Михаил Миль
Михаил Леонтьевич Миль (1909 елның 9 (22) ноябре, Иркутск, Россия империясе — 1970 елның 31 гыйнвары, Мәскәү, ССРБ) — совет боралак конструкторы һәм галим, техник фәннәр докторы (1945), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966), Ленин премиясе (1958) һәм ССРБ дәүләт премиясе (1968) лауреаты.
Михаил Миль | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Михаил Леонтьевич Миль |
Туган | 9 (22) ноябрь 1909 Иркутск, Россия империясе[1] |
Үлгән | 31 гыйнвар 1970[1][2] (60 яшь) Мәскәү, РСФСР, СССР[1] |
Күмү урыны | Юдинское кладбище[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Көньяк Россия дәүләт техника университеты[d] һәм Томск политехника университеты[d] |
Һөнәре | военный бортинженер, инженер |
Эш бирүче | Московский вертолётный завод имени М. Л. Миля[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] (1945) |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүМихаил Миль 1909 елның 9 (22) ноябрендә Иркутскта туа. Әтисе, Леонтий Самойлович Миль, тимер юл хезмәткәре булган, әнисе, Мария Ефимовна — стоматолог.
ЦАГИда бик аз хезмәт хакы алып, редактор һәм алман теле укытучысы булып эшли.
Авиация сәнәгатендә эш
үзгәртү1925 елда Себер технология институтына укырга керә. Планер студентлар секциясендә ул җиңел бер урынлы планёр төзи һәм анарда үзенең беренче очышын ясый. Әмма икенче курста укыганда студентны «пролетар булмаган килеп чыгышы» өчен институттан чыгаралар[3]. Новосибирскта бер ел күн лабораториясендә эшләп, Новочеркассктагы Дон политехника институтының механика факультетының 3 нче курсына укырга керә[4].
Институтны тәмамлагач, 1931 елда Таганрог авиазаводына җибәрелә. Әмма, Николай Камов тәкъдимен алгач, комиссияне, Үзәк аэрогидродинамика институтында (ЦАГИ) автожирлар белән шөгыльләнеп, дәүләткә күбрәк файда китерәчәгенә ышандыра ала. А-7, А-12 һәм А-15 автожирларын эшләүдә катнаша. Бер елдан соң ЦАГАның махсус конструкцияләр бүлегенең аэродинамика бригадасы башлыгы була. Бу чорда Мильнең «Техника воздушного флота» журналында «О разбеге автожира» дигән беренче фәнни басмасы чыга.
1932—1936 елларда ЦАГИның махсус конструкцияләре бүлегенең аэродинамика һәм эксперименталь исәп-хисаплар бригадасын җитәкли.
1936—1939 елларда канатлы боралак аппаратлар буенча тәҗрибә конструкторлык бюросында инженер булып эшли.
1939 елның 21 мартында автожирлар җитештерү буенча завод төзү турында карар кабул ителә, анда Миль директор Николай Камов урынбасары итеп билгеләнә.
Бөек Ватан сугышы елларында, 1941—1943 елларда, Миль Белембай бистәсендә эвакуациядә эшли.
1943 елда Миль «Критерии управляемости и маневренности самолёта» темасына кандидатлык диссертациясен яклый; 1945 елда — докторлык диссертациясен: «Динамика ротора с шарнирным креплением лопастей и её приложение к задачам устойчивости и управляемости автожира и геликоптера».
1947 елның декабрендә 383 нче завод базасында конструкторлык бюросы төзелә. Аның башлыгы итеп Миль билгеләнә. ТКБда төзелгән беренче ГМ-1 (Геликоптер Миля-1) машинасы 1948 елның 20 сентябрендә Захарково аэродромында очучы-сынаучы Матвей Байкалов тарафыннан һавага күтәрелә.
1964 елда Миль тәҗрибә КБ генераль конструкторы була. Аның коллективы белән Ми-2, Ми-4, Ми-6, Ми-8, Ми-10, Ми-12, Ми-24 һ. б. боралаклар булдырыла.
Михаил Миль 1970 елның 31 гыйнварында инсульттан вафат була. Мәскәү өлкәсендәге Юдин зиратында җирләнгән[5].
Хәтер
үзгәртү- Мәскәү вертолет заводы Миль исемен йөртә.
- 1738 нче Мәскәү урта мәктәбе Миль исеме белән аталган.
- 2009 елда Миль хөрмәтенә Россия маркаларының почта блогы чыгарыла.
- Мәскәүнең Жулебино районында урам конструктор исеме белән аталган.
- Улан-Удэда урам Миль исеме белән аталган.
- Минск янындагы Копище авылында Михаил Миль хөрмәтенә урамнарның берсе аталган.
- Казанның Авиатөзелеш районында урам конструктор исеме белән аталган.
- 2009 елда Иркутскта М. Л. Мильнең тууына 100 ел тулу уңаеннан шагыйрь Г. Гайда инициативасы белән Карл Либкнехт урамындагы 5 нче йортта мемориаль такта куела[6].
- ЮРГТУның (Новочеркасск) технологик машиналар һәм роботлар факультеты корпусында мемориаль такта урнаштырылган[7].
- Җырчы Николай Анисимов авиаконструкторга багышланган «Миль» җырын башкара[8].
Бүләкләр
үзгәртү- ССРБ Югары Советы Президиумының 1966 елның 22 июлендәге указы белән совет авиациясен үстерүдәге казанышлары өчен Михаил Леонтьевичка Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.
- Өч Ленин ордены (1957 елның 12 июле; 1966 елның 22 июле; 1969 елның 21 ноябре);
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945 елның 16 сентябре);
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1959 елның 21 ноябре);
- Кызыл Йолдыз ордены (1944 елның 6 ноябре).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Миль Михаил Леонтьевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Store norske leksikon — 1978. — ISSN 2464-1480
- ↑ Инженеры России // Миль Михаил Леонтьевич. rus-eng.org. әлеге чыганактан 2020-01-31 архивланды. 2017-09-16 тикшерелгән.
- ↑ Михаил Миль — художник и конструктор. warspot.ru. 2017-09-16 тикшерелгән.
- ↑ Захоронение Миля Михаила Леонтьевича на Юдинском кладбище
- ↑ Сухаревская Л. «Михаил Миль — покоритель неба» / газета «Байкальские вести» 05.11.09
- ↑ Мемориальные доски Новочеркасска
- ↑ YouTube сайтында Николай Анисимов - Миль
Әдәбият
үзгәртү- Миль Н. М., Миль Е. М. Неизвестный Миль. — М.: Эксмо, 2011. — 256 с. — ISBN 978-5-699-46871-3.
- Самсонова И. В. Михаил Леонтьевич Миль (1909—1970) // Московский журнал. — № 2. — С. 16—27.
- Гай Д. И. Вертолёты зовутся МИ. — М.: Московский рабочий, 1973. — 136 с.
- Миль Н. М., Миль Е. М. Как создать вертолет, нужный людям: Из твор. наследия генер. конструктора М.Л. Миля. — М.: Машиностроение, 1999. — 166 с. — ISBN 5-217-02967-6.
- Миль Н. М., Миль Е. М. Михаил Миль. Жизнь из двух половин. — Казань: Вертолёт, 2006. — 239 с. — ISBN 5-901821-06-8.
Сылтамалар
үзгәртү- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Михаил Миль