Ринат Ташимов

актер, драматург, сценарийчы, режиссер (Россия, Омск - Екатеринбург)

Ринат Ташимов, Ринат Фәрит улы Ташимов (1989 елның 4 марты, СССР, РСФСР, Омск өлкәсе, Муромцево районы, Инсәс) ― россияле драматург, сценарийчы, режиссер, актер[1].

Ринат Ташимов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Ринат Фәрит улы Ташимов

Туу датасы:

4 март 1989(1989-03-04) (35 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Омск өлкәсе , Муромцево районы, Инсәс

Һөнәре:

актер, драматург, режиссер

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2006 — х. в.

IMDb:

ID 12519496

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ринат Ташимов моноспектальдә. 2015
Екатеринбург, Заманча драматургия үзәге

1989 елның 4 мартында Омск өлкәсе татар авылы Инсәстә туган. Әнисе ягыннан нәселе Идел буендагы ачлыкта Себергә күченгән[2]. Әбисе Гөлмениса Һашумшәех кызы вафатыннан соң, 10 яшеннән татарча аралашмаган, телне оныткан, әмма милләтен татар дип билгели [3].

Ф.М. Достоевский исемендәге Омск дәүләт университетын «драма театры һәм кино актеры» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2013 елда Екатеринбург дәүләт театр институтына (ru) укырга керә, Николай Коляда курсында драматургияне өйрәнә[4]. 2020 елда МХАТ мәктәп-студиясе магистратурасына (Рф атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Анатолий улы Рыжаков останәсенә) укырга керә.

2004 елда Лицей театрында эшли башлый, 2006 елда ― А. Гончарукның театр студиясендә (Омск), 2013 елда «ТОП-театр» яшьләр театрында (Омск) уйный[5][6]..

2013―2020 елларлда Екатеринбургта «Коляда-театр» труппасында хезмәт куя.

2014 елдан Хәзерге заман драматургиясе үзәгендә (Екатеринбург) режиссер[7] (2016 елдан баш режиссер) [8], биредә хәзерге заман драматурглары пьесалары буенча егермедән артык спектакль куйган.

Күп тапкырлар эре драматургия конкурслары лауреаты. Ике тапкыр «Евразия» халыкара яшь драматурглар премиясе һәм халыкара әдәби Волошин конкурсы җиңүчесе[9], Любимовка яшь драматургия фестивалендә[10][11][12], Омск заман драматургиясе лабораториясендә катнашучы[13], «PRO/ДВИЖЕНИЕ» заманча драматургия конкурсы лауреаты[14].

2016 елда «Кульминация» конкурсында «Шайтан-күл» (Шайтан-озеро) пьесасы «Ел пьесасы» дип таныла[15][16], 2017 елда «Беренче икмәк» (Первый хлеб) пьесасы финалга үтә[17].

2017 елда драматурглар Юлия Тупикина һәм Михаил Дурненков белән бергә «Lark + Любимовка» Халыкара программасында катнаша, анда аның «Шайтан-күл» пьесасы Нью-Йоркта лаборатория кысаларында тәкъдим ителә[18].

2018 елның июнендә «Шайтан-күл» пьесасы Колумбия университетында (Нью-Йорк, АКШ) хәзерге заман драматургиясе фестивалендә тәкъдим ителә[19].

2021 елның июлендә РФ Тикшерү комитеты «Беренче икмәк» спектакленың ветераннарны мыскыл итү-итмәвен тикшерергә кушкан [20].

Әсәрләре үзгәртү

Пьесалары үзгәртү

  • «Мәгарә аналары» (Пещерные мамы)
  • «Шайтан-күл»
  • «Беренче икмәк»
  • «Катифа»[21]
  • «Мәче төшлеге» (Кошачий полдник)[22]
  • «Шпаликов»

Киносценарийлар үзгәртү

  • «Икенче кояш» (Второе солнце)[23]

Кайбер куелган пьесалары үзгәртү

  • 2014 — «Мәгарә аналары». Хәзерге заман драматургиясе үзәгендә (Екатеринбург), реж. Ринат Ташимов[24]
  • 2015 — «Мәгарә аналары». «Галёрка» театры, Екатеринбург, реж. Александр Кудряшов[25][26]
  • 2017 — «Кульминация». Дмитрий Брусникин остаханәсе, МХАТ мәктәп-студиясе, реж. Дмитрий Брусникин[27]
  • 2018 — «Шпаликов». Ельцин-үзәк, Екатеринбург, реж. Николай Русский[28][29]
  • 2018 — «Шайтан-күл». Ачинск шәһәре драма театры, реж. Ю. Урнов[30]

