Илнур Закиров, Закиров Илнур Ильяс улы (1985 елның 17 гыйнвары, СССР, РСФСР, Татарстан, Әтнә районы, Күшәр) — оста шигырь укучы, драма актеры, Камал театры артисты (2008 елдан).[1] Татарстанның атказанган артисты, М. Җәлил премиясе лауреаты.

Илнур Закиров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Закиров Илнур Ильяс улы

Туу датасы:

17 гыйнвар 1985(1985-01-17) (39 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Татарстан, Әтнә районы, Күшәр

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2008 — х. в.

Театр:

Камал театры

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты,

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Сәхнәдә
 
Гаиләсе белән
 
Татар халык әкиятләре
 
Балыкта

1985 елның 17 гыйнварында[2] Татарстанның Әтнә районы Күшәр авылында туа. Иң башта аның гомере бөтенләй дә иҗат белән бәйле булмаган, киресенчә, ул хәтта сәхнәдән курыккан. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга кыстап чыгарсалар да, Илнур моңа каршы килгән.[3]

"Бәйрәмнәрдә этеп-төртеп җырларга чыгармакчы булалар, ә мин чыкмыйм. Үзем генә чыкмыйм дигәч, иптәш малай белән бергә җырларга куштылар. Аның белән җырлап чыктык инде", - Илнур Закиров балачагы турында.[3]

2001 елда, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, ул авыл хуҗалыгы техникумына зоотехника бүлегенә укырга керә. Нәкъ монда Илнур ачылып китә: курсташлары белән төрле концертларда чыгыш ясый, скетчлар куя башлый. Техникумны тәмамлагач, укытучы Әхәт абый Шакиров Илнурны Гомәр Мәрданов янына җибәрә. Икенчесе исә аңа дәүләт сәнгать университетында Фәрит Бикчәнтәев җыйган курска барып карарга тәкъдим итә. Укырга керү өчен Илнурга берничә рольгә кереп күрсәтергә туры килә һәм ул бу бурычны җинел генә үтәп, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына кино һәм театр актеры белгечлегенә укырга керә.[3] Аны 2008 елда тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.[1]

"Укырга керү өчен берничә рольгә кереп күрсәтергә туры килде миңа. Әйтик, бозылган йомырка образын тудырырга. Менә сез ничек тудырыр идегез икән? Әйбәт кенә килеп чыкты ул минем, - Илнур Закиров.[3]

2016 елда "Стрела наследия" мультфильмында катнаша, анда Зилант героеның тавышын яздыра.[4]

Театр үзгәртү

2008 елның августында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла.[1] Әлбәттә, үзенең эшчәнлеген күмәк күренешләрендә катнашу белән башлап җибәрә. Төрле иҗат итәргә ярата. Сәләтле, сөйкемле артист. Иҗат иткән образлары ихлас күңелле һәм бик табигый булулары белән аерылып тора.[1]

Хәзерге тамашачыга күбрәк Мансур Гыйләҗевнең "Исәнмесез!?.." спектаклендәге Илдар, Рүзәл Мөхәммәтшинның "Дәрсе гыйбрәттер театр..." тамашасындагы Юлдаш образлары һәм "ТЕАТР & МУЗЫКА. ҖӘЛИЛ" спектакль-концерты буенча таныш.[1]

"Иң якыны – сәхнәгә чыгып тамашачылар алдында спектакль уйнау, әлбәттә. Беренчедән, халыкка шушы һөнәр аша якынаясың. Икенчедән, театрда эшләгән хезмәттәшләрең белән күрешеп, аралашасың", - Илнур Закиров.[3]

Шулай ук Илнур үзен театрда актер кебек кенә түгел, ә режиссер буларак та үстерә. 2022 елда аның җитәкчелеге астында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры "Музыка & Театр" проекты кысаларында бөек татар шагыйре Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган "ТЕАТР & МУЗЫКА. ҖӘЛИЛ" дип исемләнгән спектакль-концерт дөнья күрә.[5]

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 40ка якын роле бар.

