Норлат районы (ТАССР)

(Норлат районы (1927—1963) битеннән юнәлтелде)

Әгәр сез Нурлат районын эзләп кергәнсез икән, шул биткә күчегез.

Норлат районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Норлат

Нигезләү датасы

1927 елның 14 феврале

Юкка чыгару датасы

1963 елның 1 августы

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1959)

34 211 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Карта

Норлат-Ачасыр районы яки Норлат районы (рус. Нурлатский район) — 1927 елдан 1963 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Яшел Үзәннән Төньяк-Көнчыгышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк — Норлат авылы.

Тарих үзгәртү

Норлат районы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Тау ягында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгының Зөя ягында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасында, 1719 елдан 1727 елга кадәр Казан губернасының Зөя провинциясендә, 1727 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Зөя провинциясе Зөя һәм Чуел өязләрендә, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасы Зөя һәм Чуел өязләрендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгы Зөя һәм Чуел өязләрендә, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Зөя һәм Чуел өязләрендә, 1920 елдан 1927 елга кадәр Зөя кантоны Норлат вулысында урашкан.

1927 елның 14 февралендә Норлат-Ачасыр районы буларак барлыкка килә. 1927 елның 1 августында исеме Норлат районы итеп үзгәртелә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1963 елның 1 августында Норлат районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Яшел Үзән районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1930 елда Норлат районында 48 торак пункты, 33 авыл советы булган.[2]

1931 елның 20 октябрендә район составына юкка чыгарылган Зөя районының берничә авыл советы кергән.

1930-еллар урталарында район составыннан Воробьев авыл советының торак пунктлары чыгарыла һәм Чуаш АССР составына тапшырыла. 1940 елда район составына 61 торак пункты, 34 авыл советы кергән. Район мәйданы 719 км² тәшкил иткән.[2]

1948 елның 1 гыйнварына районда 34 авыл советы булган: Акъегет, Албаба, Бакырчы, Бишбатман, Олы Ачасыр, Олы Ходяш, Олы Шырдан, Бритвин, Бузай, Бәчек, Зур Өтәк, Карашәм, Кири, Косякау, Күгәй, Күгеш, Салатчы, Кече Шырдан, Мамадыш-Әкил, Мулла Иле, Түбән Урысбага, Норлат, Панау, Рус Әҗәлесе, Рус Шырданы, Соболевское, Иске Кирмәл, Сөнчәле, Тауиле, Татар Танае, Әрә, Әтәк, Әтәшкә, Чулпан.[2]

1950-еллар ахырында Норлат районына Түбән Карамалы шәһәр тибындагы поселок белән беррәттән тагын берничә торак пункты кушылган.

1960 елда район составына 72 торак пункты, 13 авыл советы кергән. Район мәйданы 794,9 км² тәшкил иткән.[2]

Халык үзгәртү

1930 1939 1959
38205 42489 34211

1930 елда халык саны 38205 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар — 70,86%, руслар — 29,14%.[2]

1939 елда — 42489 кеше, шул исәптән татарлар — 60,25 %, руслар — 39,18 %, башка халыклар — 0,57%.[3]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. — М., 1942. — 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү