Йылдыз (журнал, Кырым)

журнал

«Йылдыз» (кырымтат. «Yıldız» mecmuası) — Акмәсҗиттә кырымтатар телендә (кириллицада) нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси, әдәби-сәнгать журналы. Ташкентта Кырым татарлары депортациясе елларында басыла башлый.

Йылдыз
Формат

әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журнал


Гамәлгә куючы

Кырым милләтара мөнәсәбәтләр һәм
сөргенгә сөрелгән гражданнарның
эшләре буенча дәүләт комитеты

Нигезләнде

1976

Тел

кырымтатар

Төп офис

295007 Кырым, Акмәсҗит, Вернадский проспекты., 155-3

Тиражы

1265 (2011)[1]
999 (2014)↘
760 (2019)↘

ISSN

0207-642

язылу индексы

75298

Тарих үзгәртү

Депортация елларында кырымтатар язучыларының бер төркеме Ташкентта кырымтатар телендә әдәби журнал булдыру инициативасы белән чыга. Төрле инстанцияләр бусагаларын таптагач, рөхсәт алына.

Үзбәкстан ССР язучылар берлеге һәм кырымтатар язучылары секциясе органы буларак, журнал 1976 елда Ташкентта нәшер ителә башлый[2].

1976 елның ноябрендә «Йылдыз» әдәби альманахының 1нче саны дөнья күрә (альманах статусында ул 1979 елның ахырына кадәр елга ике тапкыр, 1980 елдан журнал статусында ике айга бер тапкыр чыга).

Аның битләрендә кырымтатар мәдәнияте яңалыклары, нәфис әдәбият әсәрләре, хикәяләр, повестьлар, романнар, пьесалар, шигырьләр һәм поэмалар басылып килә (авторлар арасында — Йосыф Болат, Әшрәф Шемьи-Задә, Зиядин Җавтобели, Рәим Тынчеров, Абдурәим Алтанлы, Гафар Болганаклы, Мамбет Абляли-мова, Шакир Селим, Эмил Амитов, Эрвин Умеров, Билял Мамбет, Эскендер Фазыл, Иса Абдураман, Шерьян Али һ. б.), публицистика, кырымтатар әдәбияты, тарих, әдәбият белеме, музыка буенча материаллар һ. б. урнаштырыла.

1992 елда, Кырым АССР министрлар шурасы карары белән (№ 321, 1991 елның 15 декабре) «Йылдыз» Кырымга, Акмәсҗит шәһәренә күчерелә. 1992 елның гыйнварында Симферопольдә «Йылдыз»ның беренче саны чыга.

1994 елда «Йылдыз» Матбугат, полиграфия һәм китап тарату буенча Украина дәүләт комитетында рәсми теркәлү уза.

Мәҗмуганы гамәлгә куючы — Милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә сөрелгән гражданнарның эшләре буенча Республика комитеты.

2014 елның 4 апрелендә «Йылдыз» Кырым автономияле республикасы информация һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы карамагына күчерелә.

2016 елның гыйнвар аеннан Кырым хөкүмәте карары белән «Йылдыз» Милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә сөрелгән гражданнарның эшләре буенча дәүләт комитеты химаясендә булган И. Гаспралы исемендәге Медиамәркәз кул астына күчерелә.

Туган ягына кайткач, журналның эчтәлеге кискен үзгәрә һәм Кырым татарлары тарихы һәм әдәбияты буенча яңа материаллар белән баетыла[3].

Басманың соңгы «Йылдызчикъ» (Йолдызчык) бүлеге балаларга багышланган.

Журнал абүнә аша абүнәчеләргә таратыла.

40 елдан артык эшләгән чорда редакциядә язучылар һәм журналистлар: Шамил Алядин, Урия Эдемова, Риза Фазыл, Черкез-Али, Сафтер Нагаев, Ибраһим Паши, Шәүкәт Рамазанов, Айдер Османов, Әбләзиз Велиев, Закир Куртнезир, Ленияр Дермәнҗи, Йосыф Алиев, Сабрия Сеутова, Диләрә Сеитҗәлилова, Наҗия Әхмәтова, Әдхәт Синугыл һәм башкалар эшли.

Мөхәррирләр үзгәртү

 
Баш мөхәррир Диләвәр Османов

1976–1979 елларда баш мөхәррир — шагыйрь Черкез-Али, 1980 елдан 1985 елга кадәр — язучы Шамил Алядин, 1985 елдан 1998 елга кадәр — язучы Айдер Осман, 1998 елдан 2008 елга кадәр — шагыйрь Шакир Селим, Риза Фазыл (1980–1994 елларда журналның шигърият бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтибе), 2009 елдан алып хәзерге вакытка кадәр — журналның баш мөхәррире булып шагыйрь Диләвәр Османов тора.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү