Мөхәммәд Шахтахтинский


Мөхәммәд ага Мөхәммәдтаһи Солтан улы Шахтахтинский (әзери. Məhəmməd ağa Məhəmmədtağı Sultan oğlu Şahtaxtinski; 1846, Эриван1931, Бакы) — Азәрбайҗан публицисты, мәгърифәтче, Көнчыгышны өйрәнүче, тел белгече, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе. Халыкара Фонетик Җәмгыятьнең хакыйкый әгъзасы (1899), Халыкара Азия Җәмгыяте әгъзасы (1900), Император Рус География Җәмгыятенең Кавказ бүлеге әгъзасы (1903).

Мөхәммәд Шахтахтинский
Туган телдә исем әзери. Məhəmməd ağa Məhəmmədtağı Sultan oğlu Şahtaxtinski
Туган Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Үлгән Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Ватандашлыгы Россия империясе
 Россия республикасы[d]
Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Әлма-матер Лейпциг үнивирситите[d], Национальный институт восточных языков и цивилизаций[d] һәм Югары тикшеренүләр гамәли мәктәбе[d]
Һөнәре телбелгеч, публицист, сәясәтче, университет профессоры, тәрҗемәче, нәшир

 Мөхәммәд Шахтахтинский Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Мөхәммәд ага Шахтахтинский 1846 елда Эриванда (хәзер Ереван, Әрмәнстан башкаласы) туа[1]. Нахчыван шәһәр мәктәбендә укый. 1863 елда Тифлис классик гимназиясен тәмамлый. Шул ук елда Петербургта мөстәкыйль рәвештә алман телен өйрәнә. 1869 елда Лейпциг университетының фәлсәфә, тарих һәм хокук факультетын тәмамлый. 1873—1875 елларда Парижда Көнчыгыш телләр мәктәбендә лекцияләр тыңлый, анда ул француз телен өйрәнә. Азәрбайҗан, рус, алман, француз, инглиз, гарәп, төрек һәм фарсы телләрендә фәнни һәм сәнгать әсәрләре яза.

 
Сулдан уңга: Бахытҗан Каратаев, Мөхәммәд Шахтахтинский һәм Тәмиргали Нүрөкең

Үзенең фәнни эшчәнлеген Алманиядә Көнчыгыш тарихы буенча тикшеренүләр алып бара башлагач башлый. Шахтахтинский тарафыннан XIX гасырның 70 нче елларында бастырылган мәкаләләрдә либераль халыкчылыкның йогынтысы сизелә. Алфавитны үзгәртү өлкәсендә Мирза Фатали Ахундовның эзлеклесе була. Көнчыгышта әлифбаны үзгәртү тарихында беренче тапкыр 1879 елда Тифлиста «Камилләштерелгән мөселман алфавиты» китабын бастыра. Күпмедер вакыт «Московские ведомости» газетасында хезмәткәр һәм Истанбулда махсус хәбәрче булып эшли.

1891—1893 елларда «Каспий» газетасының вакытлы редакторы итеп билгеләнә. 1898 елда азәрбайҗан телендә «Тифлис» газетасын бастырырга тели, ләкин патша цензурасы газетаны чыгарырга рөхсәт итми. Шул ук елны Мөхәммәд Шахтахтинский Ауропага китә. 1902 елга кадәр ул Парижда яши, Коллеж де Франста көнчыгыш телләр укыта. Бу чорда француз телендә дөнья күргән әсәрләр Көнбатыш Ауропа һәм Америка матбугатында бәхәс һәм фикер алышулар предметларына әверелә. Шахтахтинский профессор П. Пассин җитәкчелегендә Сорбонна университетында фонетика өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә һәм 1901 елда Франция Мәгариф министрлыгының мактаулы дипломын ала.

1902 елда Тифлиста махсус типография ача, анда 1903 елның мартыннан «Шәрги-Рус» (Рус Көнчыгышы) газетасын чыгара башлый. Бу газета азәрбайҗан әдәбияты һәм матбугаты тарихында мөһим роль уйный. Көн кадагындагы сәяси мәгълүмат белән беррәттән, «Шәрги-Рус» газетасында Россиядәге мөселманнар тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларга игътибар бирелә. Бер үк вакытта «Шәрги-Рус»та заманча әдәби әсәрләр дөнья күрә, алар арасында тәрҗемәләр дә мөһим урын алып тора. «Шәрги-Рус» тел, язма һәм милли тәңгәллек мәсьәләләре белән шөгыльләнүче мөһим әгъзага әверелә. Гәҗит азәрбайҗан-төрки телен кулланырга чакыра һәм «азәрбайҗан әдәби теленең бабасы» ролен уйный.

1907 елда Шахтахтинский Эриван губернасыннан икенче Дәүләт думасына депутат итеп сайлана. Дума таратылганнан соң Петербургтагы «Россия» газетасы редакциясендә эшли. 1908—1918 елларда Якын Көнчыгышта яшәгән (Төркия, Гыйрак, Иран). 1919 елда Азәрбайҗанга кайткач үзен Бакы университетын төзүгә багышлый, көнчыгыш телләре һәм әдәбияты буенча лекцияләр укый. Алфавитны реформалауда актив катнаша, латин алфавитына күчүне пропагандалый.

Сочинениеләр үзгәртү

  • Пояснительная записка о фонетической восточной азбуке. — Тифлис, 1902;
  • Кризис мусульманской жизнеспособности // Турецкий сборник: К событиям на Ближнем Востоке. — СПб., 1909.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The Modern Encyclopedia of Russian and Soviet History by Joseph L. Wieczynski, George N. Rhyne. Academic International Press, 1976; p. 145. ISBN 0-87569-064-5

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү