Соболевское

Татарстан Республикасының Югары Ослан районындагы авыл. Соболевское авыл җирлеге үзәге

СоболевскоеТатарстан Республикасының Югары Ослан районындагы авыл. Соболевское авыл җирлеге үзәге.

Соболевское
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Югары Ослан районы
Координатлар 55°36'19"тн, 48°27'36"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 142 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422595
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Соболевское

Тарихы үзгәртү

Соболевский авылына нигез салу 17 гасыр ахырына һәм 18 гасыр башына туры килә. Әлеге авыл иске йолачы казаклар гатарафыннан нигез салына, ә моңа кадәр җирлек урынында кыйммәтле мехлы җәнлекләргә бай булган урманнар булган.[1]

1775-1780 елларга кадәр Соболевское җирлеге территориясе Свияжск Успение монастыренә караган. Алга таба икътисад коллегиясе карамагына, ә аннары дәүләт милке министрлыгына тапшырыла.[1]

1775-1780 елларда административ-территориаль бүленешнең яңа реформасы үткәрелә. Россия элегрәк 10га түгел, 60 губернага бүленә, ә һәр губерна 7-15 өязгә бүленгән була. 1780 елда 12 өязне үз эченә алган яңа Казан губернасы төзелә. Соболевское авылы территориясе элеккечә Зөя өязенә кергән. Екатерина II төзегән административ бүленеш 1920 елга кадәр бара. 1780 елда өязләр буенча Казан губернасының барлык авыллары планы төзелә.[1]

Географиясе үзгәртү

Соболевское авылы район үзәге Югары Ослан авылыннан кырык биш чакрым көньяк-көнбатышка таба Зөя елгасы ярында урнашкан. Соболевское авылы географик яктан бик үзенчәлекле, авылның Зөя елгасы яры буенда биш километр озынлыкта яр буенча сузылган нибары бер урамы бар.[1]

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Халкы үзгәртү

Авылда 2010 елга 142 кеше яшәгән. Авылның милли составы нигездә руслардан тора.

Дин үзгәртү

Гражданнар сугышына кадәр Соболевское авылында гыйбадәт кылу йорт эшләп килә, ләкин революцион вакыйгалардан һәм коллективлашудан соң ул җимерелә. 2001 елның 19 гыйнварында яңадан иске йола христианнары общинасы төзелә һәм теркәлә, 2003 елда яңа чиркәү төзелә башлый, Казан эшкуары Перепечен В.В. ның спонсорлык ярдәме хисабына чиркәү төзелеше тәмамлана.[1]

Социаль өлкә үзгәртү

Хәзер Соболевское авылында авыл җирлеге башкарма комитеты, мәктәп, авыл мәдәният йорты, китапханә, Саклык банкы, элемтә бүлеге, ФАП һәм кибет бар.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.