Хәсән Заманов, Хәсән Заман улы Заманов, рус. Заманов Хасан Заманович (1912 елның 14 сентябре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Күҗәкә1956 елның 20 ноябре, Свердловск өлкәсе, Покровск-Уральский) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (10.01.1944[1]), укчы, ефрейтор.

Хәсән Заманов
Туу датасы 14 сентябрь 1912(1912-09-14)
Туу урыны Россия империясе Уфа губернасы Минзәлә өязе Күҗәкә авылы
Үлем датасы 20 ноябрь 1956(1956-11-20) (44 яшь)
Үлем урыны Свердловск өлкәсе Покровск-Уральский
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Пехота пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, ефрейтор
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Североуральск шәһәрендәге һәйкәле
 
Күҗәкә мәктәбе янындагы бюсты
 
Покровск-Уральский бистәсе зиратындагы кабере

1912 елның 14 сентябрендә Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Актаныш районы) Күҗәкә авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә 3 сыйныф тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта эшли. 1929 елдан Чусавай тимер юл станциясендә эшли, 1931 елдан Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елның мартыннан Кызыл гаскәрдә хәрби хезмәттә.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

1943 елның июнь аеннан хәрәкәттәге армиядә сугышларда катнаша. Брянск, Воронеж (1943 елның октябреннән 1нче Украина фронты) фронтлары составында Курск дугасында, сул як Украинаны азат итүдә, Белгород-Харковь юнәлешендә һөҗүм итү операцияләрендә катнаша. Воронеж фронты, 38нче армия, 16нчы укчы дивизия, 465нче укчы полк укчысы булып хезмәт итә. Днепрны кичкәндә каһарманлык күрсәтә. 1943 елның 25 сентябрендә Киев шәһәреннән төньяктарак Вышгород янында Днепрны беренчеләрдән булып кичеп, уң як ярга чыга. Подразделениесе белән бер ай дәвамында яр буе плацдармын тотып тору һәм ныгыту өчен барган каты сугышларда катнаша. 1943 елның 3 ноябрендә Киев янындагы Пуща-Водица өчен барган сугышта каты яралана. Полкташлары аны үлгән дип белә. Ләкин санитарлар аны үлемнән коткарып кала. Озак кына дәвалангач, янәдән сафка баса. 4нче гвардия танк корпусының 3нче гвардия мотоукчылар бригадасында Львов-Сандомир, Карпат-Дукла, Сандомир-Силезия, Түбән Силезия, Берлин, Праһа юнәлешендә һөҗүмнәрдә катнаша.

1944 елның 10 гыйнварында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (документларында «вафатыннан» соң дип язылган). Ләкин бүләкләү документларында «Заманов» урынына фамилиясен «Саманов» дип язу аркасында бүләкне үзе исән чагында ала алмый кала. Бүләкләнү турындагы грамота туганнарына 1968 елда гына тапшырыла[2].

Сугыштан соң үзгәртү

1945 елда инвалидлык буенча хәрби хезмәттән азат ителә. Башта Ижауга әйләнеп кайта, анда он комбинатында эшли. Аннан Пермьгә күченә.
Свердловск өлкәсенең хәзерге Североуральск шәһәр округына керүче Покровск-Уральский эшчеләр бистәсендә яши һәм, сәламәтлеге начар булуга карамастан, «Первомайская» шахтасында эшли. Гаиләсе, кызы һәм оныгы (ир бала) була. 1956 елның (версия: 1951 елда) 20 ноябрендә кинәт вафат була. Бистә зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Удмуртская Республика: энциклопедия. Ижевск: Удмуртия, 2008. ISBN 978-5-7659-0486-2
  3. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.

Әдәбият үзгәртү

  1. Кулемин И.Г. Героев наших имена. Ижевск, 1975.
  2. Кулемин И.Г., Сентемова Л.Ф., Ислентьева Р.А. Герои Советского Союза — наши земляки. Устинов, 1985.
  3. Шамил Рәкыйпов. Геройлар үлмиләр. Казан, 1978.
  4. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
  5. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  6. Н.С. Кузнецов. Великой славы светлая память. Ижевск: Известия Удмуртской Республики, 2012. ISBN 978-5-4355-0027-1

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү