Мәгърифәт (мәчет, Ноябрьск)

Ислам гыйбадәтханәсе (Ноябрьск, ЯНАО, Төмән өлкәсе, Россия)

«Мәгърифәт» мәчете, Ноябрьск җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть г. Ноябрьска) — Россия Федерациясенең Ямал-Ненец автономияле округындагы Ноябрьск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы төбәк Диния нәзарәтенә керүче «Мәгърифәт» җирле дини җәмгыяте карамагында.

Мәчет
Мәгърифәт
Ил Россия
Шәһәр 652870,
Төмән өлкәсе, ЯНАО, Ноябрьск, Высоцкий урамы, 17
Координатлары N 63° 12' 21.8556" E 75° 27' 53.8272"
Дин Ислам
Мәхәллә ЯНАО МДН / «Мәгърифәт» җирле дини җәмгыяте 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Төзелеш еллары 19982004 еллар
Халәте гамәлдә

2010 елда татарлар шәһәр халкының (110 620 кеше) 6,8%, азәриләр 2,9%, башкортлар 2,3% ын тәшкил иткән[1], шулай ук шәһәрдә лезгиннар, үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар, чеченнар, комыклар яши.

Мөселманнар өчен гыйбадәт йорты төзү турында карар 1997 елның мартында кабул ителә. Проект Мәскәү үзәк курорт һәм туристик биналар фәнни-тикшеренү проект институты тарафыннан эшләнгән. Бинаның проектын архитектор Всеволод Тальковский һәм инженер Виктор Губарев эшләгән. Объектны төзү буенча Попечительләр советын Анур Заһидуллин җитәкли[2]. 1997 елның 16 апрелендә төзелеш урынында истәлекле таш урнаштырыла. 1998 елның 20 июнендә беренче баганалар салынган. Төзелеш 7 елга якын муниципаль бюджет, нефть-газ предприятиеләре, эшмәкәрләр һәм шәһәр халкының спонсорлык ярдәме хисабына алып барыла. Төзелешне 95 процентка шәһәр администрациясе финанслый, калганнары предприятиеләр һәм шәһәр халкының иганәләре. Объектта «Укртюменьжилстрой» СМП генераль подрядчысы бригадалары эшли. 2001 елның 10 июнендә төзүчеләр гөмбәзнең металл конструкциясен монтажлыйлар. Күтәрүне 2001 елның 30 маенда «Сибкомплектмонтаж» фирмасының 7нче махсуслаштырылган идарәсе монтажчылары башкарган. Гөмбәзнең диаметры 14 метр, үзәге буенча биеклеге 9 метр, авырлыгы 18 тонна. Екатеринбургның «Марион» фирмасы түбә эшләрен башкарган: түбәне һәм гөмбәзне махсус саклау-декоратив полимер белән капланган металл белән каплаган. Ул ультрамиләүшә нурланышка чыдамлыгы һәм ныклыгы белән аерылып тора. Һәр элемент аерым ясалган, аннары кольчуга принцибы буенча бербөтен итеп җыелган. Төзекләндерү эшләрен «Аслан» Россия-Төркия предприятиесе алып бара. Эшчеләр мәчетнең стеналарын мәрмәр валчык белән бизәгәннәр. Шулай ук мәрмәр валчыкны бинаның фасад өлешенә бизәкләр ясаганда кулланганнар. Фасадны Үзбәкстан һәм Төркмәнстандагы борынгы осталар төзегән кебек ясаганнар. Шулай ук анда Җәмигъ мәчете төзелешендә ярдәм күрсәткән оешмалар һәм кешеләр турында мәгълүмат белән истәлек тактасы урнаштырылган. 2002 елның 2 декабрендә беренче җомга намазы укыла. Җәмигъ мәчете 2004 елның 9 октябрендә Шәһәр көнендә тантаналы рәвештә ачыла[3]. Ноябрьск мэры Николай Коробков гыйбадәтханәнең символик ачкычын мәчетнең имам-хатыйбы Хәлил хәзрәт Саматовка тапшыра. Бәйрәмдә Төмән өлкәсенең, Ямал-Ненец автономияле округының югары дин әһелләре катнашкан[4].

 
Мәчет бинасы кыш көне

Җәмигъ мәчете Ноябрьскиның төньягында, зур парк янында урнашкан. Ноябрьск җәмигъ мәчете Көнбатыш Себердә иң зур мәчет дип санала[5]. Җәмигъ мәчетенә өстән карасаң, 24х24 метрлы квадрат күренә, манарасының биеклеге 28 м. Аннан бөтен Ноябрьск күренә. Мәчет диварларын Төмәннән төзелеш компаниясе төзегән.

Мәчет ике дәрәҗәдән тора. Беренче катта ир-атлар өчен зал, икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Ул 400 кешегә исәпләнгән, ләкин бәйрәм көннәрендә бирегә берничә мең кеше килә. Шулай ук гарәп телен өйрәнүче мәктәп сыйныфы һәм ашханә бар. Идәннәре Төркиядән заказ белән кайтарылган келәм белән капланган. 2004 елдан ял көннәрендә барлык теләүчеләр өчен дәресләр уза, анда традицион ислам нигезләре һәм тарихы, гарәп алфавиты һәм Коръән уку кагыйдәләре укытыла[6].

Мәчетнең матур бинасы янында чәчәк түтәлләре урнаштырылган.

Җитәкчелек

үзгәртү
  • Имам-хатыйб Мөхәммәт (Ильфир) хәзрәт Мансуров (1977 елгы, Башкортстанда туган).
  • Имам ярдәмчеләре Расил хәзрәт Сәмигуллин, Рамазан хәзрәт Аглабов һәм Али хәзрәт Холматов[7].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү