Сабрия Сеутова

кырымтатар язучысы

Сабрие Сеутова (кырымтат. Sabriye Seutova, Сабрие Сеутова; 1953 елның 20 октябре — 8 февраль 1998) — кырымтатар язучысы, журналист һәм җәмәгать активисты. СССР Журналистлар берлеге (1983) һәм СССР Язучылар берлеге (1985) әгъзасы.

Сабрия Сеутова
Туган 20 октябрь 1953(1953-10-20)
Амангелде, Талас районы[d], Җамбыл өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Үлгән 8 февраль 1998(1998-02-08) (44 яшь)
Акмәсҗит, Украина
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Һөнәре язучы, журналист

Биографиясе үзгәртү

Сабрия Сеутова 1953 елның 20 октябрендә Жамбыл өлкәсе Амангелде авылында туган. Әтисе Сервер-ага математика укыткан, әнисе Йолдыз-апа балалар тәрбияләгән. 12 яшьтән Сабрие«Ленин байрагъы» кырымтатар газетасында басыла башлый. Соңрак гаилә Үзбәкстанның Яңыюл шәһәренә күчеп китә.

Урта мәктәпне, 1977 елда Ташкент педагогия институтының кырымтатар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. «Ленин байрагъы» газетасына эшкә урнаша, шуннан соң кырымтатар «Йолдыз» журналы редакциясендә эшли (1980). 1983 елда СССР Журналистлар берлеге әгъзасы була.

1987 елның җәендә Мәскәүдә кырым татарлары протестлары акцияләрендә катнаша. 30 июльдә 200ләп кырым татары Мәскәүнең Пушкин мәйданында демонстрация уздыралар, соңрак алар Измайлово паркында чираттагы очрашуга җыелалар. Шул ук көнне Совет власте Мәскәү милициясенә тәртип урнаштыру өчен «гадәттән тыш вәкаләтләр» биргән. Икенче көн иртәсендә инициатив төркемнең күпчелеге торган фатирга милиционерлар һәм прокурор килә. Активистларны берәр кеше чыгарганнар, лифтта милиция машиналарына утыртканнар, аэропортка алып барып, конвой астында Ташкентка озатканнар. 1987 елның 2 августында кырым татарлары яшәгән урыннарда митинглар уза, анда инициатив төркемнең җибәрелгән әгъзалары Мәскәүдәге вакыйгалар турында сөйлиләр.

Кырым татарлары күпләп яшәгән шәһәрләрдә һәм районнарда милиция тәртип урнаштыру өчен өстәмә вәкаләтләр бирелгән. Үзбәкстанның Ташкент, Бекабад, Сырдарье һәм Яңыюл шәһәрләрендә кырым татарлары — КПСС әгъзалары район комитетларына чакырыла, алардан «экстремистлар»га хөкем итү турындагы гаризаларга кул куюны таләп итәләр — алар арасында Сабрия Сеутова, Решат Җәмилев, Фуат Әбләмитов, Эскендер Фазылов һәм башкалар була. Янәсе, ул киткән автомобиль җәяүлене бәрдергән дип 3 октябрьдә Сабрие Самаркандта тоткарлана. Тиздән бернинди бәрелү дә булмавы ачыклана, шул ук көнне Сеутова автомобилен янә тоткарлыйлар — бу юлы ул «үтерүдә шикләнү» мотивлары буенча тоткарлана. Тоткарлауда катнашучыларның берсе Сеутованы автомобильнең ишек почмагына бәрә, ул аңын югалта.[1] Сеутованың хәле начарлана, 20 декабрьдә аны бик авыр хәлдә ашыгыч ярдәм хезмәтенә «баш мие селкенү» диагнозы белән Ташкент хастаханәсенә алып киләләр.

1988 елның гыйнварында Үзбәкстан ССР территориясендә кырым татарлары күпләп яшәгән урыннарда хакимиятләргә каршы демонстрацияләр уза, 3 гыйнвар көнне Бекабадта (Ташкент өлкәсе) үткән митингта Сабрия Сеутова эшен тикшерү таләбе дә әйтелә; тоткарлауларда салкын су сиптергән янгын машиналары кулланыла. 10 гыйнварда протест демонстрацияләре Бекабадта, Чирчикта, Яңгулда һәм башка шәһәрләрдә уза, 24 гыйнварда акция Ташкентта уза.

1989 елда Ташкент нәшриятында аАның «Бу зәңгәр дөнья» җыентыгы дөнья күрә, анда аның иң яхшы повестьлары һәм хикәяләре урын ала.

1990 еллар башында әти-әнисе белән Сабрие Кырымга әйләнеп кайта. Язуын дәвам итә, лекцияләр белән чыгыш ясый, кырым татарлары акцияләрендә катнаша.

1996 елда Төркиядә дәвалану үтә, операция кичерә, әмма савыгып җитми. 1998 елның 8 февралендә баш мие яман шешеннән үлә.[2]

Хезмәтләре үзгәртү

  • Алем мас-мавы : икяелер ве повестьлер. — Ташкент : Эдебият ве санъат нешр., 1989. — 200 б.
  • Кене келерим : икяе // Йылдыз. — 1981. — № 3. — С. 101—105.
  • Къар ягъгъанда : икяе = Коли падає сніг: Оповідання / пер. В. Мордань // Къарылгъачлар дуасы = Молитва ластівок: Къырымтатар несирининъ антологиясы: XX—XXI асыр / тертип эткенлер: Къандым Ю., Мирошниченко М. — Киев : Этнос, 2006. — Экинджи китап. — С. 766—796.
  • Мумкюн олсайды : икяе // Йылдыз. — 1998. — № 3. — С. 63-65.
  • Япракълар текюлелер : повесть // Йылдыз.- 1985. — № 2. — С. 27-59.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Аметова Н. Алем мас-мавы…: Сабрие Сеутованынъ аяты ве иджадий фаалиетине багъышлангъан тедбир // Къырым. — 2006. — Окт. 7. — С. 4. : фото.
  • Сеитбекиров А. Сабрие Сеутова жертвою пала в неравной борьбе // Голос Крыма. — 2002. — 31 мая.
  • Усеинова Г. Прости каменные сердца наши: Памяти Сабрие Сеутовой // Голос Крыма. — 2006. — 29 сент. — С. 3. : фото.
  • Yüksek uçqan quş edi = Прерванный полёт: [об участнице нац. движения Сабрие Сеутовой] // Qırımnıń sadıq qızları = Верные дочери Крыма / L. Halilova; L. Cemileva. — Agmescit : Ocag, 2004. — С. 102—109. : фото.