыганаклар
үзгәртү- Австрия или Австрийская монархия // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
(рус.)