Мишәрләр

татар халкының этник төркеме
(Мишәр халкы битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Мишәрләр (рус. мишари, мещеряки) — татар халкының этник төркеме. Татар теленең көнбатыш диалектында сөйләшәләр, ул үз чиратында икегә аерыла: ц- һәм ч- диалектларына. Ышанучылар нигездә Ислам динендә.

Мишәрләр
гомуми сан

787 (2021)[1]

яшәү җире
Теле

Мишәр диалекты

Дине

мөселман-сөнниләр

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Кардәш халыклары:

казан татарлары, башкортлар

 Мишәрләр Викиҗыентыкта

Төньяк Урал якларда 17981855 елларда шул үк аталыш белән Башкорт-Мишәр Гәскәре (рус. Башкиро-Мещерякское Войско) хәрби әгъзалары булганнар.

Мишәрләрнең формалашуы территориясе Идел елгасының уң яры. Төньякта бу җирләр Ука елгасының агымы белән чикләнә.

Мишәрләрнең килеп чыгышы турында берничә фараз бар:

  • XIX гасырда галимнәр арасында аларның төркиләштерелгән фин-угыр мещёра кабиләсеннән килеп чыкканлыгы турындагы фикер өстенлек итә[2].
  • Кайбер галимнәр буенча (Чекалин, Магницкий. Можаровский) мишәрләр Идел буе Болгарына кергән кабиләләрнең берсе — бортаслардан чыккан. Бортасларның чыгышы да бәхәсле сорау, аңа өч караш бар: төрки, фарсы, фин-угыр кабиләләрдән чыккан халык. А. Х. Халиков буенча мишәрләр — болгарлашкан бортаслардан чыккан.
  • Мишәрләрнең үзләре арасында еш кына аларның Алтын Урдадан килеп чыгулары турындагы фикер очрый[3].
  • Мирфатыйх Зәкиев мишәрләрнең (бүгенге көн татарларның башка төркемнәреннән аермалы буларак) болгарларның токымнары булуы турында белдерә.[4]

Бүгенге көндә фәндә бу сорау буенча уртак фикер юк.

Алтын Урда чорына кадәр мишәрләрнең бабалары Идел елгасының ике ярында да яшиләр (якынча бүгенге Сызраннан Волгоградка кадәр) (кара. бортаслар)[5].[6].

XI гасырда күчмә халыклар басымы астында (кара. кыпчаклар) төньякта урнашкан җирләргә күченеп китәләр (Сыры елгасы бассейнына, Цна һәм Мукшы елгалары арасына)[5].

Алтын Урда чорында Мишәр йорты (Касыйм ханлыгы), Мукшы олысы, Үкәк һ. б. барлыкка килә.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Всероссийская перепись населения 2020—2021 годов
  2. Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона
  3. О костюме мишарей // Ахмаров Г. Мишәрләр һәм аларның телләре турында.
  4. Мирфатых Закиев: «Мишары – это передовая часть татарского народа»
  5. 5,0 5,1 Р. Г. Мухамедова Мишәр татарлары. Тарихи-этнографик Историко-этнографическое тикшеренү. — М.: «Наука», 1972
  6. БСЭ. Т.4, archived from the original on 2008-06-07, retrieved 2015-02-21