Бәкер Чобан-задә

кырымтатар шагыйре, галим-төрки телләр белгече

Бәкер Чобан-задә (тулы исеме Бәкер Ваһап улы Чобан-задә, кырымтат. Bekir Vaap oğlu Çoban-zade, Бекир Ваап огълу Чобан-заде) — кырымтатар шагыйре, галим-төрки телләр белгече.

Бәкер Чобан-задә
Туган телдә исем Бәкер Ваһап улы Чобан-задә, Bekir Vaap oğlu Çoban-zade
Туган 15 май 1893(1893-05-15)
Карасубазар, Кырым, Россия империясе
Үлгән 13 октябрь 1937(1937-10-13) (44 яшь)
ССРБ, АзССР, Бакы
Милләт кырымтатар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясеРСФСР РСФСРССБР байрагы СССР
Әлма-матер Будапешт университеты[d]
Һөнәре шагыйрь, галим (төрки телләр белгече)
Эш бирүче Бакы дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

 Бәкер Чобан-задә Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1893 елның 15 маенда Кырымның Карасубазар шәһәрендә туган. 1937 елның 13 октябрендә Бакыда вафат.

Карасубазарда урта мәктәп – рөшдияне (1908 ел), мөселман хәйрия җәмгыяте акчасына Истанбулда Галатасарай лицеен һәм университетның гарәп-француз бүлеген (1914 ел), Будапешт университетын (1920 ел) тәмамлый.

Хезмәт юлы

үзгәртү

Кыпчак теленең кулъязма һәйкәле булган «Кодекс куманикус»ны ( «[Коман мәҗмүгасы»н) өйрәнеп, 1920 елда докторлык диссертациясен яклый. Будапешт (Маҗарстан) һәм Лозанна (Швейцария) университетлары профессоры.

1922 елдан Кырым (В. И. Вернадский исемендәге Таврида милли) университеты ректоры. Татар педагогика техникумында укытучы булып эшли.[1]

1924 елда Азәрбайҗан хөкүмәте чакыруы буенча Бакы университетына күчә, азәрбайҗан телен латиницага күчерүдә башлап йөри. ССРБ Фәннәр академиясенең Азәрбайҗан бүлегенә әгъза итеп сайлана.

1930-1935 елларда Фәрганә, Бохара пединститутларында, Ташкәнт университетында укыта.

1935 елда Париж тел белеме җәмгыятенә сайлана.

Репрессия корбаны

үзгәртү

1928 елдан Кырым һәм Бакы матбугатында Бәкер Чобан-задәне «пантюркизм»да гаепләп, аңа каршы язмалар күренә башлый.

1937 елның 28 гыйнварында Кисловодскида кулга алына. «Милли һәм пантюркист оешмалар эшчәнлегендә катнашу»да гаепләнеп, иң каты җәзага хөкем ителә.

1937 елның 13 октябрендә атыла.

Фәнни хезмәтләре

үзгәртү
  1. Кумык теле буенча беренчел хәбәрләр (рус телендә). Бакы,1926.
  2. Кумык теле һәм сөйләме буенча чыгыш (төрки телдә). Бакы, 1926.
  3. Төрки-татар диалектологиясе (рус телендә). Бакы, 1927.
  4. Фөзүли (җыентык). Бакы, 1925 ел.
  5. Нәваи (җыентык). Бакы, 1926 ел.
  6. Төрки-татар тел белеменә кереш (азәрбайҗан телендә). Бакы, 1924 ел.
  7. Кырымтатар теленең фәнни грамматикасы (госманлы телендә). Акъяр, 1925 ел.
  8. Татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы. Бакы, 1926 ел.
  9. Төрки тел грамматикасы (төрки телдә). Бакы, 1930 ел һ.б.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар. Том III. г. Симферополь. — Белгород: «КОНСТАНТА», 2018. — с. 185—193. — 392 с.

Тышкы сылтамалар

үзгәртү