Театр режиссёры үзгәртү

Заманча драматургия үзәге үзгәртү

  • 2014 — «Минем яраткан чебенем» (Моя любимая муха) С. Баженованың «Явыз әкият» (Злая сказка) пьесасы буенча
  • 2014 — «Читлек» (Клетка) А. Сойкина пьесасы буенча
  • 2014 — «Мәгарә аналары» ― үзенең пьесасы буенча
  • 2015 — «Мәскәүгә! Мәскәүгә!» (В Москву! В Москву!) Д. Уткина һәм И. Васьковскаяның «Макакалар, пицца һәм деструкция» (Макаки, пицца и деструкция) пьесасы буенча
  • 2015 — «Сөрхәнтәй шаһзадә» (Царевич Заморышек) И. Васьковскаяның пьесасы буенча
  • 2016 — «Акчарлак» (Чайка) Антон Чехов пьесасы буенча
  • 2016 — «Мәскәү-Петушки» В. Ерофеевның шул исемдәге поэмасы буенча, С. Баженова сәхнәләштергән
  • 2017 — «Мәхәббәттә кызлар» (Девушки в любви), И. Васьковскаяның пьесасы буенча[31]

Башка мәйданчыкларда үзгәртү

2014 — «Җәрәхәтләрне архивлау» (Архивация шрамов), «Свитер» урам сәнгате галереясы, Екатеринбург[32].

Кино режиссёры үзгәртү

2017 елда Ринат Ташимов, Алена Тремазова һәм Максим Шкурин кыска метражлы «Земля» уен фильмы төшерәләр. Фильм күп кенә фестивальләрдә, шул исәптән Кеше хокуклары турында «СТАЛКЕР» XXIII Халыкара фильмнар фестивалендә [33], I Сухум Халыкара кинофестивалендә [34], 40нчы Мәскәү Халыкара кинофестивалендә [35], «Арткино» Бөтенроссия кыска метражлы автор киносы фестивалендә (елның иң яхшы эксперименталь фильмы) [36] һәм «Киноликбез»―IX халыкара автор киносы фестивалендә (Алтын Жан Люк ― илебездәге иң яхшы кыска метражлы фильм өчен) [37] катнаша.

2021 елның язында үз сценарие буенча тулы метражлы дебют өстендә эшне тәмамлый ― «Икенче кояш» («29 февраля» киноширкәте, продюсер Алексей Федорченко) [38].

Актёр үзгәртү

Коляда-театр үзгәртү

  • «Ревизор», Николай Гоголь реж. Николай Коляда— Осип[39]
  • «Үле баннар» (Мертвые души), Николай Гоголь, реж. Николай Коляда — Гоголь[40]
  • «Борис Годунов», Александр Пушкин, реж. Николай Коляда — Басманов[41]
  • «Амиго», Николай Коляда, реж Николай Коляда — икмәк пешерүче малай [42]
  • «Ба», Юлия Тупикина, реж. Николай Коляда — Лёша[43]
  • «Землемер», Николай Коляда, реж. Николай Коляда — Землемер[44]

Заманча драматургия үзәге үзгәртү

  • «Эмиль дәү баш» (Эмиль большая голова), Светлана Баженова, реж. С. Баженова — Жак[45]
  • «Карт ана куян» (Старая зайчиха), Николай Коляда, реж. Николай Коляда — Куян[46]
  • «Ромул һәм Рем», Бернар-Мари Кольтес, реж. А. Вахов — Азиз[47]
  • « Миңа кояшым бүтән яктырмый» (Мне моё солнышко больше не светит), Алексей Забегин, Владимир Антипов, реж. А. Забегин, В. Антипов — Вадик[48]
  • «Галатея Собакина», Ирина Васьковская, реж. А. Бутаков — Вася[49]
  • «Ба», Юлия Тупикина, реж. Николай Коляда — Лёша[50]

Мәскәү «Современник» театры

  • « Әни, ә бу фотода кем?» (Мам, а кто это на фото?), реж. Ф.Гуревич — Роза әни[51]

Ермолова театры

  • «Сузуки», реж. Р.Лыков — Камарды

Публикацияләре үзгәртү

  • Ринат Ташимов. Пещерные мамы. «Искусство кино»; № 11, 2015[52]
  • Ринат Ташимов. Шайтан-озеро. Сборник пьес шорт-листа конкурса драматических произведений «Кульминация-2016»[53]
  • Ринат Ташимов. Шайтан-озеро. Сборник пьес молодых авторов СНГ, Грузии и Балтии
  • Ринат Ташимов. Первый хлеб. Сборник пьес шорт-листа конкурса драматических произведений «Кульминация-2017»[54]
  • Ринат Ташимов. Первый хлеб. Сборник пьес молодых автор СНГ, Балтии и Грузии
  • Ринат Ташимов. Кошачий полдник. Уральская драматургическая инфраструктура под знаком Солнца. Пермь, 2015[55]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ринат Ташимов.
  2. Эльвира Курбанова. «В национальном кинематографе очень большие ограничения в плане этики» ― интервью с Ринатом Ташимовым. ural.tatar, 11.01.2020(рус.)
  3. #TAMGA_интервью сәхифәсендә режиссер Ринат Ташимов. Кариев театры
  4. Шайтан-озеро.
  5. «Хулиганистое» шоу: ТОП-театр устроил омичам «Балаган», АиФ (13:25 06/05/2013).
  6. АЛЕКСАНДРИНА ШАКЛЕЕВА. «НЕ ХОЧУ СТАТЬ ПУГОВИЦЕЙ…».
  7. Режиссеры.
  8. «Буду менять, пока не найду идеального помощника»: Коляда снял с должности главного режиссера ЦСД, momenty.ru (9 января 2017, 18:25).
  9. Объявлены победители Волошинского конкурса.
  10. Этот город невозможно покинуть.
  11. Два автора из Самары участвуют в фестивале молодой драматургии "Любимовка", Волжская коммуна (01.09.2017 09:41). 2018 елның 8 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-07-08, retrieved 2021-08-03 
  12. пьесы, отобранные для программы читок 2014.
  13. Шорт-лист Омской лаборатории современной драматургии.
  14. Конкурс пьес PRO/ДВИЖЕНИЕ 2017. әлеге чыганактан 2018-07-08 архивланды. 2020-04-16 тикшерелгән.
  15. В современной драматургии наступит «Кульминация», Коммерсант (23.10.2016, 16:40).
  16. «Кульминация» назвала три лучшие пьесы 2016 года, Lenta.ru (17:23, 22 ноября 2016).
  17. Конкурс «Кульминация» назвал лучших драматургов года, Коммерсант (19.10.2017, 22:04).
  18. Лучший способ переводить пьесы.
  19. International Play Reading Festival: Raeda Taha, Rinat Tashimov, N. Riantiarno, and David Henry Hwang in Conversation. әлеге чыганактан 2018-06-20 архивланды. 2021-08-03 тикшерелгән.
  20. Мәдәният министрлыгы театрлар репертуарын дәүләт иминлегенә туры килүен тикшермәкче. Азатлык радиосы, 2.08.2021
  21. Ташимов Ринат.
  22. "Кошачий полдник" в меню Центра современной драматургии, EKB Free. 2018 елның 10 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-07-10, retrieved 2021-08-03 
  23. Кинопитчинг Минкульта 2018 – итоги, проблемы, достижения.
  24. ПЕЩЕРНЫЕ МАМЫ. әлеге чыганактан 2018-07-10 архивланды. 2021-08-03 тикшерелгән.
  25. Пещерные мамы.
  26. Пещерные мамы.
  27. «ТРАНССИБ». «КУЛЬМИНАЦИЯ» ПРЕМЬЕРА. МАСТЕРСКАЯ ДМ. БРУСНИКИНА. әлеге чыганактан 2018-07-07 архивланды. 2018-07-08 тикшерелгән.
  28. «Шпаликов».
  29. Марина Дмитриевская. ВЫ СПРАШИВАЕТЕ ПРО «ШПАЛИКОВА»….
  30. Полным ходом к “Шайтан озеру”.
  31. ЦСД.
  32. Моноспектакль «Архивация шрамов» представит в Екатеринбурге ученик Николая Коляды, АПИ (30 октября 2014 17:03).
  33. 23-й фестиваль фильмов о правах человека «Сталкер» обнародовал программу.
  34. Ольга Галицкая. В Абхазии пройдет первый международный кинофестиваль, RG.RU.
  35. ММКФ 2018: Расписание российских программ.
  36. Программы 2-го этапа 10-го Всероссийского фестиваля «Арткино».
  37. Итоги международногофестиваля авторского кино «Киноликбез»-IХ. әлеге чыганактан 2018-07-11 архивланды. 2021-08-03 тикшерелгән.
  38. Латифа. Фильм о жизни современной сибирской татарской деревни на забытом участке шелкового пути, Кинокомпания «29 февраля», archived from the original on 2020-01-28, retrieved 2021-08-03 
  39. Ревизор.
  40. Метвые души.
  41. Борис Годунов.
  42. Амиго.
  43. Ба.
  44. Землемер.
  45. Эмиль большая голова. әлеге чыганактан 2018-07-10 архивланды. 2021-08-03 тикшерелгән.
  46. Старая зайчиха. әлеге чыганактан 2018-07-10 архивланды. 2018-07-08 тикшерелгән.
  47. Ромул и Рем. әлеге чыганактан 2018-07-10 архивланды. 2021-08-03 тикшерелгән.
  48. МНЕ МОЁ СОЛНЫШКО БОЛЬШЕ НЕ СВЕТИТ. әлеге чыганактан 2018-07-10 архивланды. 2021-08-03 тикшерелгән.
  49. Галатея Собакина. әлеге чыганактан 2020-05-22 архивланды. 2021-08-03 тикшерелгән.
  50. Ба. әлеге чыганактан 2018-07-10 архивланды. 2018-07-08 тикшерелгән.
  51. «Мам, а кто это на фото?»: благотворительный спектакль фонда «Дом с маяком» и театра «Современник» при поддержке Pechersky Foundation. әлеге чыганактан 2021-04-12 архивланды. 2021-08-03 тикшерелгән.
  52. Пещерные мамы. Пьеса. Журнальный вариант.
  53. Пьеса года 2016 : сборник драматических произведений.- М. : Благотворительный фонд поддержки деятелей культуры и искусства «Стремление», 2016.- 274 с..
  54. Награждения победителей конкурса «Кульминация».
  55. ПО-ПРЕЖНЕМУ ВЫХОДЯТ ИЗ «ШИНЕЛИ»?.