Урыс Әҗәлесе

(Рус Әҗәлесе битеннән юнәлтелде)

Рус ӘҗәлесеТатарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл.

Рус Әҗәлесе
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Яшел Үзән районы
Координатлар 55°31'тн, 48°14'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 136 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422512
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Русское Азелеево

Почта индексы — 422512.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Тарих үзгәртү

Әҗәл авылы — хәзердә Әҗәл һәм икедер: берсе татар Әҗәлесе, янә берсе рус Әҗәлесе. Ул Әҗәл мулласының углы атасыннан риваять кыйладыр, ул риваять кыйладыр икән шул Әҗәлнең Ишем мулладан: бу авыл Әҗәл яки Әҗәле дип аталуның сәбәбе шулдыр — бу авылга иң әүвәл килеп урнашкан кешенең исеме Хаҗ Гали дигән кеше икән, Хаҗ Гали дигән кешене кыскартыбрак Аҗәли йөрткәннәр, шуннан Әҗәле булып калгандыр.

Ул Хаҗ Гали исемле адәм алты кеше белән Болгардан килеп, авыл булып утырганнар. Бу кешеләр элгәредән үк Болгардан килеп, монда сату итәләр икән. Болгардан тире-яры алып килеп, монда киндергә кызыл мал алышып китәләр; Казан ханлыгы заманында Үтәк каласында ярминкә буладыр икән. Бу Әҗәле авылы бик күптән бардыр. Моңа гуаһлык бирәдер: Әҗәл зиярәтендә бер таш бар, язылганына дүрт йөз елдан артык. Без Әҗәле мулласы һәм борадәрем Габделкави белән барып, әүвәл бик яхшы тикшереп укыдык. Ташның бер кырында калган язуы бары: «Талиб эд-дөнья вәл-мәүти мотыйәтен»[3] дигән сүз генә калган. Икенче кырыендагысын укырлык түгел. Ташның йөзенә язылганы башында — ахырында язуы беткән; таш ярылып төшкән. Урта җирендә калганы ошбудыр: «Тарих сикез йөз сиксән алтыда Чура углы Дулгәнур фани сарайдин бака дарины мәкам идти[4]. Рәбигыләүвәл...» дигән сүзнең соңындагысы беленми, уалып жиргә баткан.

Янә «Чура углы» дигән сүзенең алдында бер сүзнең бәгъзе хәрефләре генә калган, таныр хәл юк. Бу ташның язылганына 404 ел буладыр, 1469 елларда язылгандыр. Әмма хәзердәге Әҗәле элгәреге урыныннан күчеп, икенче җиргәрәк утырган, диләр. Иске Әҗәле урынында шул Хаҗ Гали коесы урыны бар хәзердә дә, диләр.

Ул Әҗәле авылы, бара торгач байтак зураеп, ике йөз йортлап булганнардыр. Ничә урамнары бар икән. Аннан соң Казан ханлыгын рус алгач, Әҗәле халкын руслар килеп-килеп җәфа кыйлалар икән. Анда-монда узсалар, олау сорап, ат сорап, бирмәсәләр, көчләп алып, талап китәләр икән. Русның бу җәфасына чыдый алмыйча, төрле авылларга таркалып беткәннәр. Бәгъзеләре рус диненә кергәннәр. Хәзердә рус Әҗәлесе шуннан калгандыр.

Бикмәмәт мулла риваять кыйладыр икән: шул тирәдә бер якын зиярәт бар, мукшы зиярәте дип атыйлар икән. Ул зиярәткә хәзердә дә дога кыйлырга баралар, барып Коръән укыйлар икән. Ул зиярәттә изгеләрдән бәгъзе адәмнәр бар, имеш. Ул авыл мөселман авылы булган икән. Ул мукшы авылы Болгар таркалмастан элгәре һәм бар икән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  2. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  3. «Дөнья куу — әҗәлгә атлану» дигән мәгънәдә.
  4. «Фани дөньядан китеп, мәңгелек йортта урын алды» мәгънәсендә.

Чыганаклар үзгәртү