Шакир Сәлим

кырымтатар шагыйре һәм тәрҗемәчесе

Шакир Сәлим (кырымтат. Şakir Selim; чын исеме Шакир Сәлим улы Сәлимов, кырымтат. Şakir Selim oğlu Selimov; 1942 елның 10 апреле2008 елның 18 ноябре) — кырымтатар шагыйре һәм тәрҗемәчесе, 1982 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Шакир Сәлим
Туган 10 апрель 1942(1942-04-10)
Акшәех районы, Кырым АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 18 ноябрь 2008(2008-11-18) (66 яшь)
Акмәсҗит, Украина
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Әлма-матер Сәмәрканд дәүләт университеты[d]
Һөнәре язучы, шагыйрь

Тормыш юлы

үзгәртү

Шакир Сәлим 1942 елның 10 апрелендә Кырым ССРның Бөек-Асс авылында туган. Сөрген вакытында ике яшьтә гаиләсе белән бергә Үзбәкстан ССР составында Сәмәрканд өлкәсенең Җамбай районына эләгә. 1974 елда Сәлим Сәмәрканд университетының филология факультетын тәмамлый.

11 ел дәвамында Сәлим Җамбайда башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли, 1971 елдан Ташкәнттагы «Ленин байрагьы» газетасының үз хәбәрчесе була һәм Сәмәрканд өлкәсе радиосының кырымтатар тапшырулары бүлеген җитәкли. 1989 елда шагыйрь Кырымга әйләнеп кайта, анда Акмәсҗиттә кырымтатар һәм рус телләрендә нәшер ителгән «Достлукъ» (соңрак — «Достлукъ — Къырым», «Къырым»; хәзер — «Qırım») газетасы редакторы урынбасары була. 1997 елдан «Йылдыз» журналының баш мөхәррире булып эшли.

Язучы эшчәнлеге

үзгәртү

Шакир Сәлим 1963 елда басыла башлый. Сәлимнең беренче шигъри китабы 1971 елда чыга, аның артыннан тагын 7 китап чыга. 1992 елда шагыйрь Украина Язучылар берлегенең 30га якын әгъзасын берләштергән Кырымтатар язучылары советын җитәкли. Шигырь эшчәнлегеннән тыш, ул кырымтатар теленә сәнгать тәрҗемәләре белән дә шөгыльләнгән.

Шигъри җыентыклар

үзгәртү
  • «Акъбардакъ» (1971)
  • «Севги алеви» (1978)
  • «Дуйгъуларым» (1975)
  • «Уянув» (1982)
  • «Еллерни динъле» (1986)
  • «Тюшюндже» (1997)
  • «Къырымнаме» (2006)
  • «Къырымнаме II» (2008)[1]

Тәрҗемәләр

үзгәртү

Шакир Сәлим А. Пушкин («Кавказ тоткыны»), М. Лермонтов (шигырьләр), Т. Шевченко («Катерина»), А. Мицкевич («Кырым сонетлары», 1997 елда Польшада ике телдә аерым китап булып бастырыла) әсәрләрен кырымтатар теленә тәрҗемә иткән[2]. Кырымтатар драма театры аның тәрҗемәсендә берничә спектакль куйган: Н. Гогольның «Никах», Шекспирның «Макбет», Мостай Кәримнең «Айлы төндә».

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Şakir Selim (1942-2008)(үле сылтама)
  2. Шакир Селим

Сылтамалар

үзгәртү

Сеферова Ф. А., Художественный мир Шакира Селима