Сеитумер Эмин ( кырымтат. Seitümer Ğafar oğlu Emin ; 1921 елның 15 мае, Албат авылы, Кырым АССР (хәзерге Куйбышево ) - 21 март, 2004, Новороссийск ) - кырымтатар шагыйре һәм прозаигы, кырым татарларының милли хәрәкәтендә актив катнашучы. "Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе", Украина Дәүләт премиясе лауреаты.

Сеитумер Эминов
Туган телдә исем кырымтат. Seitümer Emin Ğafar oğlu
Туган 15 май 1921(1921-05-15)
Бакчасарай районы
Үлгән 21 март 2004(2004-03-21) (82 яшь)
Новороссийск, Краснодар крае, Россия
Күмү урыны Новороссийск
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Үзбәкстан милли университеты[d]
Һөнәре шагыйрь

Биография үзгәртү

Балачагы үзгәртү

Сеитумер Эмин 1921 елның 15 маенда Кырым АССРның Албат (хәзерге Куйбышево ) авылында туган. Җиде яшендә әтисе вафат була. Шуннан соң Сеитумер көтүче булып эшли һәм колхозда эшләгән әнисенә булыша.

Сеитумер урта мәктәпне Биюк-Озенбаш (хәзерге Счастливое) авылында тәмамлый. Аның укытучылары - Осман Балыкчи һәм Усеин Асан кебек кырымтатар эшлеклеләре. Алар булачак шагыйрьгә Кырымга һәм үз халкына мәхәббәт тәрбияли. Соңрак алар репрессияләнә һәм атып үтерелә[1].

Яшьлеге. Икенче бөтендөнья сугышы. Иҗади эшчәнлекнең башы. Депортация үзгәртү

Мәктәпне тәмамлагач, Сеитумер Эмин "Ударник" газетасында, Кырымда, аннары "Кызыл Кырым" кырымтатар газетасында эшли. Озакламый аның иҗади сәләте ачыла. "Дуслар, юлга" («Друзья, в дорогу») беренче шигыре «Ударник» газетасында басыла.

Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Десант белән Одессага төшеп, шәһәрне саклауда катнаша. Одессадан Севастопольгә эвакуацияләнә, шәһәрне саклауда катнаша.Севастопольне саклау аның иҗатына йогынты ясый: аерым алганда, ул бу вакыйгага багышланган «Диңгез һәм Ана» әсәрен иҗат итә. Оборонаның соңгы көннәрендә яралана һәм госпитальгә эләгә. Сәламәтләнгәч, аны Туапсега җибәрәләр. Шәһәр өчен барган сугышларда, ул тагын каты яралана, хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла, ләкин бу да шагыйрьне дә туктатмый: Кырымда партизаннар хәрәкәтендә катнашырга рөхсәт ала Кырым партизаннар хәрәкәте штабы булган Сочида Джеббар Акимов, Рефат Мостафаев һәм Шамил Аләдинов белән очраша. Бөек Ватан сугышында хәрби хезмәтләре өчен Эмин, кайбер чыганакларга караганда, ундүрт орден һәм медаль белән бүләкләнә; башка мәгълүматлар буенча - сигез медаль [2].

1944 елның апрель урталарында, Кырым азат ителгәч, ул газетада эшләвен дәвам итә. Ләкин, 18 майда Эмин бөтен Кырым татарлары белән бергә Кырымнан Үзбәкстанга депортацияләнә. Сеитумер Эмин Бекабад шәһәрендә Фәрхад ГЭС төзелешендә эшли. Озакламый аның инициативасы белән төзелеш мәйданында мәдәният бүлеге оештырыла. Анда Сеитумер Эминов үзе җитәкчелек итә. Үзәк клуб каршында театр-ансамбль булдырыла. Югары белемне Үзәк Азия университетында ала.

Милли хәрәкәттә катнашуы һәм алга таба иҗаты үзгәртү

Озакламый Сеитумер Эмин Кырым татарларының милли хәрәкәтенә кушыла. "НДКT" оештыручыларының берсе була . Ул "Октябрь" кинотеатры директоры булып эшли. Кырым татарлары яшәгән шәһәрдә шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар үткәрә .

1967-1972 елларда Ташкентта нәфис әдәбият нәшрияты редакторы булып эшли. Аның шигырьләре, поэмалары һәм тәрҗемәләре дөнья күрә: «Козьлеринде кедер сездим» («Я почувствовал в твоих глазах тревогу»), «Чамлар шувулдагъанда» («Когда шумят тополя»), «Яврумда Салгъырнынъ бою» («На берегу Салгира»), «Къар тюбюнде къалгъан топракъ» («Земля, оставшаяся под снегом»), «Бульбульнинъ эляк олувы» («Гибель соловья»), рассказы «О кузь чечеклерини север эди» («Любовь к осенним цветам»), «Хатырлав» («Воспоминания»).

1968 елда СССР Журналистлар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә, 1967 елда СССР Язучылар берлеге әгъзасы була [2] . Милли хәрәкәт әгъзасы буларак, кырымтататар һәм рус телләрендә Кырым турында патриотик әсәрләр иҗат итә .

1970 еллар башында Эмин, милли хәрәкәттә катнашу сәбәпле, эшеннән һәм яшәү урыныннан китәргә мәҗбүр була. Новоросскийскига кайта, Кырым татарларының милли хәрәкәтендә катнашуын дәвам итә, иҗат эше белән дә шөгыльләнә[1]. Әсәрләрен Новороссийскида кырымтатар телендә бастыру мөмкинлеге һәм мәгънәсе булмаганлыктан, Эмин рус телендә яза башлый. Биредә түбәндәге әсәрләре басылып чыга: «Опалённые волны», «Дорога», «Голоса», «Горы», «После грозы», «Долина смерти»[1] . 1990 еллар ахырында Кырымда Сеитумер Эминның "Синең йолдызың" («Твоя звезда») романы дөнья күрә. Әсәр героеның язмышы автор язмышы белән тәңгәл килә. Бу вакытта шагыйрьнең әсәрләре "Яңа дөнья" газетасында һәм "Йолдыз" журналында басыла.

