Рөстәм Сәлимгәрәев

рәссам-муралист

Рөстәм Сәлимгәрәев (Рустам Кубик, QBic; 1985 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Кама Аланы) — рәссам-муралист. Россия һәм чит ил шәһәрләренең йорт диварларында зур күләмле фәлсәфи, сюрреалистик сюжетлы эшләр (мураллар(ингл.)) иҗат итә.

Рөстәм Сәлимгәрәев
Туган 1985(1985)
СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Кама Аланы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, рәссам-муралист
Сайт Рустам Салемгараев (QBic)
Тышкы рәсемнәр
Мураллары.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1985 елда Кама Аланы бистәсендә туган. 2003 елда Казанга күчеп килә, анда Н. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында дизайн бүлеген тәмамлый. Иллюстрация, дизайн, граффити белән уңышлы шөгыльләнгән. Казан сәнгать училищесында укуын тәмамлаганнан соң, балалар дизайн мәктәбендә укыта. Казан дәүләт педагогия институтында белем ала, Казанның 19нчы санлы мәктәбендә эшли.
2013 елдан урамнарда эшләргә күбрәк вакыт бирә башлый.

Иҗаты үзгәртү

 
Мәскәүдә Беговая урамында ясалган мурал «Зәңгәр диңгездә, ак күбектә». 2019 елның сентябрендә юкка чыгарылган[1]

Башта шрифтларга гына игътибар биреп, граффити белән кызыксына. Аннары сюрреализм юнәлешен үз итә. Рәссам-муралистларның күбесе кебек үк, Рөстәм Сәлимгәрәев үз иҗаты өчен кыска исем уйлап таба, эшләрен Рөстәм Кубик, Qbic дип имзалый.

Шрифт композицияләре сюрреалистик сюжетлар белән алмашына, эшләрендә пастель тоннары, салмак линияләр, үсемлек мотивлары һәм гадәти булмаган образлар кушылган яңа стиль барлыкка китерә.

Рөстәм Кубик эшләре беренче тапкыр 2013 елда Мәскәүнең Street Kit галереясендә аның дебют шәхси күргәзмәсендә тәкъдим ителә. Рөстәмнең тормыш, гаилә, табигать һәм китаплар белән илһамланган образлары һәр кешегә хас булган мәхәббәт, белем һәм рухият юлламасын үз эченә ала. Соңгы вакытта эшләрен кешелекнең дөнья табигатен пычратуы, экология мәсьәләләренең чишелмәве темасына багышлый. Иҗат иткән образлары аша гыйлем, мәгариф, югары рухи халәт, табигать темаларын тамашачыга җиткерергә омтыла. Кешелекне тынычлыкка әйди.

Казан, Әлмәт, Кама Аланы, Мәскәү (Беговая ур., 24; «Зәңгәр диңгездә, ак күбектә»)[2], Санкт-Петербург, Түбән Новгород («Егылу II»)[3], Самар (Ленинград урамы, 63)[4], Краснодар («Күршеләр») [5], Түбән Варта, Нефтекама, Дербент («Саклаучы») шәһәрләреннән тыш, Украина (Киев, «Лабиринт»), Төркия, Кытай (Шанхай), Швейцария, Норвегия (Осло, «Тату балалар»), Кипр (Айия Напа, «Көндезге йокы»), Австралия, Дания, Польша, Финляндия, АКШ (Вашингтон, «Тыныч вакыт»), Мексика, Яңа Зеландиядә йорт-бина диварларын бизәгән.

Казанда үзгәртү

Казанда Завойский урамындагы «Малиновка» торак комплексында паркинг фасадына «СМУ-88» төзелеш компаниясе соравы буенча, «Мин сулый алам» муралы ясаган. Анда киләчәктә астронавт булырга хыялланган, әлегә китап укып утыручы мәктәп баласы сурәтләнгән. Әлеге күләмле, буе 183, биеклеге 16 метрлы мурал 3 атна дәвамында ясалган, 250 литр буяу тотылган. Рөстәмнең һәр картинасына аның тормышында булган билгеле бер вакыйга рухландыра. «Мин сулый алам» очрагында пандемия этәргеч булган, проект нигезендә үз-үзеңне изоляцияләү, битлек режимын саклау идеясе ята[6]. Казанның Мәскәү урамындагы бина диварына татар кәсепчесен – агачтан ую остасын сурәтләгән. Мурал ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм Татарстан халкының көчен, акылын символлаштыра. Гладилов урамында бина диварын экология темасына багышланган күләмле рәсеме бизи.

Аның иҗаты үзенчәлекле, сюрреалистик характерда. Эшләренең уйлануга урын калдырып ясалуы һәм тыныч кәефле булуы аларны башка муралистлар иҗатыннан аерып тора. Рәссам үзенең визуаль телен һәм техникасын даими үстереп, масштаблы мураллар өстендә дә, киндер өстендә дә актив эшли. Рөстәм Сәлимгәрәев үзен кием-салым дизайнында да сынап карый. График эшләре дә, киндергә майлы буяу белән язылган картиналары да байтак [7].

Төрле халыкара стрит-арт-фестивальләрдә, шулай ук Swoon, Phlegm, Faile, Sandra Chevrier һәм башка рәссамнар белән бергә хәйрия аукционнарында катнаша. Россиядә һәм чит илләрдә актив үсеш ала һәм күбрәк игътибар яулый бара.

Әдәбият үзгәртү

  • Зилә Нигъмәтуллина. Урам дәшә. Мәдәни Җомга, 2020 ел, 11 декабрь, № 49, 24нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү