Самар губернасы (рус. Самарская губернiя, Самарская губерния, эрзәчә Самара губерня) — Россия империясе һәм РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

Самар губернасы
1851 — 1928


Герб
Башкала Самар
Мәйдан 136 715,6 чакрым²
Халык 2 751 336 кеше[1]
Казан губернасы
Урта Идел өлкәсе

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Губерна яки өлкә
Төньяк-көнбатыш Казан губернасы
Төньяк-көнчыгыш Уфа губернасы
Көнчыгыш Ырынбур губернасы
Көньяк-көнчыгыш Җаек өлкәсе
Көньяк Әстерхан губернасы
Көньяк-көнбатыш Сарытау губернасы
Көнбатыш Сембер губернасы

Тарих үзгәртү

Самар губернасы 1851 елның 1 гыйвраында барлыкка килә. Губерна составына Ырынбур губернасының 3 өязе, Сембер губернасының 2 өязе һәм Сарытау губернасының 2 өязе кертелгәннәр.

1918 елда Новоузенск һәм Николаевск өязеләрнең өлешләре Идел буе алманнарның автономияле өлкәсенә кертелгәннәр. 1919 елда Новоузенск өязенең калган өлешләре Сарытау губернасына кертелгәннәр.

1920 елда Бөгелмә өязе Татарстан АССР составына кертелгән.

1928 елның 14 маенда, БҮБК карары нигезендә, Самар губернасы юкка чыгарыла, аның территориясе Урта Идел өлкәсенә кертелә.

Административ бүленеш үзгәртү

 
Самара губернасының административ бүленеше (1851-1918)

1851—1918 елларда 7 өязгә бүленгән:

Өяз Өяз шәһәре Мәйдан,
чакрым²
Халык саны[1]
(1897), кеше
1 Бөгелмә өязе Бөгелмә (7 581 кеше) 10 803,1 299 884
2 Богыруслан өязе Богыруслан (12 109 кеше) 17 068,7 405 994
3 Бозаулык өязе[2] Бозаулык (14 362 кеше) 22 427,0 492 952
4 Николаевск өязе Николаевск (12 504 кеше) 28 196,9 494 736
5 Яңа Үзи өязе Яңа Үзи (13 261 кеше) 34 585,9 417 376
6 Самар өязе Самар (89 999 кеше) 13 155,4 357 018
7 Ставрополь өязе Ставрополь (5 969 кеше) 10 476,5 283 376

1918 елда Николаевск өязе исемен Пугачёв өязенә алыштыра.

1919 елда, Ставрополь өязнең өлешеннән Мелекесс өязе барлыкка килә (өязнең үзәге — Мелекесс (хәзер — Димитровград) шәһәре).

1920 елда, Пугачёв өязе кечерәю нәтиҗәсендә, Балакау өязе (өяз үзәге — Балакау шәһәре) барлыкка килә.

1924 елда Ставрополь өязе юкка чыгарыла, ә аның территориясе күрше өязләре арасында бүленгән; шул ук елда Балакау өязе юкка чыгарыла, аның волостьлары Пугачёв өязенә тапшырылалар.

Халык үзгәртү

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):

Самар губернасы (2 751 336 кеше):
Тел Кешеләр саны %
рус 1 775 839 64,54
мордва 238 598 8,67
алман 224 336 8,15
татар 165 191 6,00
украин 119 301 4,34
чуаш 91 839 3,34
башкорт 57 242 2,08
типтәр 47 684 1,73
казакъ 7 843 0,29
мишәр 6 580 0,24
төркмән 3 539 0,13
төрек 2 906 0,11
удмурт 2 118 0,08
эстон 2 029 0,07
поляк 1 940 0,07
яһуд 1 669 0,06
чегән 802 0,03
литва 650 0,02
белорус 418 0,02
литва 183 0,01
башка телләр 629 0,02
Өязләрдә тел буенча состав:
Өяз рус мордва алман татар украин чуаш башкорт мишәр һәм
типтәр
казакъ
Бөгелмә 31,7 % 12,5 % 20,8 % 8,5 % 9,9 % 15,0 %
Богыруслан 57,8 % 19,8 % 7,1 % 2,6 % 8,6 % 2,3 % 1,0 %
Бозаулык 83,1 % 7,4 % 2,1 % 1,9 % 2,5 % 2,0 %
Николаевск 76,7 % 4,3 % 12,6 % 3,8 % 1,5 %
Новоузенск 39,9 % 36,8 % 1,9 % 17,0 % 1,2 % 1,6 %
Самар 83,2 % 5,6 % 1,5 % 3,9 % 2,4 % 2,2 %
Ставрополь 68,4 % 13,9 % 13,5 % 3,9 %
Дини состав:
Дин Кешеләр саны %
Православие
диндәгеләр
2 127 726 77,33
Мөселманнар 288 655 10,49
Лютераннар 156 112 5,67
Башка диннәр 178 843 6,50

Губернаторлар үзгәртү

Исем
Степан Волховский
20.12.1850—06.05.1853
Константин Грот
12.05.1853—01.01.1861
Адам Арцимович
01.01.1861—17.04.1862
Николай Замятнин
11.05.1862—11.09.1863
Николай Мансуров
26.09.1863—30.08.1865
Борис Обухов
30.08.1865—20.01.1867
Григорий Аксаков
20.01.1867—08.12.1872
Фёдор Климович
15.12.1872—16.12.1874
Пётр Бильбасов
19.06.1875—12.10.1878
Александр Свербеев
23.10.1878—18.12.1891
Александр Брянчанинов
19.12.1891—23.12.1904
Иван Хроновский
17.08.1904-25.08.1904
Дмитрий Засядко
23.12.1904—11.12.1905
Николай Родионов
1905—1906
Иван Блок
03.02.1906—21.07.1906
Владимир Якунин
12.08.1906—23.08.1910
Николай Протасов
23.08.1910—02.06.1915
Сергей Евреинов
16.08.1915—11.11.1915
Андрей Станкевич
13.11.1915—13.09.1916
Лев Голицын
21.09.1916—04.03.1917

Искәрмәләр үзгәртү