2000 елда кырымтатар һәм рус телләрендә "Син булмасаң" шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Алдагы елда Сеитумер Эмин бу китап өчен Дәүләт премиясенә, аннары Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек була .

Сеитумер Эмин 2004 елның 21 мартында 82 яшендә вафат була. Новороссийск шәһәрендә җирләнгән .

Сеитумер Эминның кайбер әсәрләре үзгәртү

Шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары үзгәртү

    • «Беяз чечеклер» («Белые цветы») – Ташкент, 1968 год;
    • «Атешли куньлер» («Огненные годы») − Ташкент, 1969 год;
    • «Шиирлер» («Стихи») − газета «Йылдыз», Ташкент, 1983 год, № 5;
    • «Меним сесим» («Мой голос») − Ташкент, 1987 год;
    • «Сен олмасанъ» («Если бы не было тебя») – газета «Йылдыз», Симферополь, 2001 год, № 3.

Повестьлары үзгәртү

    • «Козьлеринде кедер сездим» («Я почувствовал в твоих глазах тревогу»);
    • «Чамлар шувулдагъанда» («Когда шумят тополя»);
    • «Яврумда Салгъырнынъ бою» («На берегу Салгира»);
    • «Къар тюбюнде къалгъан топракъ» («Земля, оставшаяся под снегом»);
    • «Бульбульнинъ эляк олувы» («Гибель соловья»).

Хикәяләре үзгәртү

    • «О кузь чечеклерини север эди» («Любовь к осенним цветам») − Ташкент;
    • «Хатырлав» («Воспоминания») − Ташкент;
    • «Япалакъ-япалакъ къар ягъа» («Снег идет хлопьями») − Ташкент;
    • «Мен кимим?» («Кто я?») — газета «Йылдыз»,

Симферополь, 1996, No. 4.

Поэма үзгәртү

  • «Сын Алупки» − Ташкент.

роман үзгәртү

  • «Сенинъ йылдызынъ» ("Синең йолдызың") - 1990-нчы еллар, Кырым .

Хәтер үзгәртү

Сеитумер Эминның әдәби мирасы егермедән артык шигырь, тәрҗемә һәм проза китабыннан тора. Шагыйрь һәм язучының кайбер әсәрләре Украинадагы мәктәп укучылары өчен украин әдәбиятын өйрәнүнең мәҗбүри программасына кертелгән . 2010 елларда туган ягы Албатта һәйкәл куела .

Иҗатына бәя үзгәртү

Филология фәннәре кандидаты һәм КИПУ доценты Джелилова Ленияра Шакировна Сеитумер Эмин иҗаты турында болай ди[3] :

Он известен своим ярким литературным творчеством, необычным поэтическим слогом, особенно выразительным языком. С. Эмин знаком читателям и любим ими за простой и искренний стиль повествования. При этом поэт всегда и неизменно использует классические литературные приёмы. Высокий художественный стиль, традиционные формы стиха С. Эмина, близкое нам по содержанию его литературных произведений, чувственный лиризм граничат с «прозой» жизни и реализмом.

Писатель Ротов Виктор в своём очерке «И в нём восходят строки...» следующим образом писал о поэте[2]

Они, эти живые участники великого сражения за жизнь, еще долго будут рассказывать детям и внукам своим о бессмертном ратном подвиге советского народа, о том, как надо любить свою Родину. Прекрасно это делает и поэт Сеитумер Эминов. Рассказывает он просто, но взволнованно и страстно, с горечью и болью вспоминая погибших друзей, раскрывая нам красоту и чистоту их юных душ, говорит с тревогой о судьбах и завтрашнем дне всех людей на земле. Рядом с суровыми строчками о войне, гибели товарищей соседствуют в стихах Эминова нежность и добрая улыбка. И может, не случайно, что мужественный и добрый человек, замечательный поэт поселился в Новороссийске, солнечном городе — герое. Коллеги — писатели называют Сеитумера Гафаровича поэтом-философом. И это так.

Шулай ук кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  2. 2,0 2,1 2,2 Ротов, 2000
  3. Джелилова, 2018

Әдәбият үзгәртү

  • Керимов И. Халкънын Азатлыгъы огърунда буюк хызмет  (кр.тат.) // «Йылдыз». — Ташкент: журнал «Йылдыз», 1983. — № 5. — С. 98 — 101.;
  • Фазыл Р. Кунештен бир парча. Къырымтатар эдибиятынынъ тарихи (кр.тат.) // Къырымдевокъувпеднешир. — Симферополь, 2001. — С. 29 — 38.;
  • Юнусова Л. Крымскотатарская поэзия 20-ых годов XX века // Доля. — Симферополь, 2002. — С. 343.;
  • Мирошниченко М. Кунештен бир парча. Къырымтатар шиириети антологиясы (кр.тат.) // Мирошниченко, Къандым. — Киев, 2003. — С. 786.;
  • Юнусов Ш. Крымскотатарская поэзия 20-ых годов XX века // Доля. — Симферополь, 2004. — С. 168.;
  • Джелилова Л. Ш. Сеитумер Эмин шиириетининъ хусусиетлери (Олюмининъ 14-джи йылында шаирни анъаркен) (кр.тат.) // Вопросы крымскотатарской филологии, истории и культуры. — Симферополь: Изд-во КИПУ, 2018. — № 5. — С. 124—130.;
  • .