  • ТЕАТР & МУЗЫКА. ҖӘЛИЛ Илнур Закиров;
  • «Сәфәр» Альберт Шакиров — Азат;
  • «Сагынырсызмы?..» Артур Шәйдулла — Динар;
  • «Исәнмесез!?..» Мансур ГыйләҗевИлдар, аларның улы;
  • «Мәңгелек буран» Чыңгыз АйтматовСабитҗан;
  • «Килә ява, килә ява…» Зөлфәт ХәкимФәндәс;
  • «Тормышмы бу?..» Гаяз Исхаки;
  • «Килмешәк» Сөмбел Гаффарова — Хәйрулла, концлагерь башлыгы, әсир, кафедагы хәрби кеше;
  • «Минем исемем кызыл» Орхан Памук — Күбәләк;
  • «Томан (Сишәмбе көн кич белән...)» Гүзәл Сәгыйтова — Табип;
  • «Дәрсе гыйбрәттер театр...» Рүзәл Мөхәммәтшин — Юлдаш;
  • «Ак калфагым төшердем кулдан..» Илдар Юзеев - Исмай Акчурин, яшь чагында;
  • «Йөзек кашы» Фатих Хөсни (Илгиз Зәйниев инсценировкасы) - Фатих;
  • «Зөбәйдә – адәм баласы» Шәриф ХөсәеновСөендек;
  • «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус — Бистә халкы;
  • «Җилкәнсезләр» Кәрим ТинчуринСөнгать;
  • «Кәҗә, сарык һ.б.» Илгиз ЗәйниевАкбай;
  • «Галиябану (спектакль)» Мирхәйдәр ФәйзиШәмсетдин;
  • «Ричард III» Уильям ШекспирГраф Риверс;
  • «Мәхәббәт FM» Илгиз ЗәйниевВенер;
  • «Малай, бүре һәм шомбай» Фәнис ҖиһаншаӨченче бүре;
  • «Агыла да болыт агыла» Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин;
  • «Дон Жуан» Жан-Батист Мольер — Дон Карлос;
  • «Авыл эте - Акбай» Туфан Миңнуллин — Акбай;
  • «Кыю кызлар» Таҗи ГыйззәтНигъмәт һ.б.[1]

Театрдан тыш эшчәнлек үзгәртү

Илнур Закиров - күпкырлы шәхес: чын артист та, оста итеп шигырьләр укучы да, төрле чаралар алып баручы да. Шулай ук тәрҗемә белән мавыга. Театр директоры Илфир Якуповның беркая басылмаган, кешеләр сөйләгәннән генә язып алынган татар телендә язылмаган әкиятләре булган. Бу Илнурга кызык булып күренгән һәм ул аларны татар теленә тәрҗемә итәргә карар кыла. Тәрҗемә иткәннән соң, тормыш иптәше, танылган скрипкачы Динә Закирова белән аларны төрле уен коралларын кулланып яздырып карарга була.[3]

Шулай итеп әкиятле "Туган телем" проекты кысаларында аларның "Татар халык әкиятләре" дигән аудиокитабы дөнья күрә. Шул китабы өчен Динә белән Илнур сәнгать өлкәсенә яңа кызыклы алымнар кертүчеләр буларак, 2021 елда татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә, саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәннәре өчен Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты исеменә лаек булалар.[6]

Гаилә хәле үзгәртү

Хатыны - Динә Зарипова, Камал театры оркестры артисткасы, скрипкачы, «Алканнар» татар рок-төркеме музыканты. Алар 2010 елда никах укытып, 2011 елның мартында өйләнешәләр.[7] Кызлары Залия бар, ул скрипкада уйнарга һәм җырларга ярата.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Фильмография үзгәртү

Фотосурәтләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү