Миңҗамал Мазунова
Миңҗамал Йосып кызы Мазунова (кыз фамилиясе Хафизова, 21.12.1915-05.01.1992) - татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ баянчы, аккомпаниатр.
Миңҗамал Мазунова | |
---|---|
Туган | 21 декабрь 1915 Олы Әшнәк, Маслау вулысы, Лаеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 5 гыйнвар 1992 (76 яшь) Казан, Россия |
Әлма-матер | 80 нче мәктәп |
Җефет | Мөнир Мазунов |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1915 нче елның 21 нче декаберендә Олы Әшнәк авылында туа. Миңҗамалга 5 яшь тулганда әнисе Хәдичә белән Казан шәһәренә күченәләр. Башлангыч сыйныфларда укыган чорда гармун тавышына мөкиббән китә. 10 яше тулгач әнисеннән ялварып гармун сатып алуын сорый. Әнисе барлы-юклы акчаларын җыеп кызына гармун алып бирә. Миңҗамал фәкать үз тырышыгы белән тиз арада гармунда көйләр уйный башлый. Мәктәптә уздырыла торган бер музыкаль чыгыш та аның катнашыннан башка узмый. Сыйныфтан тыш бер чарада танылып килүче сәнгать эшлеклеләре Сара Садыйкова һәм Зөләйха Әхмәтова катнашалар. Алар шактый сәләтле гармунчы кызны күреп алалар һәм радиога чыгыш ясарга чакыралар. Сәнгаткә гашыйк булган Миңҗамал урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзе бик үк теләмәсә дә, медицина училищесына укырга керә. Гармунда уйнавын да ташламый, әлбәттә. 1944 нче елны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе баянчылар конкурсы игълан итә. Табибә кыз шунда уңышлы гына катнаша һәм аны филармониягә эшкә алалар. Бу вакытларда аккомпаниаторларга зур кытлык була. Филармониядә 4 елга якын эшли. Мөнирә Булатова, Усман Әлмиев, Мәрьям Рахманкулова, һ.б. мәшһүр шәхесләр белән хезмәттәшлек итә.
Миңҗамал Мазунова 1948 нче елны Казан музыка училищесына укырга керә һәм 1955 нче елны баян классын уңышлы гына тәмамлап чыга. Локман Аитов җитәкләгән концерт бригадасында эшли. 1946 нчы елда Мөнир Мазунов белән гаилә корып җибәрәләр. Әнвәр Бакиров, Бату Мулюков, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев кебек сәнгать әһелләре аларның гаилә дуслары булалар. Озак еллар Казанның музыка мәктәпләрендә баян, аккордеон класслары алып бара. Күп кенә талантлы шәкертләр тәрбияләп чыгара, шуларның берсе - танылган музыкант Рәшит Мостафин.
Гаиләсе
үзгәртүТормыш иптәше Мөнир Мазунов белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Миңҗамал Йосып кызы Мазунова 1992 нче елның 5 гыйнварында вафат була.. Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында җирләнә. Уллары Илдар (1947-2008),[1] кызлары Мөнирә Мөнир кызы Хәбибуллина - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе; Дмитрий Кабалевский исемендәге халыкара пианистлар конкурсы лауреаты, “Сандугач керде күңелгә” балалар вокаль конкурсының жюри әгъзасы. Оныгы Ренат Сәгыйть улы Хәбибуллин - И.В. Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы укытучысы.
Белеме
үзгәртү- 1922-1932 -Казан шәһәренең Шәриф Камал (Камал, Шариф Камалетдинович) исемендәге 80 нче мәктәбендә уку еллары
- 1933- 1938- Казан медицина училищесы;
- 1948- 1955- Казан музыка училищесы, баян классы.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1944-1948- Татар дәүләт филармониясе, халык уен кораллары оркестры, аккомпаниатр;
- 1955-1960- Локман Аитов җитәкләгән концерт бригадасында эшләү дәвере;
- 1960 -1979- Казан шәһренең 2 нче һәм 5 нче номерлы музыка мәктәпләрендә гармун һәм баян классларын алып баручы.
Искәрмәләр
үзгәртүБу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |