Пакистанда ислам

Пакистанда ислам (урд. پاکستان میں اسلام‎; ингл. Islam in Pakistan) — Пакистан Ислам Җөмһүрияте территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Пакистан халкының (220 млн 892 мең кеше) 96,50 % ы (200 млн 400 мең кеше) (бөтен дөнья мөселманнарының 11,10 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Пакистанның дәүләт дине. Мөселманнар — сөнниләр (91%), шигыйлар (~5-10 %). Абсолют сан буенча Пакистанда мөселманнар Индонезиядән (229 млн) һәм Һиндстаннан (201 млн) гына калыша.

Пакистанда ислам
Дәүләт  Пакьстан
 Пакистанда ислам Викиҗыентыкта
Падишаһ мәчете. Бөек Моголлар империясе нең ислам архитектурасы һәйкәле. Лахор. 1673 елда нигезләнгән

Тарих үзгәртү

 
Дәһли солтанлыгы 1206–1526 елларда
 
Бөек Моголлар империясе 1700 елда

Пакистан җирләре кергән Һинд ярымутравына аяк баскан беренче мөселманнар — диңгез буйлап йөзүче гарәп сәүдәгәрләре. VII гасыр ахырыннан алар Һинд ярымутравының көньяк-көнбатышында Малабар(ингл.) яр буенда урнаша башлаган.

Гарәп яулап алулары вакытында ислам Һинд ярымутравының төньяк-көнбатышына үтеп керә. Һинд елгасы үзәне халкы (хәзерге Пакистан) IXXI гасырларда тулысынча ислам динен кабул итә. Һинд ярымутравы һәм Ганг үзәненә ислам әле үтеп кермәгән була.

9771186 елларда идарә иткән Газнәвиләр(ингл.) хакимнәре Һинд ярымутравының төньяк өлкәләренә 20 тапкыр яу чаба. 1030 елга Пәнҗаб Газнәвиләр дәүләтенә кушылып бетә. Пәнҗаблыларның бер өлеше (хәзерге Пакистан территориясе) ислам диненә күчә. Мултан(ингл.) өч гасырга Һиндстан территориясендә исламның төп терәге була.

12061526 һәм 15391555 елларда Һинд ярымутравында беренче эре ислам дәүләте Дәһли солтанлыгы(ингл.) оеша. Бу чорда Дәһли беренче тапкыр дәүләт башкаласы була. 1330 елдан соң төрле төбәкләр солтанлыкка каршы күтәрелгән һәм дәүләт территориясе кимегән. 13981399 елларда Аксак Тимер һөҗүме нәтиҗәсендә солтанлык таркала.

15261540 һәм 15551858 елларда яшәгән Бөек Моголлар империясе вакытында исламлаштыруның яңа дулкыны башлана. Бу чорларда Һинд ярымутравының ярлы катламнары касталар системасыннан котылу өчен исламга аеруча актив күчкән. Ганг елгасы дельтасының (хәзерге Бангладеш) аз керемле крестьян халкы исламны кабул иткән. Һиндстан сәүдәгәрләре һәм күп кенә шәһәр халкы төбәкнең яңа элитасына әверелгән әмирләрнең сараена үтеп керүне җиңеләйтү өчен, ислам динен кабул итүгә омтылган.

XVIII гасыр азагыннан Европа колонизаторлары (Португалия, Бөекбритания) үз кул астындагы территорияләрдә Исламның абруен һәм йогынтысын киметүгә, яңа җирләргә таралышын чикләүгә ирешә.

Яңа заман үзгәртү

 
Пакистанның дәүләт байрагында ислам символлары урнашкан

Дәүләткә нигез салучыларның берсе — Мөселман лигасы(ингл.) башлыгы шагыйрь Мөхәммәт Икбал. Нәкъ менә Икбал 1930 елда ук бәйсез мөселман дәүләтен төзергә тәкъдим итә.

1947 елда Британия Һиндстаны ике дәүләткә (доминионга) таркала һәм 1947 елның 14 августында бәйсез Пакистан дәүләте төзелә.

1949 елның мартында Лиакат Али Хан(ингл.) хөкүмәте Исламны Пакистанның дәүләт дине һәм бердәнбер дине итеп игълан итә.

1950 елда ил конституциясе шәригать кануннары буенча төзелә.

1977 елда ил президенты Зөлфикар Али Бһутто(ингл.) Пакистанда алкоголь һәм наркотикларны тыя. Ял көне якшәмбедән җомгага күчерелә.

1978—1988 елларда ил президенты булган Мөхәммәт Зыяүлхак ил җәмгыятен исламлаштыру өчен зур көч куя. Эзлекле рәвештә Пакистан җәмгыяте ислам кануннарына буйсындырыла: илдә Югары шәригать суды оеша, ислам салымнары, җинаятьләр өчен шәригать кануны буенча җавап бирү кертелә.

1979 елның февраленнән ислам принципларына нигезләнгән яңа законнар үз көченә керә. Мәсәлән, Коръәнне мәсхәрәләгән өчен кеше үлем җәзасына хөкем ителергә мөмкин[2]. Кайбер законнар хатын-кызлар өчен ир-атларга караганда катгыйрак җәза бирүне күздә тота. Зәкят мөселман еллык салымы кертелгән һәм процентлар өчен банк кредиты тыелган.

1988—1990 һәм 1993—1996 елда беренче тапкыр мөселман илендә хөкүмәт рәисе булып хатын-кыз — Бенәзир Бһутто эшли.

Пакистанда, үз ватандашларыннан тыш, Әфганстан (күбесе), Гыйрак, Бангладеш, Үзбәкстан, Сомали, Бирма һәм Таҗикстаннан эшкә килгән мөселман кешеләре яши.

Фотогалерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү