Николай Жуков (1928)

Николай Жуков, Николай Алексей улы Жуков (рус. Николай Алексеевич Жуков, 1928 елның 1 декабре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Чуаш АССР, Порецкое районы, Крылово2006 елның 11 ноябре, РФ, Мәскәү) — шәрәфле нефтьче, 19531978 елларда Татарстан АССРның нефть сәнәгате (Татнефть) корылмаларын төзүне оештыручыларның берсе, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе министрлар шурасы премиясе лауреаты (1983), РФ атказанган төзүчесе (1993).

Николай Жуков
Туган телдә исем Николай Алексеевич Жуков
Туган 1 декабрь 1928(1928-12-01)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Чуаш АССР, Порецкое районы, Крылово
Үлгән 11 ноябрь 2006(2006-11-11) (77 яшь)
Мәскәү
Милләт рус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Русия дәүләт нефть һәм газ университеты
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены РФ атказанган төзүчесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1928 елның 1 декабрендә Чуаш АССРның Порецкое районы Крылово авылында туган. «Эретеп ябыштыру» белгечлеге буенча Алатырь тимер юл транспорты техникумын (1948), «газ һәм нефть үткәргечләрен, газсаклагычларны һәм нефть базаларын проектлау һәм файдалану» белгечлеге буенча И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының (хәзерге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты) кичке бүлеген (1975), Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе министлар шурасы каршындагы Халык хуҗалыгы академиясенең халык хуҗалыгы белән идарә итү институтын (1983) тәмамлаган.

Алатырь тимер юл транспорты техникумын тәмамлагач, Октябрьски шәһәрендә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Миннефтепромының «Центроспецстрой» тресты Туймазы махсус эшләр идарәсендә төзелештә мастер, аннары прораб булып эшли.

1950 елдан Ростов өлкәсе Аксай һәм Новочеркасск шәһәрләрендә гидротехника объектларын төзү участогы башлыгы.

1953 елның мартыннан башта Бөгелмәдә, аннары Әлмәттә Татарстан АССРның нефть һәм газ сәнәгате объектларын кору эшендә — «Татнефтестрой» берләшмәсе баш инженеры.

1978 елның октябреннән составына 11 төзелеш-монтаж тресты кергән, илнең көньягында, Урта Азиядә, Кавказ артында, Төмән һәм Тум өлкәләрендә урнашкан ягулык-энергетика комплекслары объектларын төзүче «Главюжтрубопроводстрой» (1993 елдан «Южтрубопроводстрой» ААҖ) главкасы башлыгы[1][2].

1986 елдан Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе нефть һәм газ сәнәгате төзелеше министрлыгында (рус. Миннефтегазстрой Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) газ сәнәгате идарәсе башлыгы.

1989 елдан Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Миннефтегазстройның Әрмәнстандагы җир тетрәү (ru) нәтиҗәсендә барлыкка килгән җимерекләрне торгызу буенча Баш координация үзәге башлыгы. Әрмәнстаннан кайткач, «Роснефтегазстрой» АҖдә төзелеш буенча техник директор.

1995 елдан «Закнефтегазстрой — Прометей» ААҖ шура рәисенең урынбасары. «Ямал — Аурупа» (ru) (Беларус территориясендә), «Зәңгәр агым» (ru) (РФТөркия) магистраль нефть һәм газүткәргечләрен коруны оештыручы.

2006 елның 11 ноябрендә Мәскәүдә вафат. Яңа Хован зиратында, хатыны Лана Сабир кызы янәшәсендә җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Начал трудовую биографию мастером. Китапта: Строители нефтяного края (главный редактор М. Г. Сабиров). К.: «Слово», 2008, стр. 75-76. ISBN 978-5-98356-068-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ОАО «Южтрубопроводстрой»: 45 лет на стройках нефтегазовой отрасли страны. 2018 елның 7 декабрь көнендә архивланган. Журнал «Вестник», 2006, апрель
  2. ОАО "Южтрубопроводстрой". История, archived from the original on 2017-10-21, retrieved 2018-07-05