Кырым - татар милли хәрәкәте

Кырым - татар милли хәрәкәте 1950 нче елларның икенче яртысында оешкан хәрәкәт.

Ул репрессия корбаны булган Кырым халкының хәрәкәте. Бу хәрәкәтнең активистлары үзләрен ватаннарына кайтаруны таләп иткәннәр. Хәрәкәтнең башы сугыштан соңгы беренче унъеллыкка барып тоташа. 1950-1960 елларда аның лидерлары арасында партия хезмәткәрләре, сугыш ветераннары, Кырымда партизан хәрәкәтендә катнашучылар була. Хәрәкәт 1960 нчы елларда тагы да көчәя, аннан соң үзгәртеп кору елларында көчен югалта һәм 1990 нчы еллар башында сизелерлек сәяси нәтиҗәләргә ирешә. Хәрәкәт зур тәҗрибә белән алга бара: совет партияләре структурасына каршы тора (Үзбәкстанда, Таҗикстанда, Краснодар өлкәсендә, Кырымда), оештырылган массакүләм чыгышлар , хокук саклау органнары белән каршылыкларга керә . Кырым-татар хәрәкәте күләме ягыннан, оештырылган булуы белән, сәяси фикерләре төгәл булуы белән аерылып торган.